Тормыш яме – хезмәттә

Табигатьнең матур бер почмагында – Мәллә елгасы буендагы Тымытык районының Мәндәй авылында 1916нчы елның 4нче октябрендә Мөхәммәдияр һәм Мөнирә гаиләсендә унике баланың икенчесе булып, кыз бала дөньяга килә. Аңа Фатыйма дип исем кушалар. Ата-ана кызларын эш сөючән, кыю итеп тәрбияләп үстереп, 16 яшендә Чалпы авылы егете Габдуллага кияүгә бирәләр.

Матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башланып, 1941нче елны Габдулла сугышка алына. Ул киткәндә Фатыйма Миңнеямал, Гамбәрия исемле кызлары, Рәшит һәм Әлфәт исемле уллары белән кала. Габдулланың фронттан гаиләсенә берничә хаты гына килеп кала. 1942нче елның февралендә ул хәбәрсез югала.

24 яшендә тол калып, гомере буе Габдулланы көтеп яши Фатыйма. Сораучылар күп булса да, яңадан тормышка чыкмый. Ялгыз булса да, тормышын матур итеп алып бара. Авыр вакытларда да сыер асрый. Балаларын укыта. Балалары да яхшы укыйлар. Миннеямал Бөгелмәдә контролер-бухгалтер булып таныла. Гомере генә кыска була. 30 яшендә бакыйлыкка күченә.

Гамбәрия Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, СССР Фәннәр Академиясенең Биология институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. Көзге бодайны салкыннарга һәм корылыкка чыдамлы итү өстендә фәнни тәҗрибәләр үткәрә. Казан дәүләт педагогика институтының ботаника кафедрасында эшли. Озак еллар үсемлекләр физиологиясе буенча дәресләр бирә. Фәнни тикшеренү эшләре буенча 40лап мәкаләсе басылып чыга. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Соңыннан туган якларына күченеп кайтып, Азнакайның 7нче мәктәбендә 8 ел экология, биология, география фәннәре укыта. Экология түгәрәге укучылары белән институтта тикшерә башлаган проблемаларны чишү өстендә эшлиләр. Чишмәләрне чистарту белән шөгыльләнәләр. «Кара Елга» ярларына, чокырларга агачлар, куаклар утырталар. Гамбәриянең педагогик стажы 46 ел.

Әлфәт Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, 41 ел Азнакай районының Чубар-Абдул мәктәбендә химия, биология укытучысы булып эшли. Укучыларны дөрес фикер йөртергә, уйланырга, сорауларга дөрес җавап табарга өйрәтә. Ул да хезмәт ветераны.

Рәшитләре Чалпыда радиоузелда, аннан соң янгын сүндерү бүлекчәсендә эшләп, лаеклы ялга чыга.

Изображение удалено.Изображение удалено.Гомере буе Чалпы авылының «Коммунизмга» колхозында эшләгән Фатыйма апаның балалары сугышта хәбәрсез югалган әтиләре Гарипов Габдулла Гариф улын бүген дә эзләүләрен дәвам итә. Оныклары һәм туруннары да илебезнең төрле тармакларында эшлиләр, белем алалар. Алар авыр сугыш елларында ирләргә дә җиңел бирелмәгән айгыр җигеп эшләгән, Молотов урманнарын кисүдә катнашкан, Чалпы авыл советы депутаты булган, Бөек Ватан сугышы елларындагы тырыш хезмәтләре өчен күпләгән медальләр белән бүләкләнгән тыл ветераны Фатыйма әбиләре белән горурланалар.

Рәфия ЗӘКИЕВА,

Азнакай районы, Чалпы авылы

Комментарии