«Тәртип»нең яңадан тууы

«Тәртип»нең яңадан тууы

Сентябрьдә мәктәптә укулар башланган кебек, телевидение-радиода яңа сезон башлана. «Тәртип» тә искәрмә түгел. Хәер, бу сезон әлеге радио өчен, баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтмешли, яңадан туу белән бер. «Татмедиа» составында эшли башлаганнан соң, бер елга якын вакытлары техник якны көйләү белән үткән. Ә менә хәзер иҗат ягын ныклап эшли башлыйлар. Нинди яңалыклары бар, тыңлаучыга нәрсә көтәргә – барысын да «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлевадан сораштык.

– Быел яңа сезонга җиң сызганып, рәхәтләнеп, Аллаһка шөкер үз ешлыгыбыз, төпле командабыз бар, дип, бик күңелле итеп әзерләндек. Без чыбыклы радионы, Татарстан радиосын тыңлап үскән балалар. Шуның да матур үрнәкләрен алып, бүгенге көннең дә яхшысын кушып, кешегә рәхәтләнеп, җайлап кына, бөтен дөнья мәшәкатен онытып торып башлый торган иртә бүләк итәсе килде. Шулай итеп, «Тәртип»ле иртә» тапшыруы туды.

Без аны бик озак уйладык. Алып баручыны да озак эзләдек. Яшерен-батырын түгел, коллектив: «Иртәнге тапшыруны үзең алып барсаң, дөресрәк булыр», – диде. Алып барып карыйм, дип кенә ризалаштым. Ләкин алып бара башлагач, турыдан-туры эфирда тыңлаучылар белән җанлы аралашуны бик сагынганмын, моңа сусаганмын икәнемне аңладым. Чөнки минем 2014нче елда «Тәртип»кә килгәннән бирле туры эфирда юньләп эшләгәнем булмаган икән. «Тәртип» беренче көненнән башлап язмада эшләде бит.

Эфирга ир-ат тавышын да бик озак эзләдек. Ул бик яшь булырга тиеш түгел, тыңлаучы сагынган, бераз югалтканрак кеше булса әйбәт, дип фикерләштек. Бер җыелышта: «Безнең бит Илфат абый Фәйзрахманов бар!» – дигән тәкъдим яңгырады. Моны күктән төшкән табыш кебек кабул итеп, тизрәк үзенә шалтыраттык. Аллаһның рәхмәте, ул да мондый эшкә сусаган икән! Эше күп: өч газета чыгара, умарта тота, даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә, әле тагын без белмәгән күпме һөнәре бардыр. Шулай булса да, ризалашты! Аңа рәхмәттән башка сүз юк! Һәм менә без 1нче сентябрьдән кешегә әйтмичә, шыпырт кына беренче тапкыр иртәнге турыдан-туры эфирга чыктык.

– Ризәлә апа, үзегез әйттегез: «Тәртип» беренче көненнән бары тик язмада гына эшләде. Радиотыңлаучылар турыдан туры эфирны ничек кабул итте?

– Кеше бик сагынган икән: тавышларны да, җанлы аралашуны да. Безне яратып тыңлаучылар бихисап булды, ләкин һәрвакыт бер сорауга килеп төртелә идек: «Кайчан без робот белән сөйләшүдән туктыйбыз?» – дигән шелтә иде ул. Туры эфирда хәбәрләр һәм котлаулар гына чыга иде бит, тыңлаучыларның бөтен шалтыратуларын, фикер-тәкъдимнәрен автомат җавапбиргеч кенә кабул итә иде. Менә, ниһаять, турыдан-туры эфир булдырдык.

– Шыпырт кына башладык, дисәгез дә, даими тыңлаучыларыгыз беренче көннән үк «Тәртип»ле иртә»не тыңлый инде. Әле тапшыру белән танышырга өлгермәгәннәр өчен аңлатып китик: иртәнге эфирда нәрсәләр булачак?

– «Тәртип»ле иртә» дүшәмбе-җомга көннәрендә иртәнге 7дән 10га кадәр була, 8дән 10га кадәр турыдан-туры эфирда алып барабыз. Кешеләрнең элек радиоларга язган кебек кәгазь-каләм тотып хат язуларын кайтарасыбыз килә. Хатлар ала да башладык инде! Аларны иртәнге тапшыруда укыйбыз. «Тәртип»ле иртә»дә уен да бар. Шунысы сөендерә: без татар телен, милләтне үстерү юнәлешендә эшли торган оешмалар белән бик дустанә мөнәсәбәттә, уенда җиңүчеләргә менә шул иҗатташ дусларыбыздан бүләкләр бирәбез. «Әдәби мизгел» дигән сәхифә бар. Башта бик икеләндек, чөнки хәзер аудиокитаплар да күп, башка радиолардан да әсәрләр шактый укыла. Шулай да, укып карыйк, кеше ничек кабул итәр икән, дип тотынып карадык. Мөхәммәт Мәһдиев атналыгы булды, «Без – 41нче ел балалары»ннан Илфат абый белән чиратлашып кызык-кызык өлешләрен укыдык. Кеше кабул итә, тыңлый, ярата икән. Хәзер менә Гомәр Бәширов әсәрләреннән өзекләр укырга җыенабыз. Шулай ук иртәнге тапшыруда шәхесләребезне барлыйбыз, туган көннәре белән котлыйбыз.

Ә 9дан 10га кадәр актуаль бер тема күтәрелә. Радиотыңлаучылардан фикерләр җыябыз, кешене борчыган сорауга эксперт җавабы тыңлатабыз. Белгеч кунак булып тапшыруга килергә дә, җавабы алдан яздырылып куелган булырга да мөмкин. Сәгатьнең икенче өлеше – студиядә чакырылган кунак белән аралашу. Тыңлаучыга кызыклы булган, фикерле шәхесләрне чакырырга тырышабыз.

– Тагын нинди яңалыкларыгыз бар?

– Яңа сезонда хәбәрләр чыга башлады. Бу радиотыңлаучыларыбыз соравы да, көн таләбе дә. Әлегә тапшыру сәгать 9да, 12дә, көндезге 3тә һәм кичке 6да язмада чыга. «Татар-информ»да хәбәрче булып эшләүче Гадел Әхмәтҗанов алып бара. Киләчәктә сәгать саен чыга торган итәргә һәм турыдан-туры эфирда алып барырга ниятлибез.

Белеп бетермәүчеләр булса, шушы бер елда яңа тапшырулардан «Матбугатка күз ату» («Матбугат.ру» порталы җитәкчесе, журналист Данил Сәфәров алып бара), «Тәртип»ле китап киштәсе» (Татарстан китап нәшриятының балалар редакциясе мөдире Айсылу Галиева алып бара) дигәннәр барлыкка килде. Икесе дә милләтнең үзаңын үстерүгә өлеш кертә, дип саныйм.

Гомумән алганда, 30га якын тапшыруыбыз бар. Милли җанлы актив кешеләр килеп эшли аларны.

– Штатта ничә кеше сез?

– Алты кеше. Ярдәмчем һәм программа мөхәррире – Ләйлә Ялалова. Без аның белән «Тәртип»тә беренче көннән бергә эшләдек. Башкарма продюсер – Айваз Садыйров. Ул башка радиоларның тәҗрибәсен өйрәнеп, «Тәртип»не үстерү юлларын эзли торган кеше. Бу юнәлештә бик күп эшләр эшләнде инде. Музыкаль мөхәррир – Ләйлә Шаһиева. Шулай ук бик тырыш кызыбыз Айсылу Лерон пиар һәм SMM (социаль челтәрдә маркетинг) өлкәсе өчен җаваплы. Алмаз Сәйфетдинов – тавыш режиссеры, шулай ук беренче көннән «Тәртип»тә эшләде, үзе бик тәҗрибәле музыкант.

– «Татмедиа» составында эшли башлавыгызга бер ел булды. Нинди нәтиҗә ясый аласыз?

– Чын татар мохите кайнап торган, «Тәртип»не тәртипле итәр өчен бөтен мөмкинлек булган җиргә килеп кердек без. Адым атлаган саен шәхес монда. Татарның бөтен газета-журналы, акыллы, зыялы кешеләре җыелган бинада утырабыз бит. Бик матур өр-яңа студия төзеделәр. «Тәртип»не халыкка кайтарып, безгә халыкка хезмәт итәргә мөмкинлек биргәне өчен, президентыбыз Рөстәм Миңнехановка чиксез рәхмәтебезне белдерәсем килә. Аллаһы Тәгалә һәр кешене үзенең миссиясе, җирдә эшләргә тиешле изге бурычлары белән яралта. Һәм әлеге эшләрне башкарырга мөмкинлекләр дә тудыра икәненә тагын бер кат ышандым. Нинди генә киртәләр аша үткәреп булса да, әгәр дә насыйп икән, әгәр дә бу син эшләргә тиеш эш икән, ул аның юлларын да, иманлы бәндәләрен дә каршыңа чыгара.

– Нинди планнар, хыяллар белән яшисез, Ризәлә апа?

– Минем хыял – киләчәктә FM ешлык аша да Татарстанның бөтен почмагына барып җитү. «Болгар радиосы»нда эшләгән вакытта, без үзебезнең барлыкны белдердек, безне яраттылар. «Болгар радиосы»на рәхмәт әйтәсем килә, алар «Тәртип»нең тавышын Татарстанның бөтен почмагына ишеттерде. Өч елдан артык безне «Болгар радиосы» аша тыңлаган тыңлаучыларны үзебезнең ешлык аша сәламлисем килә. Тырышып эшләү – бездән, техник мөмкинлекләр булдыру илбашларыннан һәм җитәкчеләрдән тора инде. Бар да тәртиптә булыр дип ышанам!

 

«Тәртип» радиосын Казанда – 93,1 FM, Чаллыда – 90,2 FM, Зәйдә 88,0 FM ешлыгында тыңларга мөмкин. tartip.tatar сайтыннан дөньяның төрле почмагында тыңлый аласыз. Шулай ук телефоннарга махсус кушымта урнаштырып та тыңлап була, моның өчен интернет тотуы гына кирәк. Сезнең айфон булса – App Store, андроид платформалы смартфон булса, Play Market программасына кереп, «Тәртип» дип язарга («Тартип» дип язсаң да чыгара) кирәк. Шуннан кушымта чыга, «Установить» дигәнгә басасы гына кала.

 

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии