«Кабат гашыйк була алмам»

«Кабат гашыйк була алмам»

Җырын гына тыңласаң, тавышына гашыйк буласың, ә йөзен дә күрсәң – үзенә. Римма Ибраһимова турында электән әнә шундый сүз йөри. Җырчы гына түгел, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укытучы, төрле конкурсларда жюри әгъзасы, биш оныгының яраткан әбисе дә әле ул. Быел Римма Ибраһимова 15нче июльдә 65 яшен тутырды! «Яшибез бит әле һаман да, дип шөкер кылам», – дип елмая җырчы.

«ҮТКӘНЕМӘ КАЙТАСЫМ КИЛМИ»

– Римма ханым соңгы ярты елда тормышыгызда нинди яңалыклар булды?

Быел юбилеем үтте. Еллар узган саен, туган көн мөһим вакыйга булудан туктый икән ул. Шулай да ничә дистә еллар яшәвеңне уйлап, бу көнне ниндидер нәтиҗәләр ясыйсың. Кызым Ләйсән Таишева «Татар радиосы»нда алып баручы булып эшли башлады. Бу минем өчен бөтенләй көтелмәгән хәл булды, чөнки алдан бернәрсә дә белмәдем, эшли башлагач кына әйтте. Көн саен тыңлый алмыйм, билгеле, ләкин вакыт булганда тыңларга тырышам. Баштарак ничек эшләр инде дип борчылган идем, чөнки татарчасы яхшы булса да, яшьләр урысчарак сөйләшергә ярата бит. Сөйләм теле бозылмадымы икән дип сагайдым. Тыңлап карагач, барысы да тәртиптә булуын ишетеп тынычландым (елмая). Онытмаган икән татарчасын.

– Туган көннәрдә үткәнгә нәтиҗә ясыйм, дидегез. Заманында сез ирегез белән бергә чыгышлар ясагансыз. Ул цирк номерлары күрсәткән, сез җырлагансыз. Гомумән, сезгә ирегез бик ярдәм иткән дип сөйлиләр. Шушы вакытларга кире кайтасыгыз киләме?

– Шул чорларга кире кайтасым килә, дип әйтә алмыйм. Яшисе яшәлгән инде. Безгә бүлеп бирелгән тормыш бер мәртәбә яшәгәндә генә кызыктыр ул. Үткәннәргә кайтып, үтелгән юллар буйлап кабат йөрисем килми. Киләчәк әйбәт булсын. Иремне югалтуым гына бик кызганыч. Ул рак авыруыннан үлде. Аннан башка аяксыз-кулсыз калган кебек булдым. Җырчы булу сәхнәгә менеп җырлау гына түгел. Гастрольләрдә йөргәндә музыкантларны җыеп, репетицияләр ясау дисеңме, бөтен чыгышларны контрольдә тоту да кирәк… Ирем исән вакытта, андый читенлекләр белән очрашмадым мин.

– Римма ханым, сез бик күп җирләрдә чыгыш ясаган, тәҗрибәле артист. Өлкән буын җырчылар яшьләрне фонограммага җырлый дип гаепләгәнен ишеткәлибез. Үзегезнең бер мәртәбә булса да фонограммага җырлаганыгыз булдымы?

– Урамда чыгыш ясаган вакытта булды. Сабантуйлар вакытында, мәсәлән. Кемнеңдер «минем фонограммага җырлаганым булмады» дип әйтүенә бик ышанасым килми.

– Татар сәхнәсе артык чуарланды, дигән фикер белән килешәсезме?

Безнең чорда берничә генә артист бар иде. Хәзер сәхнәдә җырчылар бик күп, араларында «йомшаграк» тавышлылары да аз түгел. Ләкин ни гаҗәп , тамашачыга андый җырчылар да ошый. Җиңел җырлар тыңлау халыкны аздыра, күрәсең. Ләкин талантлы яшьләр дә күп. «Ваһапов», «Татар моңы» конкурслары лауреатлары ул.

– Элек җырчыга җырчы булып китү өчен тавышы булу да җиткән. Акча, танышлык кирәк тә булмаган. Ә менә хәзер җырчыга җырчы булу өчен нәрсә кирәк?

– Җырчы булу өчен тавыш кына җитми. Җырны йөрәгең аша үткәреп, халык күңеленә җиткерә алу таланты да кирәк. Әгәр җырчы халык күңелендә урын таба алмаса, аның концертларына да йөрмиләр. Билгеле, реклама да зур роль уйный. Хәзер нинди генә талантлы булмасын, җырчы ТВдан күренмәсә, радиодан яңгырамаса, аның кем икәнен белмиләр, концертларына килмиләр. Рекламасыз хәзер май да сатып булмый.

– Өлкән буын җырчыларының чыгышын хәзерге тамашачы ничек кабул итә?

– Күптән түгел филармониядә «Илһамият» фонды ачылды. Бу фонд пенсиядәге артистларның концертларын уздыра. Мондый концертлар Чаллыда да булды, Әлмәттә дә. Анда мин, Фердинанд Сәлахов, Зөһрә Сәхабиева, Искәндәр Биктаһиров, Асаф Вәлиев катнаша. Әле күптән түгел генә шушы артистлар җыелышып, Балтач районы, Нөнәгәр авылында эшләп кайттык. Залда кеше бик күп түгел иде анысы. Халык: «Әй телевизордан да карап туйдык бит инде боларны», – дигәндерме… Ләкин килүчеләр, безгә рәхмәт әйтеп, «Эх мондый концерт күргәнебез юк иде әле», – дип калдылар. Безнең күңелне күтәрергә теләп әйткәннәрдерме инде аны.

«УЛЫМ ГАИЛӘСЕНӘ ТЫКШЫНМЫЙМ»

– Римма ханым, хәзер бераз шәхси сораулар да бирим инде. Ландыш Нигъмәтҗанова сезнең киленегез булды бит. Сез нинди каенана?

– Зарланган кеше юк (елмая). Каенана белән килен арасында низаглар бергә яшәгән вакытта гына туадыр ул. Без бит бергә яшәмибез. Һәр гаилә аерым яшәргә тиеш, дип саныйм мин. Балалар әти-әниләрен онтытырга тиеш, димим. Алар өйләнешкәч, безнең канат астыннан чыгып, үз юллары белән хәрәкәт итәргә тиеш. Улымның гаиләсенә барып, нәрсәләрдер өйрәтеп йөрмим, шуңа күрә матур яшибез дә.

– Ландыш Нигъмәтҗанова өченче тапкыр әни булды бит, ул концертларга киткәндә, оныклар артыннан күзәтү сезнең өстәме?

– Гел эштә булгач, балалар мине артык борчымый. Үзләре җаен табарга тырышалар. Няня яллыйлар яки кодагый булыша. Билгеле, эштән иртәрәк кайтсам, оныкларымны үзем карап торам. Оныкларымның барысын да тигез яратам. Бармакның да кайсын гына тешләсәң дә, бертигез авырта бит, алар да бертигез «тәмле». «Әби» дип эндәшәләр, үзләре дә мине бик яраталар.

– Улыгыз Фәрит Таишев популяр булып беткәч кенә сәхнәдән китте. Аны кире кайтырга үгетләгәнегез булдымы?

– Хәзер үгетләмим инде. Җырларга остарып беткәч кенә китте дә барды шул (елмая.). Аның сәхнәдән китүе көтмәгәндә генә булды. Улым, берәр сәбәбе бармы әллә, дип сораштырсам да, юк, әни, бар да яхшы, дип кенә җавап бирде. Бу өлкәдә эшлисе килмәгәнгә, шулай китәргә булгандыр дип уйлыйм. Хәзер ул заводта эшли.

– Сез машина йөртәсезме?

– Юк. Ирем исән вакытта аңа утырып йөри идем. Фәрит улым машина алып бирергә теләде, ләкин баш тарттым. Улым, мин бит җәяү йөргән вакытта да кешегә бәреләм. Машина кирәкми миңа, дидем.

– Чит илләргә ял итәргә барасызмы?

Барырга тырышам. Әле җәй көне генә Төркиягә барган идем. Аннан соң улым Фәрит туган көнемә бүләк ясады – Парижга бардык быел. Легендар Эйфель манараларын күреп кайттым әле менә (Көлә.).

Минем бабай сезнең җырлавыгызны бик яраткан. Телевизорда чыгыш ясый башлавыгызны күреп, Римманың чәчләрен карыйм әле дип, бөтен эшен ташлый торган булган. «БГ» укучыларына серегезне ачыгыз әле, нинди ысуллар кулланып, шундый озын һәм калын чәч үстерә алдыгыз?

– Чәчләр элеккеге шикелле калын түгел инде хәзер (Көлә.). Ә кызымныкы минекеннән дә калынрак. Ниндидер ысуллар кулланып, чәчләремне бик сакладым, дип әйтә алмыйм. Чәчең калын булганда аны карау турында уйламыйсың бит ул. Гел шулай гына булып торыр шикелле. Хәзер чәчләр сыегайгач, мунчадан соң маска сөртеп куям. Бөтен каравым шул.

– Римма ханым, хуҗабикә буларак, нинди ризык пешерергә яратасыз сез?

– Иртән эшкә киткәндә чәй эчәм, ә өйгә кич кенә кайтам. Шуңа да камыр ризыкларын бик пешермим, күбесенчә ашлар пешерәм. Камыр ризыкларын бит аны пешерсәң – ашарга кирәк, ашасаң – тазарасың. Кайчагында уйлап куям: карале, мин хәзер камыр да куя белмимдер инде, дим.

– Балаларыгыз башлы-күзле инде, кызыгыз да тиздән кияүгә чыгар. Үзегез генә калудан курыкмыйсызмы? Киләчәктә берәр ир-ат белән бергә булу турында уйланасызмы?

– Мин бу әйберне күз алдына да китерә алмыйм. Минем өемә кемдер килеп тора башлады ди. Яки мин ниндидер ир-атның өенә барып яшим… (Уйланып тора.). Юк, булмый. Булырдай булса, элегрәк булыр иде инде ул. Кабат кемгәдер гашыйк була алырмын, дип уйламыйм.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии