- 16.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №1 (12 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
Быелгы Яңа елда миңа мәктәптә Кар кызы булырга туры килде. Тиктормас, чамадан тыш шаян, берсеннән-берсе шук булган сыйныфлар арасында үземне күз алдына да китермәгән идем. Хәтта Кар кызы булырга ризалык биргәнем өчен үкенеп тә куйдым… Ләкин ялгышканмын. Балалар арасында үзем дә кабат кайгысыз балачакка кайттым.
Яңа ел шаукымында апабыз сыйныфтан Кар кызы белән Кыш бабай сайларга кушкач, арабыздан беребез “Нигә соң алар, Кыш бабайга барыбер ышанмыйлар бит”, – дип әйтеп ташлады. Башкалар да аңа кушылды. Чыннан да, Кыш бабай үткәндә калды, аңа ышанмыйлар…
“Кыш бабай белән Кар кызы булырга тиеш, алар Яңа ел символлары”, – диде апабыз.
БАБАЙ ОЗАК ЙОКЛАМЫЙ
Башлангыч сыйныфлар бәйрәме сәгать сигездә үк башланачак, шуңа да иртәләдем. Кар кызы киемнәрен кигәч, дустым Кыш бабай (ул сыйныфташым Равил иде) белән бәйрәм үтәчәк бинага ашыктык. Зу-у-у-ур капчык күтәргән Кыш бабай белән Кар кызына шунда ук игътибар бирелде. Бәйрәм карарга кергән мәктәпкәчә яшьтәгеләргә бигрәк тә сәер тоелды бу. Кайберләре йөгереп, куркып качты, ә кайберләре бармагын янә чыккан сөт тешләренә кабып, карап тик тора бирде.
Менә матурлап бизәлгән бәйрәм залына кердек. Балалар белән исәнләшеп, Яңа ел белән тәбрикләдек. Шуннан башланды инде күңелле уеннар, җырлар… Безне уратып алалар да әле матур көй сузалар, әле биеп җибәрәләр. Болар барысы да безгә атап башкарылуын белгәч, бигрәк күңел сөенә. Күпме кабатлап, тырышып өйрәнгән бит, балакайлар. Уеннарда да калышмадылар. Җиңүчеләргә Кыш бабай үз бүләген тапшыра килде. Күңелемә бигрәк тә икенче сыйныф чыгышы кереп калды. Бик матур җырладылар…
“КЫШ БАБАЙГА ЫШАНМЫЙМ…”
Бәйрәмнән соң без чын йолдызлар идек. Безнең белән фотога төшүчеләр бик күп булды. Беренче сыйныфларга бүләк тапшыруны да истән чыгарып булмас, бугай. Бүләк алырга килгән балалар “ялт” иттереп бүләкне тартып алалар да урыннарына йөгерә. Әллә Кыш бабайны әкияттәге дию, албастыларга тиңлиләр инде?! Сыйныф бизәлешенә күз салсак, анда күбесенчә кибет уенчыклары, кулдан эшләнгәннәре бик сирәк. Ә без бары үз кулларыбыз белән ясап бизи идек… “Хәзер бит укуы да катлауланды, без алар кебек вакытта бары катыргы гөмбәләр генә саный идек”, – дип сөйләнә укытучылар. Аларның сүзләрендә дә хаклык бар…
Залда кечкенә буйлы беренче сыйныф малаен очраттык. Авызына әллә шоколад, әллә башка сый “төягән”. “Син Кыш бабайга ышанасыңмы?” – дип сораган идек, “Юк” дип җавап кайтарды ул телен көчкә әйләндереп. Ә без бу яшьтә ышана идек, ничек кенә әле. Иң мөһиме, Кыш бабайга түгел, ә могҗизага ышанырга кирәк! Могҗизага һәрчак урын бар ул, дип нәтиҗә ясадым үземә…
КЫШ БАБАЙГА БҮЛӘК
Бәйрәмдә тамаша кылып аяктан егылгач, безнең кулларга да бүләкләр китереп тоттырдылар. Яңа елда балалар күңелен күргән өчен. Арыган йөзебез шундук балкып китте. Барлык балаларга да бүләк өләшкән Кыш бабайга да бүләк алу икеләтә күңелле, минемчә.
Яңа ел шаулап килде, шулай китеп тә барды. Кар кызы булу миңа бик ошады. “Балаларны яратуың күренеп тора”, – диделәр үземә. Хәер, бик тырыштым инде…
Алсу НУРГАТИНА.
Аксубай районы, Иске Ибрай мәктәбе укучысы.
КУЯН КАЙЧАК КӘБЕСТӘНЕ ЯРАТМЫЙ
Куян елы алдыннан телефон кенәгәсен алып, Казанда яшәүче Зайчик, Куян, Зайцев, Зайчиков, Зайченко, Куянов фамилиясен йөртүчеләргә шалтыраттык. Андыйлар шактый икән.
Неля, 29 яшь:
– Кыз чагымдагы фамилиям үземә күбрәк ошый иде. Инде монысына да күнегеп киләм.
Артем, 14 яшь:
– Фамилиям Капустянчик минем. Куянның яраткан ризыгы ич! Шуңа күрә мәктәптә үчекләп, теңкәмә тияләр иде. Кечерәк вакыт бит, елаган чаклар да булгалады. Алыштырып та булмый, ичмасам. Хатын-кызга рәхәт ул, кияүгә чыга да башка фамилияле була…
Павел, 49 яшь:
– Агымдагы елда машинам авариягә эләгү сәбәпле, шактый чыгымнар тотарга туры килде, башка проблемалар да җитәрлек булды. Быелгы Куян елы уңышлырак булыр дип өметләнәм.
Наташа, 28 яшь:
– Якыннарыбыз “зайчик” дип дәшә, татар дусларыбыз безне “куян” дип атый. Гаиләбез белән Бәкердә ял итәргә яратабыз. Анда безне һәрвакыт: “Куяннар килде!” – дип каршы алалар.
Александра, 35 яшь:
– Мин “куян”ымны бик яратам. Ул – минем икенче ирем, фамилиямне алыштырмаган идем. Куян елында үзгәртергә исәпләп торам әле.
Хатимә әби, 78 яшь:
– И кызым, мөселманмын мин, үземне белә башлаганнан бирле намазлы. Йолдызнамәләргә ышанмыйм. Шулай да миңа кагылышлы кызыклы хәл турында сөйлим әле үзеңә. Фамилиям – Куян, Иремнеке – Волков. Безнең якларда төрле хайваннарга бәйләнешле фамилияләр шактый. Менә үл бүре булса да, үз кубызыма биетеп яшәдем әле. Гомер буе авызыма гына карап торды, урыны җәннәттә булсын…
Светлана, 23 яшь:
– Мин үзем җыйнак, кечкенә гәүдәле. Шуңа күрә якын дусларым мине “зайка” дип йөртә. Күптән түгел генә кияүгә чыктым. Фамилиямне алыштырасым бар.
Леонид, 59 яшь:
– Гомерем буе бер урында – заводта эшләдем, шактый вакыт цехком булып тордым. Эшчеләр артымнан “зайчик” килә дип пышылдап кала иде.
Иван, 43 яшь:
– Эш фамилиядә түгел. Кеше хезмәте белән исемен бизәсен. Ә йолдызнамәләргә бөтенләй ышанмыйм.
Валентина, 71 яшь:
– Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, кияүгә чыктым. Документларымдагы фамилияләрне үзгәртергә теләмәдем. Әтием фамилиясен үземә гомерлеккә калдырдым. Ирем дә минем белән килеште.
Людмила, 41 яшь:
– Кыз чагымдагы фамилиям Капуста иде. Иремнеке – Зайцев. Ирем нервыларымны кәбестәдәй кимерде. Шуңа күрә аерылышырга туры килде, истәлеккә фамилиясе генә калды…
“Куян” нар белән МӘДИНӘ НУРУЛЛА аралашты.
Комментарии