Әсхәтемнең туган көне

Бүген дә Рәсимәләргә кунаклар килде. Алар ике кыз – Резидә белән Гөлкәй. Үткән ел урта мәктәпне тәмамлап, хәзер дәүләт университетының бүлеге студентлары. Алар укытучылары Рәсимә апа белән Әсхәт абыйның хәлен белергә килгән.

Рәсимә – чәченә чал керә башлаган мөлаем хатын, аларны ачык йөз белән каршы алды. Һәм кунак кызлар ярдәме белән җәһәт кенә табын әзерләргә тотынды.

– Үзегез дә ишеткәнсездер, бәгырькәйләрем, абыегыз бу дөньяда юк инде хәзер, – диде ул ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен сөртә-сөртә.

Шул арада кыяр-помидорларны турап куйды, башка тәм-томны урнаштырды.

– Бигрәк тә иртәрәк китте шул бу фани дөньядан. – Ул тыелгысыз күз яшьләрен алъяпкыч чите белән сөртте дә кызларның сораулы карашларын күреп, сүзен дәвам итте. – Май аеның матур бер көне. Мәскәүдән, Самарадан кызларыбыз Алия белән Галия, Казаннан улыбыз Ирек әтиләренең туган көненә кайтырга тиеш иде. Иртәдән үк әтисе белән каз-үрдәкләрне ашаттык, аннары су буена төшердек. Шуннан соң чәй эчтек тә кибетләргә чыгып киттек. Туган көн бүләге дип, Әсхәткә бик матур, затлы кыска җиңле күлмәк һәм кәләпүш алып бирдем. Миңа исә ул, туган көнем кышын гына булса да, мөслимәләр бәйли торган бик матур яулык бүләк итте.

Аннары балалар кайтышка дип, мин өй җыештыра, гөлләргә су сибә башладым. Әсхәт йорт тирәсендә маташырга булды. Соңгы араларда кан басымы уйный, еш кына 200дән узгалый иде, шунлыктан даруларын да гел үзе белән йөртте. Шунда аның тырма-көрәкне читкәрәк алып куйыйм әле дип сузылуы була, йөрәге чәнчеп китә. Өйгә ул сул ягын тотып, агарынып, чәч бөртеге төпләренә кадәр тир чыккан килеш керде. Бер-ике сулыш алды да идәнгә сыгылып төште, тотарга да өлгерә алмадым. Шунда ук җан да бирде…

Рәсимә апа да, кызлар да тагын күз яшьләрен сөртеп, авыр сулап тын калды. Бу тынлыкны Резидә бозды:

– Апа, беләсездер инде, Әсхәт абый яраткан укытучыбыз гына түгел, 5 класстан ук сыйныф җитәкчебез дә иде. Бик якын булды ул безгә, аның турында бары тик яхшы, матур истәлекләр генә саклана. Әсхәт абыйның нинди булуын күрсәткән бер вакыйга сөйлим әле. Яхшы хәтерлим. 5 сыйныфта укыганда Әсхәт абый безне, егермедән артык малай-кызны, урманга экскурсиягә алып китте. Я Хода, андагы матурлыкны күрсәгез. Бөтен җирдә яшеллек, җанлылык, табигатьнең гөрләп уянып, чәчәк ата башлаган чагы. Рәхәтләнеп уеннар уйнадык. Башта малайлар качты, без эзләдек. Шунда кызлардан берәү: “Әйдәгез, бу юлы эзләп тормыйк, үзләрен кызык итик әле”, – диде. Барыбыз да кайтырга дип, юлга чыктык. Шунда сыйныф җитәкчебез: “Ярый алайса, сез, кызлар, әкрен генә кайта торыгыз, ә мин ышыкланып карап торыйм әле, малайлар нишләр”, – дип бездән калды.

Озак та үтмәде, Әсхәт абый малайлар белән безне куып та җитте. Тегеләре күбесе агач башына менеп яшеренгән. Эзләвебезне көткән-көткән дә, эзләүче түгел, бернинди ләм-мим дә булмагач, төшеп, үзләре юлга чыккан. Барысының да диярлек борыны салынган иде… Апа, кайгыгызны чын күңелдән уртаклашабыз, Әсхәт абыйның рухына дога кылабыз, – диде Резидә кулларын күтәреп.

– Абыебызның урыны җәннәттә булыр, Алла боерса, – дип өстәде Гөлкәй.

Яхшы кеше онытылмый ул. Бигрәк тә яраткан укытучылар укучы күңелендә озак еллар саклана. Әйе шул, урыны җәннәттә булса иде.

Салих ЗАРТДИНОВ.

Аксубай районы, Иске Ибрай авылы.

Ял итү рәхәт тә соң!

Табигатебез искиткеч безнең. Мин моны күп тапкыр кабатлаганым бар. Ә Баулы шәһәрендә урнашкан “Березка” инвалидларны тернәкләндерү үзәге моны меңенче тапкыр раслады.

Тукай әйтмешли, гаскәр кеби тора чыршы-нарат һәм башка агач- куаклар. Бакчаларны алмагач, чияләр бизи…

Мин 7 майдан 4 июньгә кадәр ял иттем. Бу чорда кошлар тәүлек буе концерт куя. Һәркайда чисталык, тәртип.

Дежур торучы Кадрия Хаҗиева ачык йөзле, тәмле телле, эһ, дигәнче, безне тиешле урынга урнаштырды. Ашау-эчү иркен, кибетләргә йөрисе юк, экскурсияләр оештырыла, кыскасы, һәр чара сәгать механизмы кебек дөрес алып барыла. Җиңү парадына да барып кайттык. Бик матур кояшлы көнне Сабантуй үткәрделәр. Ул туган якныкыннан да күңеллерәк узды. Бу игътибар үзәгендә без булганга да шулай тоелгандыр. Күңелле җырлар астында төрле уеннарда көч сынаштык. Бәйрәмнең иганәчесе Гадилә Хәерова булды.

Дәвалау курслары турында язып та бетерерлек түгел. Массаж ясаучы Гөлфия Мөстәкыймова, директор Ландыш Гарифуллина, өлкән шәфкать туташы Алсу Якупова, терапевт Н.Чурикова, Флүзә Әхмәрова һәм башка барлык хезмәткәрләр үз эшләренең остасы, искиткеч шәхесләр. Үз эшеңә гашыйк булып эшләп була икән, язмамда шуны гына әйтәсем килгән иде. Бу ял күңелдән мәңге чыкмас.

Мәкъсут НУРИЕВ.

Аксубай районы.

Хатирәләр

Без 80нче мәктәпне 1955 елда тәмамладык. Класста 25 кыз идек, өчебез юк инде. Быелгы очрашуда 9 кеше җыелдык. Таралышканга – 55 ел, ә күбебез белән 30 ел күрешмәгәнбез икән. Башка кызларны таба алмадык. Очрашуны оештыруда Әминә Кулиева башлап йөрде. Ул дини белемле, мәчеттә укыта. Кызларыбыз барысы да төрле өлкәдә зур уңышка ирешкән, ул, кыз үстергән, оныклар тәрбиялиләр.

10 классны тәмамлагач, педагогика институтына кермәкче идем. Башка фәннәрне “4”кә-“5”кә бирсәм дә, рус телем “2”ле булды. Шуннан заводка барып, эшкә кердем. Фәнне үзләштерү укытучыдан тора шул. Рус теле укытучыбыз сугыштан контузия алып кайткан ир кеше иде. Ә мин кечкенә генә ябык бер кыз. Дәресемне ничек кенә тырышып өйрәнеп барсам да, “3”ледән артык билге алмадым. Ә матур кызларга укып килмәсәләр дә, “5”ле куя иде. Шуннан рус телен бөтенләй укымый башладым. Бер очрашуда классташым Наилә Бәдретдинова: “Син бит яхшы укый идең, һаман гади эшче булып йөрмәссең, берәр җирдә белем алырга кирәк”, – дип киңәш бирде. Уйлап карадым да Тукай урамындагы техникумга имтиханнар бирдем. Барысын да “4”кә. Соңгысы рус теленнән инша иде. Мәктәпне тәмамлавыма – 11 ел. Күрше кызының иншалар дәфтәрен алдым да киттем имтиханга. Тактага темалар язылды. Беренче, икенчесе дәфтәрдә юк. Ә өченчесен таптым һәм яшереп күчерә башладым. Укытучы яныма килеп, русча: “Күзегезне бозып утырмагыз”, – диде. Мин: “Рәхмәт”, – дидем дә дәфтәрне өстәл өстенә каршыма ук куйдым. Имтиханны шулай тапшырып кайтып киттем. Берничә көннән документларны алырга барсам, конкурстан үткәнмен. Үземә дә кызык булып китте. Шулай итеп, 3 ел укыдым. Механик һөнәре алып, цехта бүлек начальнигы булып эшләдем. Ул вакытта эшчеләр 300-500 сум иде. Ә мин 50 сум аванс алдым. “Бу акча нәрсәгә җитә, мине кире гади эшче итеп күчерегез”, – дип, цех начальнигына кердем. “Бер дә борчылма, сиңа премия язармын, нәрсәгә азапланып укыдың соң? Станок бер кая да качмый ул”, – дип киңәшләрен бирде. Бик акыллы кеше иде, мәрхүм. Техникумда алган белемем өчен мин укытучыларыма бурычлы. Алар чын мөгаллим иде.

Аллага шөкер, ике кызым да 48нче мәктәпне тәмамлап, югары уку йортында укыды. Инде оныкларым да югары белемле. Хәзерге балалар бик иркә, көйсез. Укытучыларга бик авыр эшләве. Барысына исәнлек-саулык телим.

Фәүзия ЗАРИПОВА.

Казан шәһәре.

Сәламәтлегең ни хәлдә?

Республикада бушлай тикшеренү узарга мөмкинлек бирүче Сәламәтлек үзәкләре ачылу турында ишеткәнем бар иде. Ләкин һаман шунда бармый йөрдем. Беркөн җыендым бит.

Сәламәтлек үзәгенә бару өчен, алдан шалтыратып язылырга кирәк. Казанның Совет районында яшимен. Шуңа караган үзәккә шалтыраткач, Казан пропискасы булмаган кешеләргә республика сәламәтлек үзәгенә барырга кирәклеген әйттеләр. Анысы Нариман урамындагы 112нче йортта урнашкан. Анда шалтыраттым. Телефон трубкасыннан ягымлы тавыш ишетелде:

– Вакытыгыз булса, хәзер килергә мөмкин.

Паспорт белән иминият полисын алдым да җыенып чыгып киттем. Бу мин күз алдына китергән хастаханә булмады. Монда авыру дәваламыйлар, сәламәтлек ни хәлдә булуы турында мәгълүмат һәм шуңа бәйле рәвештә киңәшләр бирәләр икән.

Регистратурада утыручы апа “Сәламәт яшәү рәвеше картасы”на мәгълүматларымны тутырып бирде, нинди бүлмәләргә керергә кирәклеген аңлатты. Алар барысы өчәү икән.

Беренчесендә кан бирәсе. Ә бу иң курыкканым. Шәфкать туташы каршына утыргач, башымны икенче якка борып, күзләремне чытырдатып йомдым. Ул махсус тимер кисәге белән бармакка төртеп алды һәм мин шунда ук: “Уф… котылдым”, – дип җиңел сулап куйдым. Ә ул бармактагы канны махсус приборга куйды.

– Ике минутта кандагы шикәр, холестерин күләмен билгели ул, – диде үзе.

Барысы да әйбәт.

Икенче бүлмәдә авырлык, буй, кул көчен үлчиләр. Болары тәндәге май күләмен белү өчен, ди. Ябыгырга кирәк дип йөри идем, әле өч кило авырлык җитми дә икән. Яшь кенә шәфкать туташы бот, бил, кул чуклары үлчәмен ала башлады.

– Тартасыңмы? Эчәсеңме? Спорт белән шөгыльләнәсеңме? Тумыштан килгән авыруларың бармы? Операция ясатканың булдымы? – дип сораулар тезеп китте.

Барысын да “Сәламәт яшәү рәвеше картасы”на теркәп бара үзе.

Аннан төрле ысуллар белән трубкага өрдереп, үпкә күләмен үлчәде. Ул трубка махсус аппаратка тоташкан. Берәр минуттан аппарат нәтиҗәләрдән график сыза башлый. Аннары беләктәге, аяктагы кан юлларының үткәрүчәнлеген, тәндәге сыеклык күләмен, кан басымын үлчәде. Ике-өч минутта компьютер барлык тикшеренү мәгълүматларын чыгарып та бирде.

– Ничек анда? – дим, түземсезләнеп.

– Ахырдан барысына да терапевт аңлатма бирәчәк, – ди кыз.

Киләсе бүлмәгә юл тотам. Бу юлы электрокардиография ясыйлар икән.

– Бер дә йөрәгемне тикшерткәнем юк иде, – дим андагы апага.

Ул шакката:

– Укыганда нәрсә карадылар соң сезнең? Беренче чиратта, йөрәкне тикшерергә кирәк бит.

Иелергә-бөгелергә кушып, умыртка баганасын да тикшереп алды. Шулай итеп, тарафыннан макталып, ЭКГ нәтиҗәләрен тотып, терапевт янына киттем.

Ул исә колакка ят сүзләрне аңлаешлы тел белән аңлатырга тотынды.

– Шөгыльләнмәгәч, үпкә күләме бераз кимегән. Җырла, кычкыр, күбрәк аралаш. Йөгерсәң, йөзсәң дә була. – дип киңәшләрен бирә башлады. – Тәәәк… Монысы әйбәт, табигатең шундый… Организмда кальций күләме арткан. Ләкин бу нормаль күренеш. Эремчек, сөт, сыр яратканга шулай ул. Барысы да тәртиптә. Күрәсеңме, компьютер ничек итеп фигураңны ясаган, – дип “норма” дигән графадагы саннарны күрсәтте. – Тешләреңне күрсәт әле, телеңне, тырнакларыңны. Монда да бернинди дефект юк. Фотомодельга барырга кирәк, – диде ул елмаеп.

Сәламәтлегем турында барын да тыңлаганнан соң чыгып китәр алдыннан мондыйрак сөйләшү булды:

– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?

– Журналист, – дим.

– Бәхетле, сәламәт әни итеп күрмисеңмени?

– Әлбәттә, иң олы теләгем шул.

– Сәламәтлегеңне сакла, – диде соңгы сүзе итеп мөлаем табиб.

Ләйсән САБИРОВА

Авылдашлар менә дигән!

Үткән ел минем өчен бик авыр булды. Көтмәгәндә авырып киттем. Яр Чаллыда 10 көн ятканнан соң, Казанга салдылар. Сарман егете Рәшит Гаязов сидек куыгына ике тапкыр операция ясады. Бик авыр кичердем, көн дә кереп, хәлемне белде. Рәхмәт аңа. Торырга ярамау сәбәпле, 36 көн түшәмгә карап яттым. Авырлыгым 56 килограммнан 46га калды. Өйгә кайтканда сөяк кенә идем. Авылдашларым гаҗәпкә калдырды: 30лап кеше кереп, хәлемне белде, исәнлек теләп, дога кылдылар. Алар алдында еладым. Шундый игътибарлы булганнары өчен, рәхмәт үзләренә.

Нурихан МӘРХӘНОВ.

Зәй районы, Бура Киртә авылы.

Комментарии