«Хәзрәткә барып сөйләгәч, ул «дустыгызның урыны оҗмахта» диде»

«Хәзрәткә барып сөйләгәч, ул «дустыгызның урыны оҗмахта» диде»

Кешене һәрчак искә алсыннар һәм онытмасыннар өчен, аның бары тик яхшы кеше булуы да җитә икән. Татар әдибе Фаил Шәфигуллин – әнә шундыйлар рәтеннән. Бүген ул арабызда булмаса да, аны сагынып искә алучылар күп. Узган атнада Каюм Насыйри музеенда оештырылган искә алу кичәсендә моңа тагын бер кат инандык. Шунда җыелган дуслары һәм туганнарыннан Фаил Шәфигуллин белән бәйле истәлекләрен сораштык.

«ФАИЛ ТӨШЕМӘ ГАРМУН УЙНАП КЕРӘ ИДЕ»

– Фаил дустымның арабыздан китүенә 36 ел үтсә дә, ул бүгенгедәй күз алдымда. Аның яшь, чибәр йөзе, буй-сыны һаман күз каршымда тора, – дип сөйләде Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй. – Дөресен әйтергә кирәк, Фаилне беренче тапкыр күргәч, ул миңа әллә ни ошамаган иде. Ләкин дустым, шагыйрь Зөлфәт минем уйларымны аңлагандай: «Җәләй, менә күрерсең, ул синең иң якын һәм аерылмас дустыңа әвереләчәк әле», – диде. Аның сүзләренә инандым: икенче күрешүдә үк Фаил күңел түрендә урын алды бит. Аның кадәр чиста күңелле, аның кадәр самими кеше, аның кадәр юмарт һәм ачык күңеллеләр башка юктыр ул. Шул мизгелдән үк минем иң якын дустыма әверелде дә куйды. Фаил – шәп егет кенә түгел, алыштыргысыз дус та иде. Аның нечкә юморын әйтеп тору да кирәкмидер. Үлемен бик авыр кичердем. Төшләремә дә еш керде: Фаил матур киемнәрдән ямь-яшел чирәмгә басып, гармунда уйный икән. Хәзрәткә барып сөйләгәч, ул «дустыгызның урыны оҗмахта» диде.

«ОЛЫ ШӘХЕСНЕҢ ЯКТАШЫ БУЛУЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ!»

– Фаил абый һәм аның хәләл җефете шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллина белән бер йортта яшәдек. Иң беренче чиратта, бу олы шәхеснең якташы булуым белән дә горурланам әле. Икебез дә Яшел Үзәннекеләр бит! Фаил абый белән гел аралашып тордык, бер-беребезгә кунакка да йөрештек әле. Аның кебек эчкерсез, саф күңелле һәм чын дөресен әйтә торганнар аз бит ул. Булдыклы кешегә тотынсаң – үзең дә үсәсең, булдыксызга тотынсаң, түбән тәгәрисең икән. Моны да аның белән аралашу дәверендә аңладым. Ярый әле юлымда Фаил абый очрады дип шатланам. Ул миңа булышты, авыр чакта ярдәм кулын сузды, – дип искә алды Татарстанның халык артисты, нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров.

УЛ – ЮМОР ПАТШАСЫ

– Фаил абый белән без һәрдаим аралашып яшәдек. Мин «Яшь Ленинчы» газетасында эшләгәндә, Фаил абый «Чаян» юмор-сатира журналының әдәбият бүлеге мөдире иде. Ул беркайчан да үзенең киңәшләрен жәлләмәде: синең язу телең кызыклы, безнең журналга да җибәр язган материалларыңны, дия торган иде. Кызыклы вакыйгалар сөйләп көлдерергә дә өлгерә иде ул. Шуңа да юмор патшасы дибез инде аны. Аның кебек саф һәм чиста күңелле кешене табу кыен. Бүгенгедәй исемдә тора: Фаил абый белән очрашып күрешкәндә ул гел каты итеп кысмыйча, әкрен генә күрешә иде. Шул кулын «авырттырмыйм» дия сыман иде. Аның миңа тигән бер ярдәмен дә онытасым юк. Бәлки, шуңа да аның фаҗигале үлеме турында ишеткәннән соң, берникадәр вакыт шок халәтендә йөрдем. Ышанмаслык, башка сыймаслык хәл иде ул. Кайвакыт уйлап та куям: бүген Фаил Шәфигуллин исән булса, аның әдәби мирасының иге-чиге булмас иде, – дип искә алды язучы Ләбиб Лерон.

ГАЕПЛЕ ҖӘЗАСЫН КҮРМӘГӘН

– Аның үлеменнән соң, балтам суга төшкән күк тойдым үземне, – дип искә төшерде Фаил абыйның хатыны шагыйрә Эльмира Шәрифуллина. – Якын кешеңне югалтудан да яманрак нәрсә юктыр бу дөньяда. Аның фаҗигале рәвештә һәлак булуыннан соң да, бер ел буе полиция юлын таптадым, ләкин барысы да нәтиҗәсез. Ни кызганыч, гаепле кеше табылмады. Аның каравы булышырга әзер торучылар күп иде. Һәркем дә булдыра алганча ярдәм кулы сузды. Гаиләмнең – балаларымның ярдәме һәм көче белән дә аякка бастым.

10нчы ТОМЫ ДА ДӨНЬЯ КҮРЕР ИДЕ

– Әгәр Фаил абый бүген исән булса, без аның 8-10 томлык китапларын чыгару турында сүз кузгатып, янып-көеп йөрер идек. Кыска гына вакыт эчендә аның иҗаты тупланган бу китаплар дөнья да күреп өлгерерләр иде. Бүген әдәбиятыбыз күпкырлы дип әйтсәк тә, юмор белән мактанырлык түгел әле. Әмма безнең Фаил абыебыз татар әдәбиятында юморның ничек кулланылырга тиешлеген күрсәтте – аның хикәяләре моның ачык мисалы. Бик кызганыч, үзем Фаил Шәфигуллин белән бик соң гына таныштым, ләкин шул танышу да җылы булып күңел түремдә тора, – дип искә алды Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов.

Фаил Шәфигуллинның тормыш юлы кыска булса да, ул үзеннән соң бик бай әдәби мирас калдырган. Иң мөһиме – ул үзенең дуслары һәм иҗатын сөючеләр хәтеренә кереп калырга өлгергән. Ә чын язучы өчен моннан да мөһим нәрсә бармы икән соң?!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии