Буш вакытында роботлар җыя

Буш вакытында роботлар җыя

Буш вакытларын да әрәм-шәрәм итмәгән кешеләрдән көнләшәм мин. Эштән арып кайткач та, яту ягын карыйбыз бит. Ә менә Казанда яшәүче Динар Миннәхмәтов эштән соң вакыт табып, үзе йөри торган велосипед, кешесыман робот, пилотсыз очу аппаратлары ясый. Иң кызыгы – бу идеяләрнең күбесен төшендә күрә ул. Юкка гына танышлары аның турында: «Электр җене кагылган», – дип сөйләми.

Тумышы белән Әгерҗе районы Кырынды авылыннан булган 37 яшьлек Динар бүген «Таймас-групп» төзелеш компаниясен җитәкли. Җитәкче кәнәфиендә утыру күңеленә хуш килсә дә, балачактан яраткан бер шөгыле аны бүгенгә кадәр озата килә.

– Электроника белән 7 яшьтән кызыксына башладым. Туган-тумача, дуслар ватылган магнитофон, телевизор ише электрон җайланмаларны рәтләргә алып килә иде. Башта бушлай ремонтладым, аннары моның өчен бәя куйдым, – дип көлеп искә ала Динар. – Барысын да үзем өйрәндем, китаплар укыдым. Ул чакта авылда белгечләр юк иде.

10нчы класста укыганда Динар пульт белән идарә итә торган машина ясый. Ә 11дә ЮХИДИ заказы буенча шәһәр макетын булдыра: светофорларда туктап, янә кузгалып китә торган автобуслар урнаштырылган мәйданчык. Макет машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре турында да искә төшерә. Аның белән Динар Татарстан буенча узган республика конкурсында да беренче урынны яулый.

– 11нче класста укыган чакта компьютерлар кайтты. Аңа кадәр мин программалар яза белә идем инде. Информатика фәне керә башлагач, укытучыга программа язып күрсәттем дә, мине бу дәрестән азат иттеләр. Кичләрен укытучыларны компьютерны көйләргә, анда эшләргә өйрәттем, – ди ул.

Мәктәпне тәмамлагач, Динар Ижау техник университетының программалаштыру бүлегенә укырга керә. Мәктәптә үк компьютерның һәр чыбыгын, һәр программасын белгән әлеге егеткә монда уку җиңел бирелә. Өстәвенә, программалар төзәтеп, компьютер ремонтлап акча да эшләргә өйрәнә ул. Машина йөртү таныклыгы булмаса да, эшләгән акчасына машина алып, аны алыштырырга өлгергән егет тә Динар була. Үз акчаңа үзеңә шундый зур бүләк ясау рәхәт бит!

– Икенче курста укыганда (2003нче ел башы), компьютер клублары популярлаша башлаган иде. Безнең авыл мәктәбендә информатика классы барлыгын искә төшердем. Директорга ял көннәрендә мәктәп базасында компьютер клубы ачыйк дип мөрәҗәгать иттем. Класста ничә компьютер булуын белеп, клубка килүчеләрдән сәгатенә 10 сум акча алырмын дидем, – дип уртаклашты Динар.

Егет башта күпме табыш алачагын фаразлап, схема төзи, директор белән килешү төзи. Компьютерларга челтәрле уеннар урнаштыра, шулай ук өстәмә рәвештә укучыларны компьютер грамоталылыгына өйрәтергә вәгъдә итә. Табышның 50 процентын мәктәпкә биреп барырга була егет. Директор тәкъдимне хуплый.

– Барысы да канәгать иде: мәктәпнең өстәмә кереме булды, укучыларның компьютер белеме артты, балалар шәһәрнекеләр кебек популяр уеннар уйнау мөмкинлегенә ия булды, әти-әниләр балаларының бик яхшы эш белән шөгыльләнүе белән бәхетле иде, – дип искә төшерде ул. – Хәзер веломобиль, электротәгәрмәч ясау белән шөгыльләнәм. Ул тәгәрмәчне велосипедның алгы тәгәрмәч урынына урнаштырсаң, аның педальләрен әйләндерергә кирәкми – үзе йөри. Тизлеге сәгатенә 50 чакрымга җитә. Яхшы җайланма. Әле безнең илдә андый җайланманы күргәнем юк. Миңа социаль челтәрләрдә язылучылар белән җыелышып, бер сынап та карадык, күпләрнең күңеленә хуш килде. Димәк, сату базарына чыгарырга була. Хәзер электротәгәрмәчне патентлау өстендә эшлибез, – ди яшь кулибинчы.

Һавадан видеога төшерү аппаратын да Динар үзе ясаган. Барысы да кызыксынудан килә, ди ул. Пилотсыз аппарат, машина, очкычлар турында күп укыган егет үзе мондый җайланма уйлап таба алмасмыни? Таба, әлбәттә. Кирәкле детальләрне Кытай, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кайтартып, бер ай дигәндә үзе оча, үзе видеога төшерә торган җайланма ясый ул.

Динар уйлап тапкан робот

– Детальләрне сайлап алу һәм җыеп чыгу бик җиңелләрдән булмады. Тик мин моны башкарып чыктым. Гади аппаратның заряды 20 минутка җитсә, минеке 40 минутка кадәр һавада торырга мөмкин, – дип сөйли Динар. Хәзер мондый җайланманы үз төзелеш объектларында куллана – төзелеш мәйданын күзәтә.

Балачактан ук тагын бер хыял белән янган егет, бүген үзе ясаган роботка карап елмая. Кечкенәдән үк кешесыман робот җыю теләге белән янган Динар, анысын да булдырган. Үз командасы белән бергә кеше буендагы чын робот җыйган ул. Робот ассистент-консультант эшен башкара, таныша, аралаша, сорауларга җавап бирә икән.

Сүз уңаеннан, кулибинчы Динар бу уйлап табу сәләтен, үзе ясаган робот һәм электрон җайланмаларын гадәти кызыксыну гына дип атый. Бу өлкәдә уңышка ирешсә дә, иң зур ачышы һәм бүләге – янындагы хатыны һәм балалары. Динар – өч бала атасы. Тормышындагы иң зур уңышы да нәкъ менә алар.

– Хатыным белән өч бала үстерәбез. Олы улым Раяз программалаштыру белән кызыксына, уеннар ясый. Калганнары да минем янда. Минем нәрсә эшләгәнне гел күзәтеп баралар. Иң мөһиме минем кызыксынуымны аңлыйлар.

Чит илгә ял итәргә барган очракта да, Динар һәр нәрсәгә кулибинчы күзлегеннән карый. Анда нинди техника бар, роботлары нинди, безнең илдә куллана алырлык нәрсә уйлап табып була – барысын да үлчи, карый, киртләп куя.

– Идеяләр күп, барысын сөйләп бетермим. Кайчак кызыклы идеяләр төшкә дә керә, – дип уртаклаша ул.

Динар Миннәхмәтовның тормышка ашырмаган хыяллары күп әле. Һәркайсын чиратка салып, үз дигәненә ирешеп килә ул. Вакытын юк-барга әрәм итмичә, эшкә чумган әлеге кулибинчы белән сөйләшкәннән соң, тизрәк компьютер артына утырып, роботлар турында фильм карыйсы килә башлады. Безнең ишеләр кино караса, Динар кебекләр аны үзләре ясый. Ясасын да! Татарның да үз Кулибины булырга тиеш.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии