«Сугыш чоры балалары» китабы чыгарылды

Журналист, татар ветераннары оешмасы җитәкчесе Рафаэль Хаҗи улы Сальмушев сугыш чоры балаларына багышлап китап чыгару нияте барлыгын әйтеп, матбугат аша сугыш чоры балаларына мөрәҗәгать иткән иде.

Шушы белдерүдән соң, мин дә татар ветераннарының «Сугыш чоры балалары» оешмасында катнашып йөри башладым. Бу оешма үзенең бер утырышында китапны чыгару турында сөйләшү алып барып, редколлегия әгъзаларын сайлады. Баш редактор итеп Рафаэль Сальмушев сайланды. Булачак китапка, үзебезнең ветераннарыбыз арасыннан үзләренең язмаларын тәкъдим итүчеләр белән беррәттән, күренекле шәхесләребезнең дә язмалары тупланды.

Китапны бастырып чыгару өчен акча кирәк бит. ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова ярдәме белән, грант уеннарында катнашып, безгә грант акчасы алу насыйп булды. Китапны чыгарырга әзерләгәндә Габделфәт Сафин иҗат берләшмәсе һәм Габдулла Тукай исемендәге Татфилармония җитәкчесе Кадим Нуруллин үзләренең акчалата ярдәмнәрен күрсәттеләр. Аларга үзебезнең чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Яңа 2015нче ел алдыннан, мең данәдә «Сугыш чоры балалары» китабы бастырылып чыгарылды. Китапны Халыклар дуслыгы йортында һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, хөкүмәт җитәкчеләре катнашында, зурлап тәкъдим итү кичәләре үткәрелде.

Җиңү бәйрәме көннәре алдыннан, китапларыбызны китапханә, мәктәп, гимназия һәм башка оешмаларга бүләк итеп таратып йөрдек. Мәктәпләр үзләре дә безне зурлап каршы алып, концертлар күрсәтеп, безгә рәхмәтләрен белдерделәр. Без мәктәпләргә делегация булып барып, балалар алдында патриотик тәрбия бирүгә багышланган чыгышлар ясадык.

Безне чын күңелләре белән теләп, җылы каршылаган уку йортларын әйтим әле: 2, 13, 16, 17, 27,126нчы гимназияләр һәм Урман аръягы бистәсендәге 57нче мәктәп укытучылары. Аерым ихтирамга лаек булган, Туфан Миңнуллин ярдәме белән булдырылган 12нче кызлар гимназиясе күңелләрдә уңай истәлекләр калдырмады.

Арча, Әтнә һәм Балтач районы мәктәпләрендә дә безне бик теләп каршыладылар, мәктәп балалары тырышлыгы белән куелган концертлар күрсәттеләр. Балтач районының Чепьядагы Халыклар дуслыгы музее директоры, фронтовик, хезмәт хакы алмыйча гына эшләүче зур хөрмәткә лаек булган Гарифҗан абый Галиев турында аерым тукталасым килә. Ул «Сугыш чоры балалары» китабы чыгарылуы турында каян белгәндер, Рафаэль Сальмушевның телефонын эзләп табып, үзләренә кайтырга чакырып, транспортын да булдыргач, шундый зур кешенең үтенечен үтәми булдыра алмадык. Анда кайтып, аларның мәктәпләрендә дә булдык. Киләсе елдагы Җиңү көненә дә таралып бетмәгән китапларыбыз калды әле.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии