- 15.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №32 (10 август)
- Рубрика: Аулак өй
Җәй гөлләре алсу иреннәре белән бар җиһанны назлап, алтын көзләргә сәлам биреп гомер агышын бизәгән бер мәлдә, 1941нче елның 13нче августында Азнакай районының Сарлы авылында безнең өчен газизләрдән-газиз әниебез Садретдинова Мәүҗидә Габделгалим кызы дөньяга аваз сала.
Габделгалим бабам белән Оркыя әбиемнең гаиләсендә алтынчы бала булып туган әниемне язмыш дөньяга килүгә үк зур сынауларга дучар итә – каты авырудан аларны ятим итеп, әниләре мәңгелеккә күзләрен йома. Шул көннән алып әниемнең гыйбрәтле авыр язмышына нигез салынадыр, күрәсең… Җир йөзенә «Яшим!» дип үҗәтләнеп аваз салган әнием салкынга да, ялкынга да бирешмәслек корыч кебек чыдам бала була, тормышка теше-тырнагы белән ябыша. Аллаһы Тәгаләдән үзенә генә тиеш булган «Язмыш» дигән могҗизалы да, серле дә, шул ук вакытта сынаулар тулы тормыш китабын кабул итеп ала ул. Уйсызларны уйлатырлык, йокылардан уятырлык, хиссезләрне сискәндереп, җансызларны терелтерлек, борчылырлык, сокланырлык, уфтанырлык та бүлекләре булган аның.
Әниемнең бала чагы дәһшәтле Бөек Ватан сугышы чорларына туры килә. Ачлы-туклы җан асраган балалар үги әнинең кыен ашын да татый, тормыш нужасын да шактый тарта. Яшьтән тырыш булган әнием укуда да сынатмый. Стәрле унъеллык мәктәбен тәмамлап, Казан шәһәренә юл тота ул. Авыл мәктәбендә укыган баланың русчасы такы-токы гына булуга карамастан, югалып калмый, документларын киномеханиклар әзерләүче училищега тапшырып, аны да уңышлы гына тәмамлау бәхетенә ирешә һәм хезмәт юлын Әсәй авылында башлап җибәрә. Аннары туган авылы Сарлыга кайтып эшкә урнаша. Җиләк кебек пешкән, озын кара толымлы чибәр әниемне әтием Әнәс күреп алып, үзенең тиң яры итеп сайлый. Әнием Бүләк авылына килен булып төшә. Бик тырыш, уңган булганга, әтием аны яратып: «Ул минем эш атым!» – дип әйтә торган булган! Әйе, әнием тормышны җигелеп тарта. Әтием фаҗигале төстә вафат булгач та, үзендә сыгылып төшмәскә көч таба. Усал каенана да, беренче сабыеның тумас борын бакыйлыкка күчүе дә сындыра алмый аны, бары чыныктыра гына. Авызы тулы кан булса да, җаны тулы утлы күмер көйрәсә дә, тешен кысып язмышка таба атлый. Өчәр эштә хезмәт куеп, өч сабыен – җан җимешләрен – олы тормыш юлына аяк бастырды әниебез. Барыбызны да укытып, кеше итте.
Әниемнең тырыш хезмәте җитәкчелек тарафыннан да һәрчак югары бәяләнә килде. 46 ел буена халыкка кино күрсәтеп, сәнгать өлкәсендәге казанышлары өчен «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә һәм медаленә, бик күп мактау кәгазьләренә лаек булды. Колхозда да җаваплы эшләрдә эшләп, авылдашларның ихтирамын казанды.
«Чәчәк күрке – хуш ис, кеше күрке – дус-иш» дигән гыйбарә яши безнең халыкта. Кайда гына булмасын, әнием кешеләр белән уртак тел таба, шуңа күрәдер дуслары да, фикердәшләре дә бихисап аның. Күршеләребез Сирина, Миләүшә апалар белән дә чөкердәшеп, аралашып гомер кичерәләр.
Туган хакы да әнием өчен гомер буе беренче урында булды. Туганнары өчен утка да, суга да керде ул.
Ана кулы ташны да терелтергә сәләтле, диләр. Бу сүзләргә яшәгән саен ныграк инанам. Әниемнең ару-талу белмәс куллары нинди генә тылсымнар тудырмый: телеңне йотарлык итеп тәмле ризыклар да пешерә, бәйли, чигә, кыскасы, барын да булдыра! Андыйлар турында юкка гына: «Кулыннан төймә генә төйми», – дип әйтмиләрдер инде. Әниемнең өе җәен-кышын да гөлчәчәкләргә күмелеп утыра. Күңеле дә шул назлы чәчәкләредәй пакь, матур аның.
«Тормыш булгач, бар да була, агы да, карасы да», – дип җырлыйлар. Әйе, без үскәндә дә ачы хәсрәтләрне аз татымагансыңдыр, Әни! Йокысыз төннәрең, болытлы көннәрең байтак булгандыр… Саксыз кагылып, йөрәгеңне дә аз яраламаганбыздыр… Газиз Әнием! Барысы өчен дә түбәнчелек белән гафу сорыйбыз синнән бүген. Ана күңеле кичерергә сәләтле икәнен беләм, син дә зинһар кичерә күр безне!
Кадерлебез! 75 яшең килеп ишек каккан мизгелләрдә сиңа булган иң ихлас теләкләребезне юллыйбыз бүген. Фани дөньяларның рәхәтен тоеп, безнең кадер-хөрмәткә тиенеп, һәр туар таңга сөенеп, саулык-сәламәтлек белән бәрәкәтле гомерләр насыйп итсә иде сиңа Аллаһы Тәгаләм. Тәрәзәңдә утларың балкып торсын, йөрисе юлларыңа фәрештәләр, берүк, канатын җәеп торсын! Без сине бик-бик яратабыз Әни!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,
Азнакай шәһәре

Комментарии