Кече авылларны бәйрәмнәр яшәтә

Кече авылларны бәйрәмнәр яшәтә

Узган елның декабрь аенда Бөтендөнья татар Конгрессының V Корылтае алдагы елларда татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап калу механизмын уйлап табу һәм яшьләрне милли мәдәнияткә тарту максатын куйган иде. Бу максатны тормышка ашыру өчен нәрсәләр эшләнә соң? Минемчә, беренче чиратта бу юнәлештә татар телендә нәшер ителүче массакүләм мәгълүмат чаралары искиткеч зур эш башкаралар. Татар матбугаты гомумән – безнең горурлыгыбыз, бай милли мирасыбызны барлаучы, саклаучы һәм алдагы буыннарга тапшыручы милли хәзинәбез. Соңгы елларда барлыкка килгән бик күп татарча басмалар, шул исәптән «Безнең гәҗит» тә милләтебезне саклауда һәм яшьләргә милли тәрбия бирүдә матур өлге булып тора. Матбугат битләрендә әледән-әле җөмһүриятебездә һәм чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең туган телебезне үстерүгә, гореф-гадәтләребезне саклауга багышланган язмалары басылып килә. Күбрәк авыллардан язалар. Милләтебезнең һәм телебезнең киләчәге, аеруча, авылларыбыз язмышына бәйле. Бүгенге яшьләр авылларда төпләнеп калсын, милләтебез яшәсен өчен авылларның яшәве, андагы мәдәният учакларының гөрләп эшләве бик мөһим. Президентыбызның «Авыл клубы» программасы да шул максатта уңышлы эшләп килә һәм клубларга максатчан һәм даими эшләү бурычын куя.

Мәдәният учакларында хәзер җыр бәйгеләре, фольклор бәйрәмнәре, төрле фестивальләр уздырыла. Хәтта мәктәпләре бетеп, халкы кимеп барган кече авыл клубларының иҗади эшләүче мәдәният хезмәткәрләре дә телебезне һәм милләтебезне саклап калу өчен мәдәни чараларның яңадан-яңа төрләрен оештыралар. Шул исәптән, ТНВ телеканалының бик күп тамашачылар яраткан «Башваткыч» тапшыруы да алар игътибарыннан читтә калмый. Бу язмам – Тукай районы Казаклар авылы мәдәният хезмәткәрләренең бик яхшы әзерлек белән уздырган «Башваткыч» уены турында. Алар инде укучы балалар белән туган көне уңаеннан герой милләттәшебез Муса Җәлилгә багышланган башваткыч уздырган булганнар. Клуб мөдире миннән, өлкәннәр өчен, милли рухтагы башваткыч төзеп бирүемне үтенеп шалтыраткач (башваткычлар төзүемне «Башваткыч» тапшыруында күреп белгәннәр), мин бу матур башлангычны хуплап, шатланып риза булдым. Алар мине, автор буларак, бәйрәмгә кунак итеп чакырдылар.

Бәйрәмне алып баручы «Башваткыч» уенын игълан иткәч, бәйгедә катнашучылар белән таныштырды. Уенчылар итеп шушы авыл җирлегендә тырыш хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм хатын-кызлар – хезмәт ветераннары Нәсия Гарипова, Рәмзия Ямалетдинова һәм Фәйрүзә Сираҗетдинова чакырылган иде. Бәйге техник чараларсыз һәм авыл клубы шартларында уздырылса да, оештыручыларның тырышлыгы һәм уенда катнашучыларның яхшы әзерлекле, белемле булуы тамашаның тиешле югарылыкта узуына ярдәм итте. Бәйге алдыннан зур дулкынлану кичергән уенчылар да уен барышында югалып калмадылар, башваткыч сорауларына бик кыю һәм дөрес җаваплар бирделәр. Бары бер сорауда гына аларга тамашачы ярдәмгә килде. «Башваткыч» сораулары нигездә милли тәрбия бирү юнәлешендә төзелгән иде. Уенда катнашучылар халкыбызның танылган гүзәл затларын – популяр артистка, җырчы, композитор, спортчы милләттәшләребезне яхшы беләләр булып чыкты. Нәүрүз бәйрәмен, татар халык биюен һәм милли ризыкларны, чәчәк һәм җимеш исемнәрен, мәкальләрне дөрес атау, табышмакларга җаваплар табу да алар өчен авыр булмады. «Мәҗнүннең сөйгән кызын» һәм «Хәмдүнәнең кияүгә барырга теләгән егетен» табу кебек шаян сораулар, концерт номерлары уенны тагын да җанландырып җибәрде. Тамаша залында утыручы өлкәннәр дә, яшьләр дә уенчыларның тапкырлыгына һәм зыялылыгына сокланып утырдылар, аларны көчле алкышларга күмделәр. Һәр сорауга өлкән яшьтәге уенчыларыбызның мәктәптәгечә кул күтәреп җавап бирүе бик күңелле булды. Аларның җаваплары стенадагы таблицага языла барды. «Башваткыч» уенында 3нче урынны Фәйрүзә апа Сираҗетдинова яулады. Ә менә Рәмзия һәм Нәсия апаларның очколары тигез – 13әр булып чыкты. Абсолют җиңүчене билгеләү табышмакларга җаваплар табу юлы белән билгеләнде. Нәтиҗәдә, Нәсия апа Гарипова «Башваткыч» уенының төп җиңүчесе булды. Уенчыларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җырлы-биюле концерт номерлары белән үрелеп барган бәйге тәмамлангач, бәйрәм татар көйләренә биюләр белән дәвам итте.

Үз эшләрен яратып башкаручы, һәрвакыт яңалыкка омтылучы Казаклар клубы мәдәният хезмәткәрләре оештырган «Башваткыч» уены һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды. Тамашачылар матур бәйрәм оештыручыларга һәм уенчыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Клуб мөдире Зилә Низамова һәм китапханәче Алсу Гарипова – бик тырыш, якты рухлы, бетмәс-төкәнмәс энергияле кешеләр. Озак еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы бу сөйкемле, мөлаем ханымнар өлкәннәрне дә, яшьләрне дә актив тормышка, сәламәт яшәү чараларына тартырга тырышалар, авыл халкын матур ял иттерү өчен көчләрен кызганмыйлар. Кече авылларны шундый матур мәдәни чаралар, бәйрәмнәр яшәтә. Туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне, халкыбызның матур традицияләрен шулай бергәләп саклыйк һәм үстерик. Зур булмаган хезмәт хакына татар авыллары тормышына яңа сулыш өрүче барлык энтузиаст мәдәният хезмәткәрләренә, милләт язмышын кайгыртучы һәм туган телебезне, гореф-гадәтләребезне үстерү өчен армый-талмый эшләүче барлык журналистларга мин эшләрендә зур уңышлар, яңадан-яңа үрләр яулауларын телим. Бер җирдә тукталып тормыйча, замана белән һаман да шулай алга барыгыз.

Зәкия ШӘМСЕТДИНОВА, ветеран укытучы.

Тукай районы, Теләнче Тамак авылы.

Рәсемдә (сулдан уңга): «Башваткыч» уенын оештыручылар – Зилә Низамова, Алсу Гарипова. Автор – Зәкия Шәмсетдинова. Уенчылар – Нәсия Гарипова, Рәмзия Ямалетдинова, Фәйрүзә Сираҗетдинова.

Комментарии