Көлдерүче генә түгел икән

Көлдерүче генә түгел икән

Замирә Рәҗәпова – минем иң ихтирам иткән телевизион алып баручыларымның берсе. Аның «Әй, язмыш, язмыш...» тапшыруын мин һәрчак көтеп алам. Менә бүген дә: «Бу нык билгеле Җәвит Шакиров белән ничегрәк сөйләшер икән», – дип, шикләнебрәк карый башлаган идем. Дөресен әйтим, бу артистны мин мөкиббән китеп яратучылардан түгелмен. Мин аны кеше көлдерүче бик тар диапозонлы сәхнә кешесе кебегрәк итеп кабул итә идем. Бу юлы алып баручының тәүге сорауларына җавап биргәндә үк аның нечкә күңелле, җитди карашлы кеше икәнлеген аңладым. Ятим балачак, бәләкәйдән үк әнисез калу бәхетсезлеге, колхоз шартларында үткән еллар, кырыс әти, авырлыклар...

Ул, күрәсең, табигый шартларда җитешкән талант үрнәгедер инде. Бу тапшыру вакытында үзенең күп яклы сәхнә осталыгына ирешкәнлеген тулы дәрәҗәдә күрсәтә алды. Иң мөһиме: бу тапшыруда дөньяви әһәмиятле күп нәрсәләргә шаһит булдык. Алар – чын мәхәббәт үрнәге, ир белән хатын арасындагы мөгамәләнең нинди булырга тиешлегенең дәлилләнүе, балалар һәм олыларга мөнәсәбәтнең үрнәге һәм башка күп яклар. Зөлфия белән Җәвит Шакировларның мәхәббәте һәм гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык бит.

Гаиләдә көнләшү күп кенә күңелсезлекләргә китерә, диде Җәвит. Көнләшү тойгысы килгәннән соң, өч сәгать сөйләшми торырга киңәш итте. Ачу килгәндә исә башка берәр уй килсен, аннары ачу бетә, ди. Игътибар иткәнегез бар микән, Җәвит еш кына: «Ходаем-Аллакаем» дип куя. Бу бик матур сүз бит, ислам динен хөрмәт итәргә этәрә торган. Безнең тормышта бу да бик мөһим. Дингә ышанган, мөселман дине кануннары белән яшәгән кеше рухи яктан бай, тәртипле, эшчән кеше ул.

Эшчән, дигәннән, Җәвиткә дә тормышта нинди генә эшләр эшләргә туры килми. Әле артист булып киткәнче катлаулы тормыш баскычлары аша үткән икән инде ул. Бер вакытта әллә ничә төрле вазифа башкарган чаклары булган. Әле укуын тәмамлап, кая барырга, ни эшләргә дип аптырап йөргән егет-кызларга Җәвит менә дигән үрнәк.

Артистлар арасында да көнләшү дигән нәрсәне ишеткәнебез бар. Җәвит белән Зөлфия башкаларга үрнәк булсалар да, аларда көнләшү дигән нәрсә юк. Үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкара бирәләр. Җәвит ул юмористик тапшыруларда да, җитди концертларда да югары дәрәҗәдә чыгыш ясый. Шуңа күрә аңа кеше көлдерүче дип кенә карау дөрес түгел. Мин моңа үзем инандым. Телгә алган телевизион тапшыру моңа мисал.

Русия журналистлар берлеге әгъзасы Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,

Башкорстан, Бәләбәй шәһәре

 

Комментарии