Үктәбер бәйрәме

Без мәктәптә укыган чакларда Яңа ел, 1нче Май, Сабан туе һәм октябрь бәйрәмнәре генә була иде. Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен хәллерәк кешеләр шыпырт кына якыннарын чакырып кына уздырды. Диннең тыелган еллары. Без бит октябрят, пионер, комсомол булып 10нчы классны тәмамлап чыккан буын. Соңрак югары уку йортларына кереп, арурак эшкә урнаша алганнар коммунистлар да булды. Җитәкче кешегә коммунист булу мәҗбүри иде. Андыйлар бик тиз яраклашты, партиягә керде.

Октябрь бәйрәме якынлаша. Басу-кырларда эшләр төгәлләнгән. Бакчаларда да җыясы җыелган. Халык бар булганына шөкер итеп, кышка әзерләнә. Мәктәптә бәйрәмгә әзерлек эшләре алып барыла. Лозунглар языла, искеләрен барлап, флаг, транспарантлар санап куела, мәктәп ишек алдында репетицияләр ясала. Дәресләрдән соң да кайту юк, классларда җырлар кабатлыйбыз, яңаларын өйрәнәбез. Сарманда параллель дүрт класс (берсе генә урыс телендә). Һәрберсендә утыздан артык бала. Укытучылар коллективын да кушсаң, меңгә якын кеше. 1 Май, Октябрь демонстрацияләрен мәктәп үткәрә. Директорны райком тикшереп тора. Ул еллардагы җырлар: «Без чыныктык көчле давылларда, курыкмадык уттан, ялкыннан. Рәхмәт сәламебез барып җитсен Татарстан, татар халкыннан. Кушымта: Җырлый бар халык, яза бар каләм Сталинга сәлам, Сталинга сәлам!» Тагын берсе: «Без октябрь баласы, октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы». Ә бит чын күңелдән ышанып җырлыйбыз. Мәктәптән кайтуга кысыр умач, бераз черек бәрәңге кырып алабутадан пешерелгән ипи булса, шуннан да яхшы тормыш юк дип уйлыйбыз.

Менә бәйрәм көн. 1952нче ел булып хәтердә калган. Ул елны кар әле төшмәгән, җирне катырган иде. Инде өченче ел бәйрәмнәрдә генә саклап кия торган ботинкамны кидем. Ләкин ул кыса. Аяк-кулларның бик үсә торган мәлләре. Шулай да бармакларны бөкләп киеп, ботинканы дегет белән ялтыратып киттем бәйрәмгә. Демонстрация мәктәп ишек алдыннан кузгала. Алда унынчы класслар, артта башлангычлар. Һәр класска икешәр флаг, транспарант. Һәр класс янында класс җитәкчесе. Ул безнең яннан атлый. Транспарант, флагларны бик тәртипле укучыларга гына тоттыралар. Бу үзенә күрә дәрәҗә дә әле. Соңыннан мәктәп складына алып кайтып тапшырасы. Миңа ул эшне тапшырмадылар. Юк, эш тәртипсезлектә түгел, мин класста башлап җырлаучы. Директор, тагын 2-3 ир-ат укытучы, кычкырып: «Яшәсен Бөек октябрь революциясенең фәлән еллыгы!» диюгә, «Ура!» кычкырып күтәреп алабыз. Бөтен көчкә «Ура» кычкырабыз. «Яшәсен коммунистлар партиясе!» – «Ур-ра!» «Яшәсен бөек юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталин!» – «Ур-ра!» Сарманның үзәк урамыннан (Ленин урамы. Хәзер дә шулай әле. Авт.) аскы урам буйлап колонна белән йөреп, арып, райком каршына килеп тезелешеп тукталабыз. Тактадан эшләнгән «фәлше» генә трибуна. Анда бер-ике райком кешесе белән бер-ике исполком кешесе басып безне сәламли. Урын тар булу сәбәпле, башка оешма җитәкчеләренә урын юк. Митинг та, башка бәйрәмнәр дә фәкать татар телендә генә иде. Митингтан соң, тагын җырлап, мәктәп ишек алдына кайтып тезеләбез. Малайларның ушлыраклары кайтыр уңайга тыкрык саен качалар, югалалар. Мәктәпкә кызлар гына кайтып керә, диярлек.

Мәктәптән чыккач, директор Кәримов абыйларның өе артында (өйләре мәктәп ишегалды почмагында гына иде) ботинкаларымны салып, кулыма тоттым. Носкины жәлләп, мәктәп белән өй арасы шактый ерак булса да, яланаяк кына элдерттем. Аяк бармаклары кысылудан берни сизмәскә әйләнгән, каткан җирне дә, суыкны да абайламадым.

Без ышанып кергән комсомол да, партия дә юк хәзер. Демонстрацияләр дә бетте. Советлар Союзы үзе дә юк. Ул заманнарны хәтерләгән 80 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге без генә яшәп яткан булабыз.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Үктәбер бәйрәме, 2.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии