- 15.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №32 (14 август)
- Рубрика: Аулак өй
Остазыбыз – озак еллар Саба районы мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифасын башкарган Зиннуров Шамил Зиннур улы турында истәлекләр
Табигатьтә ап-ак карлы, саф һавалы кыш хөкем сөрә. Мин яңа гына явып үткән кар өстеннән атлыйм. Табигатьнең сафлыгы күңелгә дә үтеп керә шикелле. Күңелдә уйлар, матур истәлекләр… Истәлекләр… истәлекләр…
Шамил Зиннурович тормыш баскычы буенча күтәрелгәндә үткәнгә дә карый, киләчәккә дә күз сала белде. Ул үзенең гамәлләре һәм ниятләре белән безнең күңелләргә нур өстәде, олыларны кадерләргә, кечкенәләрне яратырга өйрәтте. Башкаларны бәхетле итәргә омтылучы, хезмәтләрен күреп бәяләүче, үзе турында, үзенең ихтыяҗлары хакында онытырга сәләтле кеше иде ул. Аның күңеле матур, нечкә йөрәге олы иде. Намуслы, иманлы, күңел чисталыгы, сабырлыгы булган Шамил Зиннуровичның безнең арадан китеп баруына да 3 ел тулды.
Ваемсыз, беркем турында да кайгыртмый торган кешеләр дә, тормыштагы яман һәм вак әйберләр дә, бик тиз онытыла. Ә игътибарлы һәм акыллы кешеләр мәңге хәтердә сакланалар. Аларның әйткән сүзләрен дә, эшләрен дә, төс-битләрен дә, хәтта матур итеп елмаюларын да һәркем сагынып искә ала.
Кеше китә – эзе кала, диләр.
Эз калдырдың син дә җиһанда.
Җан җылыңны бирдең кешеләргә,
Изгелекләр булды уеңда…
Шамил Зиннурович турында дуслары, туганнары, хезмәттәшләре язган язмалар, истәлекләр, Сатыш урта мәктәбендә Шамил Зиннуровичка багышлап ачылган музей, шигырьләр, җырлар, фотолар – барысы да шул турыда сөйли. Музей җитәкчесе Гүзәлия Мөхәммәтхановнага олы рәхмәтләр әйтеп, эшендә иҗадилык, тормышында уңышлар, киләчәктә балаларының игелеген күреп яшәвен телибез. Сатыш урта мәктәбенә Шамил Зиннурович исеме бирелүе дә һәркемне куандырды.
Истәлекләр… Истәлекләр…
- 2000 ел. Мәктәп директорлары катнашында үтә торган район күләмендәге семинарның чираттагысы безнең Тимершык урта мәктәбендә. Мин «Шәүкәт Биктимеров – сәхнә йолдызы» дигән темага ачык дәрес бирәм. Анда Зиннуров Шамил Зиннурович та катнаша. Дәреснең һәр өлешен игътибар белән карый, йөзе шат, һәр баланың җавабыннан канәгать. Минем әнием Гөлҗиһан – Шәүкәт Биктимеров белән бер сыйныфта укыган, классташ һәм авылдаш, әнием дә дәрестә катнаша. Йомгаклау өлешендә әнием каршысына килеп: «Әнием, синең яхшылыкларың алдында мин баш иям!» – дип әниемне кочып алдым, күз яшьләрем (шатлыктан) битем буйлап акты, әни белән бер рәттә Шамил Зиннурович утыра иде… Ул да, хискә бирелеп, безгә карый. Аның күзен дә яшь бөртекләре каплый. Могҗиза! Җитәкченең нечкә күңеленә, хисле булуына таң калган идем .
- Республика олимпиадасына барабыз. Китәсе көнне иртә белән Шамил Зиннуровичның кабинетына кердек. Ул һәр бала белән аерым сөйләште, хәлләрен белеште, уңышлар теләде һәм минем аркамнан сөеп, җиңүебезне теләп озатып калды. Аның кешеләргә карата хөрмәтле, һәр эшкә җаваплы каравына кабат сокландым.
- 1995 ел. Тимершык урта мәктәбенең иҗат отчеты. Анда республикадан килгән мәгариф хезмәткәрләре катнаша. Иҗат отчетының беренче өлеше мәдәният йортында үтте. Шуннан соң бизәлгән атларга утырган кыш бабай, кар кызы, килгән кунаклар, бәйрәмчә бизәлгән мәктәпнең залына үттеләр. Шамил Зиннурович һәр эшнең үзәгендә. Эшне оештыра, нәтиҗә ясый, бүләкләр тапшыра, кунакларны хөрмәтли… Һәркемдә бәйрәм рухы, һәркем эше буенча «шигъри бүләкләр» кабул итә. Ә шигъри юлларны (ул чакта завуч) Рәмзия Заһировна чыгарган иде. Һәр җитәкчегә, һәр мәктәпкә шигъри юллар яңгырады бу матур кышкы иртәдә. Тимершык урта мәктәбенең бер төркем укытучылары – «Чегәннәр төркеме» булып кереп, рәхәтләнеп биетеп, җырлаттылар, тормыш юлларын «юрадылар». Өлкән чегән Шамил Зиннурович янына килде, кулын кулына алды һәм киләчәген әйтеп бирде. Шамил Зиннурович көлә дә көлә. Ул рәхәтләнеп көлә иде, хәтта көлгәндә күзеннән яшьләр дә чыга иде. Чегән: «Сезгә аяклы байлык килә, ул сезне байлык-муллыкка күмәчәк, өегезгә бәрәкәт алып киләчәк», – диде. Әйе, озак та үтмәде, Шамил Зиннуровичлар сыер алдылар. Чегән юраган юш килде.
- 1996 ел. Район олимпиадасына җәяү барабыз. Мин һәм 3 кыз (ул вакытта җәяү бару гадәти хәл иде). Районга җиткәнче җәяү бардык, кайбер урыннарны җитешмәбез дип йөгереп тә үттек. Шамил Зиннурович нәрсә белән килүебезне сорады, җәяү икәнне белде. Олимпиада беткәч, үз машинасы белән кайтарып куйды. Шул елны 3 укучыбыз да призлы урын яуладылар. Шамил Зиннуровичның кешелекле, ярдәмчел булуына мин һәм укучыларым сокланып карадык.
- Миңа 50 яшь тулды. Мәктәптә укучылар, укытучылар һәм элеккеге укучылар белән портрет-кичә үткәрдек. Кичәгә тәбрикләү өчен Шамил Зиннурович килде. Йөрәк формасындагы савытка салып, табак-савытлар бүләк итте. Үзенең эчкерсез котлавын җиткерде. Хәзер һәр көн шуннан Шамил Зиннуровичны сагынып чәй эчәбез, безгә килгән һәркем бу бүләк тарихын белә. Аның катнашында үткән район һәм мәктәптә очрашуларның һәрберсе – олы тәрбия чарасы буларак истә калды.
Шамил Зиннурович һәр язучы, шагыйрь, драматург белән таныш, хәтта күбесенең әсәрләрен, шигырьләрен яттан белә, һәрчак яңа чыккан китаплар белән кызыксына, һәр очрашу барышында чыгыш ясый, аның һәркемгә үзенчәлекле чыгышы әзер иде. Тирә-юньдәге һәр кешене сокландырырлык тагын бер күркәм сыйфаты бар иде Шамил Зиннуровичның. Укытучыларны чын күңелдән хөрмәт итә иде ул. Хәтере искиткеч, исемнәрне генә түгел, туган көннәрне дә яхшы хәтерли иде. Без, укытучылар, аңа сокланып карадык. Чөнки ул күңеле һәм уйлары белән генә түгел, ә тышкы кыяфәте белән дә күзләрне иркәли иде. Ул балкып торган йолдызны хәтерләтүче, бу дөньяга яктылык, нур сибүче, чиста күңелле җитәкче иде. Ә бит ул тормышының ямен күңеле белән дә тоеп яшәде.
- Фәнис Яруллин һәм Нурсия ханым белән чираттагы очрашу вакыты. Без укучыларым белән Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» әсәре буенча армиягә китү вакытын сәхнәләштереп күрсәттек. Мәрхүм Фәнис Яруллин: «Нәкъ шулай күрсәттегез, яшьлегемә кире кайтардыгыз», – дип күз яшьләре аша безгә рәхмәт белдерде. Шамил Зиннурович, басып: «Аны Тимершыклар гына шулай оста башкара!» – диде. Укучыларым һәм минем өчен шушы җөмлә олы сөенеч иде.
Аның гүр иясе булуы белән бер дә килешә алмыйм. Ничек инде Ходай шундый күпкырлы шәхесне яшьләй үз янына ала? Ни өчен? Әле бит аңа хәләле Зөлфия, улы Зөлфәт, кызы Алия гаиләләре һәм оныклары, туганнары белән тормышта шатланып-сөенеп яшисе дә яшисе иде. Халык телендә һәр нәрсәнең «үз көе» була диләр. Әйберләрнең генә түгел, хәтта кешеләрнең дә үз көе була икән. Табигатьтә урман, тау, дала тынлыгы җанга якын көй дип саналса, кешеләр күңелендә көйләр бер төрле генә булмый, ул кешеләрнең уйларыннан, кичерешләреннән туа.
Шамил Зиннуровичның да «үз көе» бар иде. Аның «көе» безне һәрвакыт белем һәм тәрбия дөньясына алып керде. Күңелебезне тынычландырып, куандырып яшәде. Аның «көе» – тыйнаклык, сөйкемлелек һәм гадилек иде.
Истәлекләр, истәлекләр… Алар үткәннәр өчен сөйләнми, алар бүген һәм киләчәк заманнар өчен сөйләнә. Истәлекләрнең хәтере озын һәм нык.
Бер күргәнне һич онытмады,
Бер белгәнне һич җуймады.
Бүгенге эшне иртәгә диеп,
Бер читкә алып куймады.
Йолдыз булып балкып атылды ул,
Һәм калдырды якты, нурлы эз.
Тыныч йокы бакый дөньялыкта,
Әй, кадерле, хөрмәтле җитәкчебез.
Тимершык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәмфирә НУРУЛЛИНА.
РЕДАКЦИЯДӘН: Зиннуров Шамил Зиннур улы исән булган булса, аңа әле 11нче августта гына 59 яшь тулган булыр иде. Әлеге шәхес турында җылы истәлекләр, юксыну хисләре белән бүлешү очракларына еш тап булырга туры килә. Яхшы кешеләрнең гомерләре озын булмый, диләр еш кына, үзем Шамил абый белән якыннан таныш булмасам да, аның хакында үзе исән чакта ук ишетеп, яхшы таныш идем. Сабада шундый киң күңелле, эчкерсез кеше яши, дип минем дусларым гел телгә алалар иде аның турында. Әле шушы язманы әзерләгән чакта, Шамил абыйның улы, минем дустым, популяр җырчы-журналист, телевизион тапшырулар аша да яхшы таныш Зөлфәт Зиннуров белән дә аралашып алдым. Югалтулар бик авыр, аны күз алдына китереп булмый, бары күтәреп кенә була. Шамил абыйның гаиләсенә, якыннарына сабырлык телим. Бүген бу шәхесне телгә алуыбыз, аңа дога булып ирешсен.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Ул безнең күңелләрдә яши,
Комментарии