Кем нишли, йолдызлар эшли

Кем нишли, йолдызлар эшли

Узган атнада халкыбызның күркәм бәйрәме Сабантуйны да гөрләтеп үткәреп җибәрдек. Авыл, район халкы чын күңелдән, рәхәтләнеп күңел ачканда, татар эстрада артистлары нәрсәләр эшләде икән? Кем ничә Сабантуйда катнашкан? Бу бәйрәм күңелле үткәнме? Шушы сорауларга җавап эзләп, татар җырчылары арасында кечкенә генә сораштыру уздырырга булдык.

Илназ БАҺ һәм Гүзәл ИДРИСОВА: «БЕЗНЕҢ ӘТӘЧНЕ ТАЛАДЫ»

– Сабантуйларда гел катнашабыз. Әле дә Сабантуйдан кайтып кына килүебез. Бу бәйрәмнең күңелсезе булмый да инде. Өч көнгә икешәр сабантуйлар уздырдык. Кукмара, Минзәлә, Сарман районнарында 7 Сабантуе оештырып кайтып киләбез. Әле тагын барасы бар.

– Сер булмаса, Сабантуенда чыгыш ясау ничә сумга төшә?

– Безнең чыгышның ничә сум булуы ничек чакырудан тора. Әйтик, кайбер районнар берничә җыр башкарыр өчен генә чакыра, кайсыларындадыр бәйрәмне башыннан ахырына кадәр алып барырга кирәк. Әгәр дә биючеләр, команда белән җыелып чыгыш ясауны сорасалар, бәя, әлбәттә, кыйммәтрәк була.

– Быелгы Сабантуйлар нәрсә белән истә калды?

– Сарман районы Күтәмәле авылында безгә әтәч бүләк иттеләр. Шуны алып кайтып, үзебезнең әтәч янына җибәргән идек, чукыган шуны. Бик күңелле дә түгел инде, ләкин искә алырга кызыклы вакыйга.

Изображение удалено.Рафил ҖӘЛӘЛИЕВ: «ЙОМЫРКА ТӘГӘРӘТКӘННӘРЕН КҮРГӘН ЮК ИДЕ»

– Быел Балтач районы Шубан авылы, Саба районы Лесхоз авылы Сабантуенда катнашырга насыйп булды. Хәзер бу бәйрәм бик күңелле үтә, кеше дә күп йөри. Милли уеннардан тыш, кызыклы, яңа уеннар да өстәп торалар. Төрле җирдә төрлечә инде. Әйтик, Саба районы Лесхоз авылында быел парлы уеннар күп булды. Мәсәлән, без авызга кашык кабып, аңа йомырка куеп ярышуны беләбез. Бу – гадәти уен. Ә анда быел ясалма зур йомырка тәгәрәттеләр. Белмим, ул йомырканы нинди материалдан ясаганнардыр, ләкин ир белән хатынның бер-берсе белән узышып, шуларны тәгәрәтүе күңелле булды һәм истә дә калды. Андый уенны күргәнем юк иде.

– Әгәр үзегезнең туган ягыгызга Сабантуйга чакырсалар, анда кайтып, бушлай чыгыш ясар идегезме?

– Нишләп әле кайтмаска ди? Кайтам, әлбәттә. Ләкин ул алдан ук сөйләшеп куелган булырга тиеш. Кайчак, бәйрәмгә бер-ике көн кала шалтыраталар. Ул вакытта инде килешенгән райондагысын кичектерергә туры килә. Аннары, алдан сөйләшеп куелган, барысы да әзерләнгән һәм бар ягы да уйланган сабантуйлары гөрләп үтә. Дөрес, оештыручысы да, җаваплы кешесе дә булмаган бәйрәмнәрдә дә катнашырга туры килә. Мондыйларында гел син тиеш булып каласың. Менә шундый моментлары булмаган очракта, нишләп әле кайтмаска ди?

Изображение удалено.Ризат РАМАЗАНОВ: «БЕР КАПЧЫК БОДАЙ ОТТЫМ»

– Сабантуйларда гел катнашырга тырышабыз. Быел өч сабантуйда катнашырга насыйп булды: Чүпрәле һәм Минзәлә районнарында. Сабантуйлар күңелле үтә, кеше дә күпләп йөри. Халыкның күбесе Сабантуй карарга килсә дә, кайберләре «сезне генә карарга килдек», «телевизордан сез бөтенләй дә бүтән төрле икән», «концертларыгызга киләчәкбез әле», дип әйтүчеләр дә күп булды. Киләсе елга тамашачы җыйдык инде. Халык килгәч, синең иҗатыңны хөрмәт иткәч, күңелгә рәхәт.

– Сабантуйга сезнең киләсегезне белгәч, бүләк тә алып килми калмаганнардыр?

– Әйе. Хәзер концертлар белән йөргәч тә, «фанатлар» күп. Безнең иҗатны хөрмәт итүчеләр искитмәле чәчәк, җиләк-җимеш, чикләвек букетлары алып килгәннәр иде. Гомумән, һәр елның да үз Сабантуе, үз кызыгы. Оештырган уеннарда үзебез дә катнаштык әле. Мин менә бер уенда бер капчык бодай да оттым.

Изображение удалено.Ләйсән ГЫЙМАЕВА: «АВТОБУСЫБЫЗ КАЙТЫП КИТТЕ»

– Быел Сабантуйларга бай булдык. Балтач районы Нөнәгәр авылында, Саба районының Сатыш һәм Кибәчедә, Лаеш үзәгендә һәм Державино авылында эшләргә насыйп булды. Лаешта кызык та, шул ук вакытта кызганыч та хәлгә очрарга туры килде. Бөтен киемнәребезне төяп алып килгән, без киенеп-чишенә торган автобусның шоферы безгә әйтмичә генә Казанга китеп барган. Барлык күлмәкләр дә, машина ачкычы да шунда китте. Бер күлмәкне алыштырмый гына бөтен Сабантуен эшләп чыгарга туры килде. «Бу Ләйсән бер генә күлмәк белән килгән икән» дип уйлагандыр инде Лаеш халкы. Әле бит көнгә икешәр бәйрәм, моннан соң башкасына да барырга кирәк. Бер машина табып, Казан юлында теге автобусны куып җитеп, туктатып, кирәк-яракларны алырга туры килде.

Изображение удалено.

Алсу-Азат ФАЗЛЫЕВЛАР: «СОКЛАНЫП КАЙТТЫК ӘЛЕ»

– Башка артистлар кебек үк, без дә Сабантуй вакытында гел эшлибез инде. Әлегә өч Сабантуйда булырга туры килде. Бер көн Минзәлә районының үзендә, бер көн Әтрәкле авылында һәм бер көн Әтнә районы Бәрәскәдә чыгыш ясадык. Сабантуйларга гына түгел, авыл көннәренә дә чыгыш ясарга чакыралар. Үзебезнең туган якка да чакырганнар иде, ләкин ул көнне башка җирлек белән килешкән идек, шуңа да бара алмадык.

– Быелгы Сабантуйлар нәрсәсе белән истә калды?

– Ел саен шул бер үк күренеш инде Сабантуйда дисәләр дә, елдан-ел үзгә ул. Без быелгы Сабантуйларга сокланып кайттык. Халык актив. Уеннарда да теләп катнаша, артистлар белән дә мәйданга чыгып бии. Шуның белән истә калды ул.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сораштырды

Комментарии