Күңелләрне баеткан очрашу

Күңелләрне баеткан очрашу

Барыбыз да бер Казанда кайнасак та, күпләребез район, авыл җирлекләреннән. Шуңа күрә зур калада үз якташыңны очратсаң, туган ягыңа, өеңә кайткандай буласың. Аралашып туя алмыйсың, таныш-белешеңнең хәлен сорашасың. Туган нигезне күрергә сусаган җаннар туена, байый. Шөкер, якташлар белән очрашып торырга мөмкинлекләр зур бүген. Күпчелек районнарның якташлык җәмгыятьләре дә уңышлы гына эшләп килә. Үзем Арчадан булганга мактанып әйтүем түгел, тик Тукай ягы якташлары җәмгыяте иң нәтиҗәле эшли торганнарның берсе дип беләм. Ел саен Тинчурин театрында зурлап хисап концерты уздырыла, ел әйләнәсендә дә якташларны җыйган чаралар булып тора. Ә менә быел яңа матур гадәткә башлангыч бирелде: күптән түгел Арчадан чыккан әдипләрне бергә туплаган булсалар, узган атнада районда арчалы журналистларны җыйдылар.

Арчаның талантларга бай булуын әйтеп, берәүне дә шаккаттырып булмый. Әнә, бу чараны оештыручылар да республиканың төрле мәгълүмат чараларында хезмәт куючы ике дистәдән артык журналистны барлаган. Шунысы игътибарга лаек: оештыручылар чарага Әгъзам Фәйзрахманов, Мөнир Абдуллин, Гадилә Нургали, Рәфыйк Юныс, Риман Гыйлемханов, Илфат Фәйзрахманов, Ильяс Фәттахов кебек журналистикада саллы эзен калдырган мөхтәрәм каләм ияләрен генә түгел, һөнәргә яңа гына килеп кергән яшь журналистларны да дәшкәннәр иде.

Башка районнарның борынына чиртү өчен «әйдә, ярар» дип кенә уздырылган чара булмады бу. Эшлекле сөйләшү, тәҗрибә алмашу, киңәшләшү рәвешендәге түгәрәк өстәл булды. Район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев та якташ журналистлары белән очрашырга вакыт тапты. Бу җитәкченең күпчелек журналистлар белән беренче тапкыр күрешүе, танышуы иде әле. Районда бар да яхшы, дип, барысын да мактап утырмады ул, ихлас сөйләште, авырткан урыннарның барлыгын да яшермәде. «Узган ел безнең район – бөек Тукайны биргән Арча – милли мәгариф буенча республикада 30нчы урынны алды. Аңа шартлый яздым инде», – дип борчылуын уртаклашты ул. Район башлыгының милли мәгариф дип җан атуы сөендерде. Югыйсә, Арчада татар мәктәпләре бетә бара дип хафага кала башлаган идек бит инде. Шөкер, җитәкчелек проблеманың барлыгын белә, аны хәл итү юнәлешендә эш алып бара икән. Илшат әфәнде журналистларга да эш кушты әле: үзебез хезмәт куйган матбугат чаралары аша ата-аналар белән күбрәк эшләргә, аларга татар телендә белем бирүнең әһәмиятен аңлатырга кирәк. Юкса, җитәкче татар мәктәпләрен арттырыйк дип сөйләгәндә дә, ата-аналар каршы килергә тора бит хәзер, янәсе, БДИны урысча бирәсе бар, урысча укысыннар…

Район башлыгы каләм әһелләренең сорауларына да җавап бирде, алардан киңәш тә сорады. «Мин Арчадан чыктым, Арчаны мактыйм гына, дип эшләгез димим. Тиешле урында чеметеп алырга да кирәк. Чирен яшергән – үлгән, диләр бит. Без күреп бетермәгәнне, бәлки, сез күрергә ярдәм итәрсез», – дип тәмамлады сүзен Илшат Нуриев.

Эшлекле сөйләшүдән соң журналистлар өчен район буенча кечкенә генә сәяхәт тә оештырылды. Ничек яши, нәрсә сулый икән Арчабыз? Яңартылган 3нче мәктәпне, сәнгать мәктәбен дә күрдек, милли кадрлар әзерләү үзәге булган педагогия көллиятендә дә булдык, авыл хуҗалыгы тармагында уңышка ирешкән эшмәкәрләр белән дә күрештек. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Гарифҗанов та, Казан арты музее директоры Шәфигулла Гарипов та журналистлар белән бергә йөрде, һәр тәкъдимне, киңәшне теркәп бардылар. Алар кәгазьдә генә калмас, гамәлгә дә ашырылыр, якташ журналистларны җыйган чара да соңгысы булмас дип ышанасы килә. Якташ журналистлар берлеге булдыру да юкка булмасын, эш күрсәтсен иде (аның җитәкчесе булып бертавыштан «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның сайлануын да әйтергә кирәк. – Авт.)

Файдалы очрашу булды бу. Үз районым өчен мин нәрсә эшли алам соң әле, дигән уй белән кайттык Казанга. Илшат Габделфәртович әйткәнчә, кирәк урында тәнкыйтьли дә, мактый да алабыз. Ә район җитәкчелеге үз чиратында якташларны шулай очраштырып тора ала. Очрашу дигәннән, Арча якташлары җәмгыятенең еллык җыены быел аеруча зурлап үткәреләчәк. 7, 8нче апрельдә Тинчурин театрында «Шүрәле – Былтыр маҗаралары» дип аталган театральләштерелгән концерт-тамаша оештырыла. Димәк, бик тиздән якташлар белән тагын күрешәчәкбез, тагын күңелләрне баетачакбыз әле. Арчалылар әлеге тамашага теләге булган һәркемне чакырып кала. Театр кассасы телефоны: (843) 238-56-17.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии