- 15.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №36 (13 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
– Куала, әйдә, куала!
– Катырак чаптыр!
– Менә бит, беренче килде, – ди ул сөенеп, үзе чабышкы атына атланган җайдак сыман. Тирә-юньдәгеләрнең алкышларын да үзенә дип белеп, күрәсең, йөзендәге елмаюын яшермичә, атлар янына атлый...
9нчы сентябрь көнне Арча районы Кырлай авылында узган Ат көнендә шундый ат җене кагылганнар күп иде. Сер түгел: ат чабышын озаграк карасаң, үзең дә ат өстенә атланырлык буласың. Тик әлегә атларны читтән генә күзәттек: Ат көне бәйрәмендә без дә булып кайттык.
ТАТАРНЫҢ АТЛЫ БӘЙРӘМЕ
Татар булган җирдә ат бар. Ә атлы татарның үз бәйрәме дә бар хәзер. Ат көне Кырлайда 9нчы ел рәттән оештырыла. Менә инде 9нчы тапкыр Русиянең төрле төбәгеннән иң яхшы атлар нәкъ менә бирегә җыела. Бәйрәмнең Кырлайда үткәрелүе очраклы түгел. Беренчедән, урыны уңай. Икенчедән, атлар чабышы өчен трасса Русиядә иң яхшысы дип табылган. Өченчедән, табигате матур. Дүртенчедән, Казаннан ерак түгел. Саный китсәң, сәбәпләре күп. Тик боларның барысына да риза булып, атлар да, җайдаклар да, ат белән җенләнгән тамашачылар да һәр ел саен Ат көненә Кырлайга җыела.
Быел бәйрәмдә 150гә якын ат катнаша. 2015нче елда беренче тапкыр атлар иң күбе 40 чакрымга чапсалар, быел 160 километрга чабалар. Дөрес, бу дистанцияне бары тик алдан әзерләнү үткән чын чабышкы атлар гына үтә ала, шуңа да 9нчы сентябрь иртәсендә, 4.00 сәгатьтә үк Карачай-Чиркәстән килгән ике җайдак атларына утырып, юлга кузгалган. Моннан тыш, Татарстан атлары белән көч сынашырга дип, бүген Мәскәү, Ленинград өлкәсеннән, Тамбов, Липецк, Кабардино-Балкариядән дә килгәннәр. Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста, ярымкатнаш һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100, 120 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары оештырыла. Шулай ук килгән кунаклар өчен «Ат арбасында иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» конкурслары, тизлеккә кымыз эчү, өчпочмак ашау ярышлары, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган.
Ат көненең чын геройлары, әлбәттә – атлар. Аларны күрергә дип, Арчадан гына түгел, Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Балык Бистәсе, Актаныш районнарыннан да килгәннәр, Казаннан да кайтканнар. Республикабызның башкаласында узган ат чабышлары ярышларында әлеге геройларны читтән генә күзәтеп тору рөхсәт ителсә, биредә атларны сыйпау бәхете дә елмая. Нәни сабыйлар өчен кечкенә атларда яки пониларда йөрү дә каралган. Атка мәхәббәтне кечкенәдән тәрбияләү мөһим, дигән фикердә оештыручылар.
КУРКАКЛАР АТКА УТЫРА АЛМЫЙ
Ат көнендә тамашачы буларак беренче ел гына катнашуыбыз түгел. Шуңа күрә башка еллар белән чагыштырып, нәтиҗә ясый алабыз. Ә нәтиҗә шул: халык бу бәйрәмнең мәгънәсенә төшенә. Сәхнәдә Казаннан кайткан әллә нинди җырчылар чыгыш ясаса да, ул Сабантуйлардагы сыман сәхнәне түгел, ә атны күзли. Кибетләр, сәүдә нокталары күп булса да, ул ат ярышын карауны кулайрак күрә.
Ярышлар арасында яңалык юк. Хәер, халыкка яңалык кирәк түгел. Бәйрәмгә беренче генә тапкыр килмәүчеләр яхшы белә: менә бу урында ат дагалыйлар, әнә тегендә – ат ярышы узачак, ә читтәрәк күпләрнең күңеленә хуш килгән – «Аударыш» уены башланачак. Бүген соңгысына тукталырга булдык. Өч ел рәттән Ат көнендә катнашып, шуны аңладык: татарның милли уены булган «Аударыш» халык арасында аеруча кызыклы һәм популяр дип танылды.
Аударыш – татар халкының милли уен төре. Соңгы тапкыр ул ярыш буларак 1917нче елда үткәрелгән. Шуннан соң бер гасыр диярлек вакыт узгач, ул кабат кайтарыла башлый. Халык телендә әлеге уенны ат өстендә көрәшү дип тә атап йөртәләр. Кагыйдәләр гади: ат өстенә атланган ир-егет икенчесен билбавыннан тотып, җиргә өстерәп төшерергә тиеш. Шунысы да мөһим – әлеге уенда бары тик чын татар атлары гына катнаша.
Әлеге уенның кире кайтуы Фәрит Нәбиуллин исеме белән бәйле. Фәрит абый – Лениногорск районының Югары Каран авылы янындагы «Алмакай» ат утары директоры. 2011нче елда утар корып, чын татар токымлы атлар үрчетә башлый. Соңрак Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар токымлы 54 баш ат сатып алган. Бүген аның ат йорты – республикада иң зурысы. Татар атларын үрчетү өчен рәсми рөхсәт 2018нче елның декабрь аенда бирелгән. Фәрит абый сүзләренчә, татар токымлы атлар ярышлар һәм кымыз җитештерү өчен үрчетелә. Алар чыдам, кышын кар астыннан да азык таба ала, көненә 100-120 чакрым уза торганнардан. Фәрит абый үзе дә үҗәт, чыдам һәм чын патриот кеше. Атларда да бу сыйфатны тәрбиялим, ди ул көлеп.
– «Аударыш»ның беренче булып Татарстанда башланганына сөенәм. Ә аның башлангычында үземнең торуым белән горурланам да әле. Хәзер әлеге милли уен белән кызыксынучылар артты. Махсус рәвештә шөгыльләнүчеләр дә бар. Алай гына да түгел, Русиякүләм ярышларда беренчелекне яулап баручы егетләребез дә шактый.
– Фәрит абый, «Аударыш»та ник гел аксыл төстәге атлар катнаша? Болар – татар атларымы?
– Әйе. Әлеге уенда бары тик татар атлары гына катнаша ала. Нәкъ шундый аксыл төстәге атлар. Аларны әзерләүнең үз техникасы бар.
– Ә ат өстенә менеп атланган егетләр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Чын егет булсыннар. Курыкмасыннар. Курыккан егет атка утыра да алмый, ат та утыртмаячак. Акыллы булуы да мөһим. Тиз генә уйлап, карар кабул итүче егет кенә җиңүгә ирешә алачак.
– Татар аты башка токымнардан нәрсә белән аерыла?
– Татар аты ул – аксыл-сары төстә, ак яллы, кыскарак буйлы ат. Алар тәбәнәк, биеклеге – 135-140 сантиметр чамасы, авырлыгы – 400 килограмм. Күкрәкләре киң, муены калын, башы зур. Татар атлары 40-45 градус салкынга һәм эссегә чыдам. Печән һәм солыны бик аз ашыйлар, күбрәк табигатьтә булган азык белән тукланалар. Азыкка карата талымсыз булып, кышын үләнне тоягы белән кар астыннан казып ашый. Кыш буе, җәй буе болында йөриләр, абзарда тормыйлар.
– Әлеге уенның популярлашуы – факт, ул халык өчен кызыклы. Моның сере нидә?
– «Аударыш»та катнашучылар саны ел саен арта бара. Катнашучыларның тәҗрибәсе арту да сизелә. Без берничә ел рәттән уенны ике үлчәү категориясендә үткәрдек: 80 килограммга кадәр һәм 80нән өстәгеләр (Атка утырган егетнең авырлыгы. – Р.Н.). Матур көрәш карадык, трибуналар да тулы иде. Уен кызыксындыру тудыра, әйе, ләкин, миңа калса, уенны тагын да популярлаштыру өчен аның турында һәрдаим сөйләп, халыкның исенә төшереп тору кирәк. Шул ук Сабан туена «Аударыш» уены кертелсә, уңыш аеруча сизелер иде.
Быел көн җылы булганлыктан, ат ярышларын күзәтергә килүчеләр дә шактый иде. Ат көне елдан-ел популярлаша, халык арасында бу бәйрәм белән кызыксынучылар арта, дисәк тә ялгышмабыз, мөгаен. Әлеге бәйрәмдә атның түзем, эшчән, кызу, көчле, тугры булуына да инанырга мөмкин. Татар халкының аты белән көчле икәнлеген әлеге бәйрәмнәр аша аңлау шулай ук мөһим. Авыл җирлегендә ат асраучылар сирәк, атлар бетә, дисәк тә, әлеге бәйрәмнәр атларның кеше тормышына кире кайтуы турында бәян итә түгелме? Ярышлар өчен, токым өчен булса да.
БЕЛЕШМӘ
Чара 2015нче елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.
Ул Татарстан Республикасында ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,
Казан-Арча-Кырлай-Казан
Комментарии