Тракторчы кызлар: «Җир үзенә тарта»

Тракторчы кызлар: «Җир үзенә тарта»

Казанда эш бирүче тракторчы эзли. Аңа ул 277 мең сумнан башланган хезмәт хакы вәгъдә итә. «Работа.ру» сервисында әнә шундый бик кызыклы тәкъдим пәйда булган. Әллә бөтен эшне ташлап, тракторчы буласы инде? Хәер, бу да җиңел эш түгел, басуда тракторчы-кызлар да җитәрлек. Миңа ярдәм итәрләр яки эшемне килеп башкарып китәрләр әле, дип утырып булмый. Бүгенге геройларыбыз да моны дәлилли.
«КЕЧКЕНӘДӘН ТЕХНИКАГА ТАРТЫЛДЫМ»
Эльмира Ибәтова тумышы белән Саба районы Төбәк авылыннан. Ул – бөтен егетләргә үрнәк булырлык кыз. Эретеп ябыштыру белән кызыксыну өстенә, трактор да иярли. Казан дәүләт аграр университетында инженер-автомеханик белгечлеген үзләштергән үзе. 20 егет арасында бердәнбер кыз булган ул студент чорында. Хәзер инженер булып эшли. Июль аенда Казанда Бөтенрусия кыр көне кысаларында үткәрелгән «Трактор-шоу» бәйгесендә дә катнашкан ул. 
Барлык категориядәге авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү хокукы булса да, чынлыкта, Эльмира – механизатор түгел. Кыз «права»ны Казан агроуниверситетында «Транспорт-технология машиналары һәм комплекслар эксплуатациясе» факультетында инженерлыкка укыганда алган.
– Саба районының Төбәк авылында туып үстем. Үземне белгәннән бирле техника белән кызыксынам. 11нче классны тәмамлагач, кая керергә икән дип уйладым. Әти-әнием минем теләсә нинди карарымны да хуплаячаклары турында әйттеләр.
– Ә алар үзләре нинди һөнәр ияләре?
– Әтием Илгиз – ферма мөдире, әнием Земфира шунда ук осеменатор булып эшли. Аларның бөтен сөйләшкән сүзләре терлекчелек турында. Ә мине, аларның фермадагы эш турында туктаусыз сөйләшүләре туйдыргандыр, күрәсең, шуңа күрә мин тимер-томырга тартылганмындыр. Авыл хуҗалыгы университетын сайласам да, инженер-механиклыкка укырга кердем. Анда тракторчы-машинистка «права» алдым. Барлык категорияләрдә идарә итү хокукым бар. Комбайнда да эшли алам.
– Төркемегездә тагын кызлар бар идеме?
– Юк. 24 егет арасында берүзем идем. Ә төркемнең җитәкчесе кем булгандыр дип уйлыйсыз? Бик дөрес, мин. Шул ук вакытта, кыз бала бу дип, ташлама ясау булмады. Артык мактанучыларны да күкрәгеннән тотып селкетергә туры килгән чаклар булды.
Югары уку йортын тәмамлаган яшь белгеч җир эшенә техникада казыну тәҗрибәсен туплап килә. Бу – бик мөһим, чөнки бернинди күнекмәләрсез генә, берни исбатлый алмыйсың. Кулыңдагы диплом гына да ярдәм итмәячәк. Ә үзеңне дөрес итеп күрсәтә белү ашлык җыю комбайнының ургычын дөрес көйләүдән бер дә ким түгел.
Университетны тәмамлагач, Эльмира туган районына кайта һәм «Саба» агрохолдингында инженер булып эшли башлый.
– Белгеч буларак осталыгыңны күрсәтергә, нидер исбатларга туры килгәне булдымы?
– Әлбәттә, тикшерергә тырыштылар. Алар барысы да күпне күргән кешеләр бит, ә монда ниндидер кыз килгән. Ул әле әлифне таяк дип тә белмидер, мөгаен. Гаражга килдең исә, һәркем сорау бирергә ашыга: менә бу хакта сөйлә әле, монысын әйт әле... Мин бу гадәтләрен шундук бетердем, тиешле имтиханны тапшырдым, беркемгә дә берни дәлиллисем юк, дидем. Югары уку йортында профессорларга имтиханнарны бик күп бирдем инде. Эш барышында сораулар туа икән, җавап бирермен. Минем кемлегемне, ниләр белүемне шуннан аңларсыз, дидем. Вакыт узу белән үзләренеке итеп кабул иттеләр: үземне эштә дә күрсәттем, һәркем белән уртак тел таптым. Шунсыз булмый.
– Билгеле булганча, хезмәттә күтәрелгәнсең. Ул вакытта кул астыңда ничә механизатор иде һәм хәзер ничәү?
– «Саба» ҖЧҖдә ел ярым эшләгәннән соң, миңа Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булырга тәкъдим иттеләр. Баш тартмадым. Элек күбрәк механизаторлар белән элемтәдә булсам – хуҗалыкта алар 50ләп: кемнең нәрсәсе ватылган, нәрсәсе сынган, кемгә нинди детальне гаражга яки турыдан-туры басуга китерергә – шул сораулар белән мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзер мин нигездә предприятие инженерлары белән эшлим.
– Аңлашыла: элек чәчү әйләнеше булса, хәзер документ әйләнеше башланган. Элекке тормышны сагынмыйсыңмы?
– Чыннан да, документларны күп тутырырга туры килә. Һәм элекке тормыш дигәндә, чынлап та, ул вакытта күңеллерәк иде. Ләкин хәзер бурычлар да башка. Хәзер, мәсәлән, бөртеклеләрне җыю башланды, кайсы хуҗалыкта көн саен ничә комбайн эшләвен мин белеп торырга тиеш. Күңелсезләнергә вакыт юк.
ТӘРБИЯЧЕДӘН – ТРАКТОРЧЫГА
Башкортстанның Куергазы районы Михайловка авылында яшәүче 26 яшьлек Анастасия Константинова да тимер атларга мөкиббән китә. Белеме буенча тәрбияче булса да, һөнәре буенча эшләми ул. Аның каравы, трактор йөртә, җир сукалый. 
 

Анастасия Константинова

Кыз кечкенәдән эш күреп үсә. Ник дисәң, зур фермер хуҗалыклары бар. Кыз балачактан ук ата-анасына ярдәм итәргә, терлекләрне ашатырга тырышкан. Мәктәпне тәмамлагач, Анастасия педагогика көллиятенә укырга кергән, тик балалар бакчасында эшләргә теләмәгән кыз шул чакта ук үзенең туган авылына тартылган.
– Шәһәрдә яши башлагач, шуны аңладым: мин шәһәр кешесе түгел. Мондагы тавыш, һава – барысы да үзгә. Шуңа күрә мин Михайловкага, авылга кайтырга карар кылдым, – ди ул.
Язын кыз – чәчүдә, ә көзен уңыш җыюда ярдәм итә. Тик бервакыт Анастасиянең әтисе аңа тракторда ярдәм кирәклеген әйтә һәм кыз теләп ризалаша. 
– «Син мине өйрәт тә, мин җиң сызганып эшләячәкмен», – дидем. Өйрәтте! Башта курка идем. Трактор – зур, мин – кечкенә. Тиздән өйрәндем һәм трактор йөртү категориясенә «права» алдым. Дүрт ай укыдым. Тракторга укучылар арасында бары тик ир-атлар гына иде, мин моңа артык игътибар бирмәдем. Тракторга карата мәхәббәтем көчлерәк иде, – ди кыз көлеп.
Имтиханнарын уңышлы гына тапшыра кыз – теориясен дә, тракторны йөртү буенча имтиханны да беренче тапкырында ук бирә. Хәзер Настя авылда һәм районда беренче һәм әлегә бердәнбер тракторчы кыз һәм үзе белән горурлана. 
– Әтиемә зур рәхмәт, ул һәрвакыт янәшәдә. Мине трактор йөртергә өйрәтте, минем белән барлык имтиханнарга йөрде. Хәзер тракторларны ремонтларга да өйрәнәм, ниндидер вак ремонт эшләрен башкара да алам һәм монда да ул миңа һәрнәрсәдә ярдәм итә, – ди Настя.
 

Интернет чыганакларга таянып, 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии