- 16.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №06 (13 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Мәскәүдә Гафури исемендәге башкорт дәүләт театры гастрольләре узды. «Мәскәү татарлары штабында» театр коллективы белән иҗади очрашу да булды. «Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллина сүзләренчә, бу гастрольләр Мәскәүдәге татар-башкортларның бердәмлеген тагын да ныгыткан. Штаб әлеге легендар театрның гастрольләрен оештыруда да катнашкан. Татар автономияләре, студент клублары активистлары һәм җитәкчеләре, Мәскәүнең татар аксакаллары шурасы әгъзалары һәм башка коллективлар нәкъ менә шушы штаб чакыруы буенча караган спектакльләрне. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов, татар җәмәгатьчелегенең башкорт театрына игътибары өчен һәм коллектив белән әлеге очрашуны да оештырган штабчыларга рәхмәтен белдерде,
Театр режиссеры Айрат Абушахманов республикадан читтә яшәүче башкортларның телен, гореф-гадәтләрен саклау проблемаларына да тукталды. «Республикадан читтә телне саклау тырышлыгы аеруча сизелә. Башкортлар да, татарлар да бөтен Русия буенча үз традицияләрен югалтмый. «Татар штабы» моннан соң да безнең халыкларның үсеше өчен эшчәнлеген дәвам итсә иде», – диде ул. Гомумән, «Мәскәүнең татар штабы» башкаладагы башкортлар белән тыгыз бәйләнештә, хезмәттәшлектә яши. Бергәләп ифтарлар, иҗади кичәләр оештыралар.

Комментарии