Югалган моң

Җырны башкару – аңа гомер өрүне аңлата.

 Эдит Пиаф

Җыр – халыкның рухы. Җырны харап итсәң – җанны үтерәсең.

 Александр Островский

Мондый тирән мәгънәле кыска гыйбарәләрне чиксез китерергә була. Кеше искиткеч бүләккә ия. Ул җырлый белә. Җыр кеше калебенең бер өлеше. Әйтергә теләгән тирән мәгънәне, кешеләр шигъри юлларга салырга өйрәнгән. Соңрак аның көчен арттырыр өчен, көйгә сала башлаган. Бәлки, икесен берьюлы башлаганнардыр. Монысы билгесез, хәер, бу алай ук мөһим дә түгел. Иң мөһиме: кеше җырсыз яши алмый. Әлбәттә, җырлый белү бөтен кешегә дә бирелмәгән, әмма кемдер югары дәрәҗәдә матур итеп җырлый белү сәләтенә ия. Кемдер җырлап ләззәт ала, кемдер тыңлап юана. Ничек кенә булса да җырсыз яшәүне күз алдына да китереп булмый.

Миңа бер нәрсә тынгы бирми. Борын заманнарда тавыш яздыру һәм тыңлау җайланмалары булмаган. Телевизор, радиолар турында уйлап та карый алмаганнар. Ә җыр, меңләгән чакрымнарны үтеп, түгелми-чәчелми, колактан-колакка, авыздан-авызга күчеп таралган. Димәк, җыр теләсә кайсы коралдан көчлерәк! Димәк, җыр ярдәмендә теләсә кайсы шөбһәчел кешене инандырып була! Бары татар-башкорт милләтләренә генә хас «моң» дигән төшенчә бар. Бу сүз башка бер телгә дә тәрҗемә ителми. Моңны аң белән түгел, бары йөрәк белән генә аңлап була. Һәм ул моң йә бар, йә юк!

Безнең саф милли җырларны тыңласаң, бер авазда ничә борма башкарыла. Җырчының осталыгына карап, әлбәттә. Моны урысчалаштырып, «милизматика» диләр хәзер. Күп кенә «яңа» җырчылар аны «тавышны калтыраттың да, шул милизматика», дип уйлый. Чын милизматика (бормалау), беренчедән, ана сөте белән бирелгән булырга тиеш. Ким дигәндә, татар булып туып, татар мохитендә үсәргә кирәк. Икенчедән, ул колактан кереп китеп, кан тамырлары аша үтеп, йөрәкне телгәләп, күңелнең барлык нечкә кылларын капшап, күңел түрендә урын алырга тиеш. Бүгенге көндә чынлап торып бормалый белүче җырчыларны бармак белән генә санарлык. Мин белгәннәре Рәсим Низамов, Зөфәр Билалов, Салават Фәтхетдинов кебекләр...

Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче баянчы, музыкант, композитор, җырчы Илдус Низамов бар. Без аның белән күптән танышлар, кызганыч, ахыргы вакытта күрешкән юк. Ул «Салават» җыр театрында озак еллар эшләде. Үзе дә бик шәп җырчы. Аның сүзләре искә төште: «Мин үзем бормаларны теләсә ничек бормалый алам, салмак кына, кычкырмыйча гына җырлаганда. Ә Салават кычкырып җырлаганда да шәп итеп бормалый. Ничек булдырадыр», – ди иде. Моның белән милизматиканың бик тә җитди нәрсә икәнен аңлатасым килә.

Инде моң турында сөйләшә башлагач, «Үзгәреш җиле»нә дә кагылып китим. Аның булуы яхшы нәрсә – тик татар моңының милли мирасыннан читкә тайпылу күренә шул. Селкетми күңелне. Әлбәттә, «музыка-музыка инде ул, ноталар бер үк», диючеләр дә табылыр. Безнең татар моңында бернинди кануннарга да буйсынмый торган, күренмәс җепселләр бар. Татар көен уйнаганда, уйнаучының канына сеңгән татарлыгы булырга тиеш шул.

Самара өлкәсенең Шантала төбәгендә Татар Әбдекие дигән авыл бар. Шул авылда танылган көрәшче, күп тапкырлар Европа чемпионы булган (барлык титулларын санап тормыйм) Хабил Бикташев туган. Туксанынчы еллар уртасында аның туган авылына Сабан туена барган идек (ул оештырган иде). Шунда, урман буенда, бернинди тавыш көчәйткеч җайланмаларсыз, бөтен урманны яңгыратып Зөфәр Билалов «Иске кара урман»ны җырлаган иде. Ул җыр әле дә булса колагымда яңгырый.

Инде бер сөйли башлагач, сөйлим. Озак еллар татар милләтенең иң оста баянчыларыннан берсе Риф Кәрәметдинов белән бергә гастрольләрдә йөрергә туры килде. «Минем шулай итеп баянда уйный белүемнең сере шунда – илле проценты тумыштан бирелгән булса, калган иллесе тырышлыгым аркасында», – ди иде ул. Өйдә торганда да баянын кулына алмый калмый икән. Баянчының бармаклары һәрвакыт эштә булырга тиеш. Ул бит инде Яшел Үзәндә яши. Аны еш кына төрле ял йортларына уйнарга чакыралар. Бер елны чит ил кунаклары да булган икән. Ул инде: «Тыныч кына, халкыбызның атаклы «Җанкай җанаш» көен уйнап утырам, – ди. – «Бер бабай (немец) килде дә, «айн момент», дип, тиз генә китеп барды. Берничә минуттан җәмәгатен алып килде. «Бите», – ди. Мин инде әлеге көйне яңа баштан, чынлап торып уйный башладым. Көй тәмамлангач, тегеләр: «Браво, дас ис фантастиш», –дип кул чаптылар», – дип сөйләде. Безнең татар җырлары, көйләре теләсә кайсы милләт кешеләрен таң калдырырлык дәрәҗәдә диясем килә.

Кешенең аңы-белеме алга баруы белән бер рәттән, җыр сәнгате дә бихисап күп үзгәрешләр кичерә. Төрле стильләр, төрле агымнар пәйда була. Зур үзгәрешләр безнең татар җыр сәнгатенә дә килеп керде. Элегрәк чын аранжировка (музыкаль бизәлеш) дигән төшенчә юк дәрәҗәсендә иде. Безнең тамашачыга «чиләк» кыйнап торып, бертуктаусыз баян уйнап торса, шул җитә иде. Туксанынчы елларда «Заман» төркеме егетләре югары дәрәҗәдәге аранжировка кулланды җырларында. Җырларын заманча технологияләр буенча яздырдылар. Шул ук вакытта милли колоритны да югалтмадылар. Хәтта төркемнең җитәкчесе Әнәс Бакиров Англиягә барып укып кайтты (Казанда иң яхшы тавыш яздыру студиясе аларда иде). Тик бу тамашачы күңелендә киң чагылыш тапмады. Һаман да шул «чиләк» белән баянны кулайрак күрделәр. Бүген инде музыка яздыру дәрәҗәсе шактый күтәрелде. Студияләрдә заманча, дөнья күләм таләпләргә туры килә торган музыка ясыйлар. Тик бер ягы борчый: милли колорит төшеп калды, югалды. Өстәвенә, дөрес итеп, татарча сүзләр белән җырламыйлар. Күбесе телнең дөрес булу-булмавы мөһим түгел дип саный. Музыка яздыру сыйфаты артты артуын, тик татарлыгы калмады. Татар көе пентатоникадан гыйбарәт. Пентатоника – гаммаларның үзенә бер аерым төре. Кытай музыкасы да шул пентатоникага корылган. Нишләптер алар бу кануннан читкә тайпылмый. Безнең җырларның сүзләрен урысчага йә чуашчага алыштырсаң, урыс йә булмаса чуаш көенә әверелә. Шул ук Кавказ халыкларын гына алыйк. Алар сүзләрен урысча җырласалар да, көйләре үзләренчә кала.

Бәлки моңа сәбәпче татар милләтенең үзенә генә хас булган милли уен коралы юклыктыр? «Баян» немецларныкы (баян сүзе дә урыслар кушкан кушамат, чынбарлыкта ул төймәле аккордеон дигәнне аңлата), «тальян гармун» Италиядән килгән (итальян дигән сүз). Думбра шәрык якларыннан килгән. Курай шулай ук Европадан кергән уен коралы. Хәер, урысларның балалайкасы да Кытайдан кергән булып чыкты. Бәлки, әрмәннәрнең дудугы кебек, башка бер уен коралына да охшамаган тавышлы үз уен коралы булган булса, башкача булган булыр иде. Аннан тагын, тамашачының таләпләре дә катгый түгел шул. Катгый була да алмый, безнең халык чын музыкаль рухта тәрбияләнмәгән. Музыканың чын кыйммәтен белми. Үзем дә Лениногорскига укырга баргач кына чын сәнгать белән очраштым. Без мәктәптә укыган чакта музыка һәм рәсем белгечләре юк иде. Кайсы укытучы буш – шул кереп чыга иде дәрескә (чит тел бөтенләй кермәде). Әгәр абыем Фирзәр Мортазин бер ел чамасы Буадан кайтып җыр дәресләре алып бармаган булса, безнең авыл балалары җиде нота булганын, гамманың нәрсә икәнен дә белми калган булырлар иде.

 Кем әйтмешли, «үткән эшкә салават». Булмаган бит инде. Тарихны кире әйләндереп булмый шул. Яңалык булсын ул, тик үзебезнең милли моңга таянып, файдалы итеп үзгәртсеннәр иде. Татар моңының дәрәҗәсен дәүләт күләмендә күтәрсәләр тагын да әйбәтрәк булыр иде...

Татарстанның атказанган артисты Илсур МОРТАЗИН,

Казан шәһәре

Комментарии