Затлы буласың килсә, «Сәхнә»не укы!

Затлы буласың килсә, «Сәхнә»не укы!

Татар матбугатында тулысынча мәдәнияткә, сәнгатькә, театрга гына багышланган, бер җөмлә дә гайбәт язмый торган «» журналы чыгып килә. Киләсе елның гыйнвар аенда әлеге басма үзенең 10 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, «» журналының җаваплы мөхәррире Земфира Гыйльметдинова белән әңгәмә кордык.

– Земфира ханым, журналны барлыкка китерү, чыгара башлау идеясе кемнеке иде?

– «Сәхнә» 2002 елда «Салават күпере» журналының филиалы буларак ачылды. Тулысынча театрга, сәнгатькә генә багышланган әле татар матбугатында юк иде. «Сәхнә»не чыгару идеясе Зиннур Хөсниярнеке. Бер ел дәвамында без газета буларак чыгып килдек. 2003 елдан журналга әйләндек.

«Сәхнә»нең төп аудиториясе – профессиональ һәм үзешчән артистлар, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар. Шундый тар аудиторияле журналга тираж җыю да җиңел түгелдер?

– Гайбәт яза башласаң, аудитория киңәя ул анысы. Ләкин бу безнең юл түгел. Безнең максат – театрны, җыр сәнгатен матур итеп күрсәтү, профессиональ югарылыкка җитүдә узган юлның авырлыгын, мәртәбәлеген ачу. Бервакыт миңа уку йортында, кабул итү имтиханында булырга туры килде. Укырга керергә дип килгән абитуриентлар, бүгенге йолдызлардан кала, сәхнә кешеләре турында хәбәрдар түгел иде. Безнең татар сәнгатенең бай тарихы бар. Сәхнәгә килгән яшьләр интеллектуаль яктан да бай булырга тиеш. Яшьлек бит ул мәңгелек түгел, ә акыл һәм гыйлемнең кешене бизәми калганы юк әле.

– Юбилей уңаеннан «Сәхнә»дә нинди үзгәрешләр көтелә?

Даими сәхифәләр үзгәрмәячәк . «Алкышлар», «Дөресен әйткәндә…», «Премьера», «Киңәш казаны», «Бирегез мәйдан!», «Интервью», «Бәрәкалла»… «Исемнәре – исемдә» дип аталган яңа сәхифәләр чыга башлый. Аны баш мөхәрриребез ага Миңнуллин алып барачак.

«Бу –тарих» сәхифәсендә без татар театры турында төрле елларда басылган, архивтан алынган мәкаләләрне биреп бардык. Арада бер гасыр элек язылганнары да бар иде.

Укучылар өчен тагын бер файдалы нәрсә – журналда даими чыгып килүче афиша, барлык татар театрларының айлык репертуары. Сәхнә мәзәкләре, театрлардан хәбәрләр, конкурслар – бар да бар һәм булачак. «Сәхнә»не юбилее белән оригиналь итеп котлаучыларны сюрпризлар көтә. Чәйнек, үтүк, тузан суырткыч өләшү безнең стильдә түгел. Бүләкләр соңыннан балаларыгызга, оныкларыгызга горурланып күрсәтерлек булачак.

– Укучылар белән ничек аралашасыз? Аудитория белән бәйләнеш ныграк булсын өчен, киләчәктә «Сәхнә»нең интернет вариантын да эшләргә уйламыйсызмы?

– Безне даими укып, хат язып, конкурсларыбызда катнашып торучы укучыларыбыз бар. Интернет вариантка килгәндә, безнең журналда чыккан барлык материалларны, редакция турында мәгълүматны «Татмедиа» сайтында укып була. «Матбугат.ру» сайтына да иң кызыклы саналган материалларыбызны биреп барабыз. Интернет белән мөнәсәбәтләре бик үк камил булмаганнар өчен, журналны почта аша яздырып яки киосклардан алып уку юлы кала.

Ун ел эчендә үзенең укучысын тапкан һәм саклаган басма ул «Сәхнә». Татар театры, татар сәнгате яшәгәндә, сәхнәнең һәр яңалыгын тарихта калдырып, иҗатчыларны укучысына хөрмәтләп тәкъдим итеп, озак яшәр әле ул. Туган көнең котлы, укучыларың күп булсын, «Сәхнә»!

Әңгәмәдәш—Лилия ЛОКМАНОВА.

P.S. Вакытлы матбугатка, шул исәптән «Сәхнә» журналына да язылырга санаулы көннәр калып бара. Киләсе елда ул өегезгә килеп торсын дисәгез, язылырга ашыгыз. 6 айга язылу хакы 193 сум 98 тиен. Индексы 16852.

 

Комментарии