- 14.08.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №31 (9 август)
- Рубрика: Аулак өй
(Мөхәммәт Мәһдиев турында кечкенә бер истәлек)
Бу хәл 1962нче елда булды. Мин ул вакытта Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә икенче курста укый идем. Студент тормышы кайнап тора иде ул чакта. Безнең, татар бүлегендә белем алучы әдәбиятка гашыйк булган яшьләрнең, үз иҗат түгәрәгебез гөрләп эшләп тора, анда бәхәсләшәбез, чыгышлар ясыйбыз, ай саен озын-озын «Әдәби сүз» дигән стена газетасы чыгарабыз, анда үзебезнең беренче шигырьләрне, хикәя-мәкаләләребезне бастырабыз; ике атнага бер тапкыр Язучылар йортында (Бауман урамының атаклы 19нчы йортында) әдәби кичәләр, танылган язучылар белән очрашулар булып тора иде.
Шулай бервакыт Бауман урамындагы Язучылар йортында хикәя жанрына багышланган җыелыш булды. Хикәя жанрына хас үзенчәлекләр турындагы доклад белән Мөхәммәт абый Мәһдиев чыгыш ясады. Минем исә хикәя жанры белән аеруча кызыксынган, хыялланган чагым иде ул; кайда нинди хикәя күрәм, барысын да үземә «йотып» барам. Татарчасын да, русчасын да укыйм: Фатих Хөсни, Хәсән Сарьян, Чехов, Сергей Антонов, Паустовский әсәрләрен, чит ил язучыларын укыйм; шулар кебек хикәя язарга хыялланам. «Татарстан яшьләре» газетасында минем «Дәфтәрдәге таплар» дигән хикәям дә басылган иде әле.
Бу кичәдә халык күп иде. Миңа урын иң арттагы рәтләрнең берсендә генә эләкте. Мөхәммәт абый татар һәм рус әдәбиятларында танылган хикәяләр турында, сюжет кору үзенчәлекләре, тема-проблемалар турында мисаллар китерә-китерә бик кызык итеп сөйләде. «Сорауларыгыз булса, бирегез!» – диде.
Шулвакыт мин, кызыксынып китеп, бер кәгазьгә «Сезнең Эдгар По хикәяләренә карашыгыз ничек? Укыганыгыз бармы?» дип яздым да аны сәхнәгә җибәрдем. Минем записка, бер кешедән икенчегә тапшырыла-тапшырыла, рәтләр аша әкрен генә ниһаять президиумга барып җитте. Бу язуның минем кулдан чыгып, рәтләр аша үзенә килеп җитүен Мөхәммәт абый үзе дә сәхнәдән күреп торды. Ул, записканы укыды да, миңа күз ташлап, Америка язучысы Эдгар По хикәяләре белән таныш булуын, аларны яхшы әсәрләр дип санавын әйтте. Мин аның җавабы белән канәгать булдым.
Бу минем тормышымда бер кечкенә генә эпизод булып калды. Шуннан соң шактый еллар үтте. Мин университетта укуымны тәмамладым, армия хезмәтендә булып кайттым, берничә ел мәктәптә татар әдәбиятын укыттым да, остазым Хатип ага Госман чакыруы буенча яңадан Казанга килеп, аспирантурага укырга кердем. Мин яңадан университет тормышына кереп киттем: инде хәзер аспирант буларак, элек үземне укыткан укытучылар белән аралашып яши башладым. Алар да инде мине студент итеп кенә түгел, ә фән дөньясына кереп килүче яшь белгеч итеп тә кабул итә башладылар.
Аспирантурада укуымның өченче елы килеп җитте, мин инде диссертация якларга әзерләнеп йөри идем. Беркөнне университетның үзебез укыган химкорпус коридоры буенча барам. Каршыма Мөхәммәт абый Мәһдиев килә. Ул әле яңа гына повестьлары өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән иде. Капма-каршы, йөзгә-йөз килеп җиткәч, мин, шатланып, Мөхәммәт абыйга «Исәнмесез!» дип дәштем. Ә ул, мине күрмәмешкә салышып, башын югары тотып, миңа игътибар итмәгәнен махсус күрсәтеп, ләм-мим эндәшмичә үтеп китте. Мин бик гаҗәпләндем: ул бит минем белән гел исәнләшә иде. Ә нигә миңа игътибар итмәвен юри күрсәтеп үтеп китте соң әле ул? Шунда минем исемә төште: ул теге вакытны записка аша биргән соравымны онытмаган икән бит! Шул вакытта гына мин үземнең нәрсә эшләгәнемне тирәнтен аңлап алдым: студент була торып, халык алдында үземнең укытучымнан сорау алганмын: «Сезнең Эдгар По хикәяләрен укыганыгыз бармы?» имеш. «Ул белә микән, ә мин менә беләм!» булып килеп чыккан икән бит! Ул шуны кичерә алмаган булса кирәк...
Менә шундый хәл булып алды минем Мөхәммәт абый Мәһдиев белән.
Әнвәр ШӘРИПОВ,
филология фәннәре докторы
Комментарии