Ат йөрәкле Фәридәләр

Ат йөрәкле Фәридәләр

Өйнең яме белән, дигән борынгылар. Өйдә тавышлары яңгырап торса гына гаиләләр нык, тормышның мәгънәсе була. Балалары булмау аркасында күпме гаиләләр таркала һәм нәкъ менә сабыйлары хакына гына булса да күпме кеше гаиләсен саклап кала! Кайбер гаиләләргә Ходай үзләре теләгән кадәр, хәтта артыграк та балалар бирергә мөмкин. Ә кемдер гомер буе сөю бәхете татый алмый интегә. Өченче берәүләр исә тормыш чәчәкләрен чит-ятлар кулына ташлап калдырырга да сәләтле. Дүртенчеләре, кеше баласын да үз сабыйларыдай күреп, тәрбияләргә, белем бирергә, тормыш итәргә өйрәтә.

Безнең авылда кызлыкка яки уллыкка бала алучылар юк дәрәҗәсендә иде. Моннан утыз еллар элек кенә бер гаилә ул һәм кыз алган булганнар – бу авылыбыз тарихында бердәнбер очрак дип беләм. Ә менә 7-8 ел элек гаиләләренә бала алып, тәрбия кылырга теләүчеләр булгалады. Ислам абый һәм Фәридә апа Габшакировлар гаиләсендә Динар белән Диләрә инде алтынчы елны яшиләр. Фәридә апа белән Ислам абыйның үзләренең ике уллары бар: Альфред һәм Альберт. Инде егетләр икесе дә буй җиткән, хәрби хезмәттә булып кайттылар. Олы уллары үзенең тормышы белән яши, төпчекләре әле өйләнмәгән. Хәер, Альбертны төпчек дип әйтеп булмый инде хәзер. Алты ел элек, Габшакировлар гаиләсе балалар йортыннан тагын бер малай һәм бер кыз алдылар. Ислам абый белән Фәридә апа – бик тынгысыз кешеләр, эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәләр, йөзәр баш каз да үстереп саталар. Уллары да үзләренә охшаган, тугызынчы сыйныфтан соң икесе дә урта һөнәри белем алдылар, мөстәкыйль тормыш белән яшиләр. Уллыкка бала алырга Габшакировлар күптән уйлаган булганнар. Инде тиешле документларны җыеп бетергәч тә, әле бер елга якын аларга үзләре теләгән балаларны бирмичә йөртәләр. Бәлки, бу Динар белән Диләрәнең бәхетенә булгандыр.

– Кызыбыз булмады бит, күптән кыз алырга хыялланып йөри идем инде. Динарны да күргәч үк үз иттек. Берсе-берсенә иптәш булыр дидек тә, икесен дә алып кайттык. Динар безнең җырларга ярата. Инде зур үсте, Аллага шөкер! Өйдәге бар эшне дә кырып-себереп эшләп бара. Диләрә миңа охшаган, елаграк. Алай да тырыш бала, – дип шаяртып алды Фәридә апа.

Диләрә, әле бик кечкенә булуына да карамастан, шикәр авыруы белән авырый. Тик Габшакировлар кызчыкның авыру булуыннан куркып калмаганнар. Динар белән Диләрә бертуган булмасалар да, Динар аны сеңлесе кебек карый икән. Мондый авыру белән авыручылар нинди кыенлыклар кичерүләрен үзләре генә беләдер. Даруны вакытында кабул итәргә, кандагы шикәрне даими тикшереп торырга кирәк. «Динар Диләрә турында кайгыртып, гел даруларын эчереп, уколын кадап, кызның хәлен белеп тора», – дип мактады миңа Фәридә апа. Динарның да, Диләрәнең дә туганнары да, әниләре дә исән-сау. Динарның бертуган апасы һәр елны туган көненә килеп йөри. Ә Диләрәне нишләптер бөтенләй «онытканнар». Кыз туганнарына бер дә үпкәләми бугай, ул бөтен күңеле белән әти-әнисе дип Ислам абый белән Фәридә апаны, ә абыйлары дип, Альфред, Альберт һәм Динарны саный. Хәтта сөйләшкәндә дә, «әти», «әни» дип түгел, ә «әтием», «әнием» дип дәшә.

Чит бала барыбер үзеңнеке түгел бит инде, сүз әйтергә дә куркыта. Кайчагында орышмыйча да булмый. Балалар йортыннан алып, ике ятимне үзегездә сыендыруыгызга үкенмисезме? дип сорадым Фәридә ападан.

– Кая үкенү инде?! Кешеләр сөйли инде ул, гайбәтләр дә ишеттергәлиләр. Узган ел Диләрә аяк бармагын бәргән иде. Сындырмаганмы икән, дип хастаханәгә бардык. Табиблар да: «Кызыгыз авыру, нишләп болай җәфаланып йөрисез, илтегез кире балалар йортына», – диләр. Ничек инде ул баланы кире илтеп бирәсең ди?! Ягымлы, тәртипле, матурлар! Һич кенә дә үкенмибез!

Менә шулай яшәп яталар Габшакировлар. Динар быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Лениногорск шәһәрендә укырга кергән. Фәридә апа инде бүгеннән үк, ул баланы кем ашатыр, кем карап бетерер, дип борчыла… Диләрә дә инде зур кыз, алтынчы сыйныфка бара. Ходай бу балаларны хәзерге гаиләләреннән аермасын иде. Алар шундый кечкенәләр, тик инде бик күп нәрсә күрергә өлгергәннәр. Иң мөһиме тәүфыйклары булсын.

Күршебездә генә Фәридә апа Ибраһимова яши. Аның тормышы, язмышы хакында яза башласаң, бер-ике китап тутырырга булыр иде. Моннан берничә ел элек, Фәридә апаның ире Фатыйх абый фаҗигале төстә вафат булды. Ул чагында Фәридә апа өч баласы белән тол калды. Олы улы Рамил генә мәктәпне тәмамлаган иде әле. Согуд Гарәбстанына кадәр барып, дини белем алып кайтты ул. Фәридә апаның икенче улы Равил дә дини белем алды, кызы Алсинә Алабуга шәһәрендә укытучы һөнәрен үзләштерә. Ике ел элек, үзенең ятимнәре янына, Фәридә апа тагын ике кызны сыендырды. Ләйсән белән Эльвина исемле алар. Әллә каян, чит шәһәрнеке дә түгел, үзебезнең авыл кызлары. Ходай шулай язган күрәсең, Ләйсән белән Эльвинаның әтисе дә, әнисе дә исән-сау. Тик туры юлдан тайпылганнар. Фәридә апа канаты астына килеп эләккәнче, кызларны әбиләре тәрбияләде. Тик каты авыру аны бик иртә безнең арадан алып китте. Кызларның дәү әниләре авырып, хастаханәгә эләккәч үк, мәктәптә укытучы булып эшләүче Галия апа Мөксинова Фәридә апага мөрәҗәгать итә.

– Фәридә, балалар йортына илтсәк, кызлар юкка чыга бит. Хәзергә генә булса да синдә торып торсыннар әле, зинһар, дип килгәч, Галиянең үтенечен кире какмадым. Бер-ике атна гына торганнан әллә ни булмас әле, дидем дә, кызларны алып килдем, — дип сүзен башлады Фәридә апа кызлар турында сораша башлагач. – Кызлар миңа килгәндә күп нәрсәне белеп бетермиләр иде, барысын да яңадан өйрәтергә туры килде. Кызларның тагын бер сеңелләре бар – Айгөл. Ул да миндә ике-өч ай торды. Ләйсән белән Эльвина зурлар, шуңа да алар белән җиңелрәк. Ә Айгөл әле узган ел гына мәктәпкә укырга керде. Беренче вакытларда төнлә кычкырып уяна да, елый иде балакай. Төпчек кыз шаянрак та. Сеңелем Фәния белән киңәшләштек тә, Айгөлне алар кызлыкка алырга булды. Үзем генә тәрбия кылып бетерә алмаган да булыр идем. Кызлар миндә яши башлагач ук курчак кебек баштанаяк киендердем, икесенә дә телефоннар алып бирдем. Аллага шөкер, өс-башлары чиста, бөтен! Ашарга пешерергә дә, пөхтә йөрергә дә өйрәттем үзләрен. Үзебез динле кеше булгач, догалар да өйрәнделәр, хәзер бергәләп уразалар тотабыз. Бер эшемне дә калдырмыйча эшләп баралар, анысы өчен рәхмәт үзләренә.

Үз балаларың каршы булмадымы соң?

– Рамил генә: «Әни, рәтләп яши генә башладың бит әле, ник үз башыңа тагын чит кеше баласы аласың?» – дип бер генә әйткән иде. Кызганам мин аларны. Ике-өч ай миндә торгач, документларны тәртипкә китереп, балалар йортына илтергә бер җыенган идем инде. Ике кыз да аягымны кочаклап: «Җибәрмә безне апа, сүзеңнән чыкмабыз, бар эшеңне эшләп торабыз», – дип еладылар. Ничек инде шул балаларны балалар йортына илтәсең? Анда бөтенләй юкка чыгалар бит алар. Балалар да күнектеләр, малайларга – абый, Алсинәгә апа дип кенә торалар. Үземә дә баштан «әни» дип эндәшик әле дигәннәр иде дә: «Әни бер генә була ул кызлар, үзегезнең әниегез исән-сау, апа гына дип эндәшегез», – дидем. Ләйсән характеры буенча бик тыныч, орышканда да көлеп кенә үткәрә торган кыз. Бар нәрсәләрен дә киңәшеп, сөйләшеп эшлиләр.

«Ярый әле алганмын кызларны. Хәзер менә барысы да көз җиткәч шәһәргә китеп бетә. Янымда бер иптәш булып Эльвина булса да кала», – дип сөенә Фәридә апа. Кайчагында кара-каршы утырып чәй эчәр кешең булу да – зур шатлык бит ул.

Урыс хатыннары турында: «Чабып барган аргамакны туктатыр, янып торган өй эченә дә керер», – диләр. Ә татар хатыннары, шуның өстенә тагын үз ятимнәре янына тагын ятимнәрне сыендырырга да сәләтле. Моның өчен салкын акыл һәм ат йөрәкле булырга кирәктер. Минем авылдашларым кебек!

P.S. Габшакировларны фото сурәткә төшергәндә, Фәридә апа белән Ислам абыйның уллары Динар һәм кызлары Диләрәне дә урталарына утыртып төшерәселәре бик килгән иде дә, кызганыч, закон тарафыннан бу гамәл тыела. Уллыкка яки кызлыкка алган балаларның фотосурәтләрен, үзләре балигъ булганчы, матбугат чараларында бирергә ярамый.

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Комментарии