Очрашулар кирәк безгә

Очрашулар кирәк безгә

Апрель ае яз, яшәреш ае булганга гына түгел, ул шигърият айлыгы булуы белән дә үзгә бер нәфислек белән башка айлардан аерылып тора. Апрель ае безгә танылган, мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайны бүләк иткән. Юкка гына бу ай – туган тел, шигърият айлыгы дип игълан ителмәгән инде.

Туган телебезне саклап калу – һәммәбезнең дә киләчәк буыннар алдындагы изге бурычы. Шуны истә тотып, безнең районда да күп кенә әдәби чаралар, очрашулар оештырыла. Кәлам әһелләре мәктәпләргә барып, укучылар белән туган телнең кыйммәте турында кызыклы әңгәмәләр коралар, мастер-класслар күрсәтәләр.

Без дә әлеге изге традицияләргә тугры калып, Азнакай районы, Урсай урта мәктәбеннән чакыру алуга, сөенә-сөенә аларга юл тоттык. Без дигәнем – бик күп популяр җырлар авторы Айгөл Вәлиуллина һәм мин шагыйрә Гөлчәчәк Садретдинова инде бу мәктәптә беренче генә кунак булуыбыз түгел. Менә бүген дә безне хөрмәтләп, мәктәп бусагасында ук татар теле мөгаллимнәре Гарифуллина Фәйрүзә Сәет кызы белән, Мостафина Айгөл Назыйф кызы каршы алдылар һәм укучылар белән тулы залга алып керделәр. Бер төркем укучы балаларның басып, безне хөрмәтләп, кул чабып каршы алуларыннан башта хәтта үзебез дә югалып калдык. Җанлы, җылы әңгәмә барышында исә бөтен каушаулар юкка чыкты, үзебезне ниндидер бер илаһи нурлы дөньяга эләккәндәй хис иттек. Укучы балаларның самими карашы, аларның ихлас сораулары безне тәмам эретеп, кабаттан балачакларыбызга алып кайтты. Балалар авызыннан яңгыраган шигырьләребез иҗатыбызга мәдхия булып яңгырады. Санаулы вакытлар бик тиз үтеп китә. Безнең очрашу да, сизелмичә, бер тында очып үтте. Әмма күңелдә әле шушындый әдәби очрашулар оештырырга сәләтле зирәк мөгаллимнәребез барында, шигъриятькә, татар әдәбиятына, сәнгатенә гашыйк җанлы укучы балалар барында киләчәгебез өметле дигән фикерләр калды бездә. Алга таба да очрашырга вәгъдәләр бирешеп саубуллаштык без әлеге кунакчыл Урсай урта мәктәбе мөгаллимнәре һәм укучылары белән.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии