Илсөя Бәдретдинова: «Әбиемнең теләкләре кабул булды»

Илсөя Бәдретдинова: «Әбиемнең теләкләре кабул булды»

Илсөя Бәдретдиновага җитмеш төрле һөнәр дә аз – социаль челтәрләрдәге фотоларына карап, аның тәмле ризыклар пешерергә хирыс булуын да, шул ук вакытта фигура саклап, спортзалларда шөгыльләнүен дә, концертлардан кайтып кермәвен дә белеп торабыз. Ә инде берничә атна элек ул йомшак җиһазлар сата торган хосусый кибетен ачарга җыенуы турында игълан иткәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады. Нариманов урамы 44нче йорт адресы буенча урнашкан «Мебель» базарындагы кибетен рәсми рәвештә 7нче октябрь көнне эшләтеп җибәрде ул. Бу чарага барып, барысын да үз күзебез белән күреп кайтырга булдык.

Илсөя мәктәптән соңгы беренче белемен дизайнерлык өлкәсендә алган, шуңа күрә аның бу эшкә алынуы гаҗәп тә түгел. Белемнең артыгы-киме юк диләр, менә бит – тормыш булгач, укыганнарының файдасы тигән – хәзер ул үз диваннарын ясатып халыкка тәкъдим итә. Кибеткә кергәч тә, колак чите белән генә халыкның ни турында сөйләшкәнен тыңланып йөрдем: «Менә монысына утырып карыйсы килә», – ди бер ханым янында басып торган дустына. «Ә минем ятасы килә». Аларның фикерен укыгандай, Илсөя Бәдретдинова халыкны кыенсынып тормаска өндәде:

– Рәхәтләнеп утырыгыз, карагыз, тотыгыз, капшагыз, кыенсынып тормагыз, ятып та карагыз. Монда килгән һәрберегез дә минем өчен бик кадерле! – диде ул. «Әнә безгә әйтте бугай», – дип көлешеп, ханымнар кызыл төстәге диван янына юнәлде. Илсөянең сүзен тыңлап, тоттылар да, капшадылар да, бәлки ятып та караганнардыр, анысын ук күреп җитешә алмадым, каршымда Илсөягә мөкиббән китеп, күзләрен мөлдерәтеп бер ханым басып тора иде.

– Исәнмесез! Сезнең исемегез ничек була? – дим, билгесез ханымның каршысына ук килеп басып. Җырчыга булган илаһи хисен бүлдереп, кычкырып эндәшүемнән «дерт» итеп куйды ул.

Башкортстанның Миякә районыннан ук килдем мин, исемем Рәшидә Габдрахманова. Кибет ачылачагы турында ишетеп белдек тә, Илсөя үзе дә була, дигәч, килдек менә. Берәр диванын сатып та алачакбыз әле. Бик матур бит – мин ярата торган зәңгәр, шәмәхә төсләр дә бар, чәчәклеләре дә шактый!

Җыелган халык арасында пенсия яшендәгеләр дә, бишектән әле генә төшкән сабыйлар да бар иде. Аеруча сабыйлар яратты инде бу затлы җиһазларны. Һәрберсенә утырып карадылар бугай. Өстенә менеп сикерергә теләүчеләре дә бар иде – әниләре вакытында күреп, җиңнәреннән тартып төшергәнгә генә тыелып калдылар. Тагын кайсы кибеттә диваннарны шушы рәвешле сынап карарга мөмкинлек бирерләр иде әле?

Җыелган халык арасында җиһаз карарга килүчеләр күбрәкме, әллә Илсөяне күрергә теләүчеләрме дигән уй белән әле бер, әле икенче кешене күзәтәм. Ике куянның койрыгын бергә тотарга теләүчеләр шактый иде: Илсөя сөйләгәндә тыңлап торалар да, ул сүзен әйтеп бетергәч, диваннарга таба атлыйлар. Ә җырчы җыелган халыкны, шәхси тормышындагы кызыклы фактларны да сөйләп, авызына гына каратып торды:

– Минем әбием – Зәйнәп бабушка бик усал бер мишәр карчыгы иде. Безнең авылның «крышасы» иде ул. Үлгәненә 18 ел узды инде, ләкин әле һаман да минем әбидән куркып яшиләр – берәр тишектән карап торадыр кебек Зәйнәп карчык, диләр. Бәләкәй чакта менә шул карчык миңа әйтә иде: «Кызым, артыңны артка чыгар, алдыңны алга чыгар, менә болай башыңны күтәреп йөр, дошманнар шатланмасыннар, алар синең беткәнеңне көтеп, куак арасыннан гына карап тора», – дия иде. Менә шушы гадел һәм шаккаткыч акыллы әбинең миңа атап теләгән бер теләге бар иде: «И, балакаем, шуның кадәрле кешеләргә ышанып яши торган холык синдә, юлларыңда яхшы кешеләр генә очрап торсын!» – дия иде. Минем ике апам бар, алар мишәрнең каймаклары – икесе дә бик усал. Икенчесен әзме-күпме җиңеп була әле… Ә мин йомшак. Кырыйдан караганда гына ут чәчеп тора торган кебек, ләкин төннәр буе елап чыгарга да мөмкинмен. Шуның өчен мин бүген Зәйнәп әбиемнең теләкләре тормышка ашкандыр дип әйтә алам. Бүген минем янымда яхшы, изге күңелле кешеләр, тугры дуслар. Ышанып әйтә алам, әгәр берәрегезнең генә күңелендә каралык булса да, сез бүген минем шатлыгымны уртаклашырга килә алмаган булыр идегез.

Халык кул чапкан арада, чараны алып баручы егет ятакларны сынап карау өчен кеше эзли башлады. Казаннан килгән Фәнил әфәнде җай гына килеп утырды да, шунда ук култык астына диван читендә моңаеп торган мендәрләрнең берсен алып кыстырды.

– Диваннар әйбә-әт, – дип куйды ул, канәгать елмаеп. – Соңгы вакытта кибетләр күннән эшләнгәннәрен күп тәкъдим итәләр бит, тик алар салкын, миңа ошап бетми. Ә боларның төсләре дә, материаллары да җылы. Мин якыннарыма, туганнарыма аларны тәкъдим итәчәкмен. Менә карап торам: мендәрләр дә бик күп. Безнең халыкта мендәрләр электән үк булган. Аларны болай итеп тә була, болай итеп тә, – дип, әле – култык астына, әле арка артына мендәр кыстырды ул. – Кемнәр монда катнаша, диваннарыгыз иске икән яки яңалары булса да, акчагыз бар икән – алыгыз. Шәхсән үзем моннан берәр диван алачакмын. Күннән эшләнгәнендә ятарга суык бит. Ә монда җылыны саклый аласың, бигрәк тә 40-50дән узган кешеләргә әйбәт бу.

– Менә мин утырып торам, кырыктан узмаган булсам да бик әйбәт, әле – дип куйды Илсөя, шаяртып.

Җырчы килгән халыкка берникадәр киңәш тә бирде. Сатуга куелган диваннар арасында кытайдан кайтарылган тукымадан эшләнгәннәре дә бар икән, тик аларга сагаеп карамагыз, диде ул. Иң сыйфатлы тукымаларның кайберсе нәкъ менә кытайдан кайтарылган була. Һәм кытайдан юньле әйбер кайтмый диюләре – ялгыш фикер. Ул арада, сөйли-сөйли, бер диванны җәеп тә күрсәтергә булды Илсөя. Аскы өлешен өскә таба күтәргән иде – зур гына тартма барлыкка килде:

– Ирең ялгыш исереп кайткан булып, күршеләрең килеп керсәләр, иреңне тибеп кертәсең дә, өстенә сузылып ятасың. Рәхәтләнеп сыя, – дип шаяртты ул. – Киләчәктә нәрсә булыр, белмим, тик мин диваннарымны бик яратам. Ә үзем яратмаган әйберне мин кешеләргә тәкъдим итә алмыйм.

Кибет ачылу тантанасына дип килсәк тә, бу чара реклама акциясе түгел, җырчының үз тамашачысы белән очрашуы булды! Менә 14 ел буе Илсөянең бер генә концертын да калдырмый йөргән Саба тамашачысы Гөлүсә ханым җырчыны «үз балам кебек кадерле кеше син», дип атап, аңа ниндидер пакетлар сузды.

– Пакетның авырлыгыннан сизәм – бу ит, – дип аңлатты Илсөя җыелган халыкка.

…Билгеле, җыелганнар арасында җырчыга рәхмәт сүзләре әйтергә теләүчеләр дә күп иде. Нижневартовск шәһәреннән килгән Рауза Харисова җырчыны – гади, ә диваннарын арзан булуы өчен мактады.

– Без Себердә нык кыйммәт бәягә алынган җыен чүп-чар диваннар өстендә ятабыз икән. Монда арзан хакка нинди матурлары сатыла! Рәхмәт, Илсөя, шаккаттырдыгыз. Сәхнә кешесенең шундый кибет ачуы бик зур батырлык дип саныйм. Мин үзем дә мишәр, тик Илсөя кебек каймак түгел – «сывороткасы» гына. Икебез дә мишәрләр булгач, «обязательно» бер диванын алам, – диде ул.

Елмаю балкыган йөзле кешеләрне карагач, кибет ачылу тантаналары да шулай күңелле үтә ала икән, дип, нәтиҗә ясап куйдым. Илсөя бу бәйрәмдә үзенең җырларын да җырлады әле. «Беркайчан да моның кадәр дулкынланганым юк иде!», – дип өстәп куйды тагын үзе. Ихлас әйтте ул бу сүзләрен. Халык та җырчыны беренче чиратта әнә шул ихласлыгы өчен үз итәдер. Бөкедә торган машина шикелле, бер сәгатьтән соң гына янына килеп баса алдым мин Илсөянең. Чөнки аны яраткан тамашачысы уратып алган иде.

– Бу вакыйга алдыннан бик борчылдыгызмы? Күзегезгә йокы кердеме кичә?

– Йокы качты, тынычлык качты. Нинди җитди адымга барганымны эшне башлап җибәргәч кенә аңладым. Документ мәшәкатьләре дә күп, концертлар да бара, шул ук вакытта өйдә улым да бар бит әле минем. Бик зур эш булды бу. Кичә төнлә диваннарны урнаштырып бетердек. Төнге сәгать 11ләр иде – беркем калмады: сакчы бабай утыра да мин утырам. Ничек узар инде чара дип борчылдым. Тик бүген шундый канәгать калдым. Килгәннәргә бик зур рәхмәтлемен. Вакытларын кызганмый, районнардан күчтәнәчләр күтәреп килгәннәр!

– Бер интервьюгызда сез миңа: «Нинди генә эшкә тотынсам да, башта улым белән киңәшәм», – дигән идегез. Сәүдә өлкәсенә кереп китүегезне Нариман ничек кабул итте соң?

– Улым шаккатты. Башка сыймаслык хәл буларак кабул итте. Шундый эшкә тотынып карыйм, дигәч: «Әни кит инде!» – диде. Аннары килеште инде, киңәшләре белән булышты да әле. Ул – зур таянычым, киңәшчем. Аның әйткән сүзенә дә колак салдым.

– Илфак абый Шиһапов сезнең кибет ачуыгызны беләме?

– Бәлки беләдер…

– Сез инде октябрь башыннан ук эшлисез, сәүдә барамы соң?

– Әле генә төгәл җавап бирүе авыр. Бурычсыз чыгар өчен ай саен 10 диван сатарга кирәк. Бу әле кулыңа бер тиен дә керми дигән сүз. Хәзерге вакытка кадәр (7нче октябрьгә – А.З.) өч диваным сатылды, шуның икесе кыйммәтле – берсе 99 мең сумлык, икенчесе 75 меңлек. Мин эшемнең авыр булуын яхшы аңлыйм, тик шулай да, тотынганмын икән, аны ахырына кадәр башкара алырмын дип ышанам.

Илсөя әйткән бәяләр куркытмасын – җиһазлар арасында 13 меңлекләре дә, 25 мең сумлыклары да җитәрлек. Шуңа күрә, әгәр төсен-рәвешен җырчыгыз уйлап тапкан диванда татлы төшләр күреп йокларга телисез икән, ул ачкан кибеткә рәхим итегез. Концертлардан бушап торган арада җырчы үзе дә шунда булачак. Илсөя бик ачык күңелле кеше, аның белән рәхәтләнеп аралашып, чәй эчәргә менә дигән форсат булыр. Ә инде «Безнең гәҗит» җырчыны шундый зур эш башлавы белән ихлас күңелдән котлый. Сатып алучыларыгыз тамашачыгыз кебек күп булсын, эшегездә зур уңышлар телибез сезгә!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии