Бер истәлек

Бер истәлек

Минем беренче рәсемем «Ватаным Татарстан» газетасында 1989нчы елда басылды. Ул вакытта анда рәссам булып талантлы егет Зөфәр Хәкимов эшли иде. Күп сөйләшми, гел кырыс кына йөзле, сиңа бер карап ала да, кулларын гәүдә буенча йөртеп, кайсы җирең авыртканын әйтеп бирә. Сөйләшә башласаң, гади, кызыклы әңгәмәдәшкә әйләнә. «Ватаным Татарстан»нан ул «Сабантуй» газетасына күчте. Аннан да «Мирас» журналына эшкә урнашты. Зөфәр киткәч, «Сабантуй» газетасына рәссам таба алмыйча аптырадылар. Чөнки, балалар газетасында эшләү өчен аерым, балалар күңелен аңлый ала торган нечкә күңелле, ювелир талант кирәк иде шул. Ә менә «Мирас» журналына күчкәч, Зөфәр халкыбыз тарихына багышланган искиткеч матур рәсемнәр иҗат итте.

Мин «Ватаным Татарстан»га эшкә килгәндә анда инде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус абый Рәхимов рәссам булып эшли иде. Мин аның күп ярдәмен күрдем, яхшылыклары тиде. Үзем дә рәсем ясарга яратканга, аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Ул «Ватаным Татарстан»га Татарстан китап нәшриятында рәссам булып эшләп, зур тәҗрибә туплап килгән иде, типография эшләрен, китап, газета чыгару, аларны макетка салуның да бөтен серләрен белә. Рәссамның редакциядә аерым иҗат бүлмәсе бар иде. Анда төрле рәсемнәрдән торган, тулы бер архив тупланган. Шул кадәр әйберне ул кайлардан гына табып, җыеп бетергәндер. Ул вакытларда газета рәссамы төрле сәхифәләргә, мәкаләләргә, әдәби әсәрләргә, шигырьләргә рәсемнәр ясарга, беренче битеннән соңгы битенә кадәр бизәргә тиеш иде. Илдус абый бу эшләрне җиренә җиткереп, яратып, күңелен биреп башкарды. Милләтебез тарихына багышланган әсәрләрне бигрәк үз итте, бөтен сәләтен, осталыгын эшкә җикте. Аның эш бүлмәсеннән язучылар, артистлар, иҗат әһелләре, рәссамнар өзелмәде. Киңәшкә килүчеләр дә күп иде. Ул кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

Аның янына айга бер-ике тапкыр ап-актан киенеп, ак мыеклары астыннан бераз гына елмаеп, рәссам-график Эрот Зарипов килеп чыга. Ул килсә инде монда озак кына тоткарлана. Илдус абый белән сөйләшеп, серләшеп аларның сүзләре бетми.

Менә бервакыт коридорда берәүнең нәрсәдер сөйләп, шунда ук кычкырып көлгәне ишетелә. Бу рәссам Айдар Үтәгәнов булып чыга. Ул Илдус абыйга рәсемнәр алып килгән дә шуларны күрсәтә. Араларында безнең газетага дигәннәре дә бар.

«Чаян» журналының баш рәссамы Таһир Фәизов та Илдус абый янында еш була. Бу атнада газетада юмор-сатира сәхифәсе чыга икән, шуңа күп итеп карикатуралар, шаян рәсемнәр алып килгән. Алар озак сөйләшми, Таһир абый һәрвакыт кая булса да ашыга, ул шунда ук чыгып та китә.

Ул да түгел, рәссам бүлмәсе янында җил-җил атлап «Нәни гигант, тере Тукай» шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов пәйдә була. Янында дусты Наис Гамбәр дә бар. Нәис абый кара күзлек киеп йөрде, мин аны күргәч, нигәдер шүрли идем.

Илдус абый янына килгән кешеләр янына редакторның беренче урынбасары Габделбәр абый Ризванов та килеп кушыла. Чөнки ул үзе дә иҗат кешеләрен бик ярата. Аның үзенең бүлмәсенә дә танылган кешеләр күп килә. Ул килгән бер кешегә ярдәм итәргә генә тора. Аны әллә кайлардан эзләп киләләр, бер килгән кеше аның белән гомергә дус булып кала. Чыннан да, аның энергиясенә һәм булдыклылыгына сокланырлык шул!

Икенче көнне карыйм, Илдус абый янында кайгылы кыяфәттә, башын иеп шагыйрь Эдуард Мостафин утыра. Илдус абый янына килеп ул күңеленә тынычлык, эчен бушатырдай әңгәмәдәш таба иде. Шуннан соң озак тормады, Эдуард абый югалды, без аны инде бүтән күрмәдек.

Шул арада, кайдандыр ялт итеп, язучы Әхәт Сафиуллин килеп чыга, аңа тиз генә яңа чыгачак китабының тышлыгын ясарга кирәк икән. Бервакыт карыйм, лифт янында гөрелдәгән тавыш ишетелә, ә бу шагыйрь Госман Садә белән талант иясе Расих Шамский кереп килә икән. Расих Госман абыйга яңа язган шигырьләрен укый. Аларга Мөшәрәф Галиевнең дә шаярган тавышы кушыла. Айрат Садыйк белән Рафис Гыйззәтуллинның күзләре Расихта, мөлаем елмаялар, аннан ниндидер бер кызык сүз көтәләр. Расихка шул гына кирәк тә, атлаган саен шигырь чыгара, Салават булып та сөйләп күрсәтә...

Баш редактор урынбасары Миргалим абый Харисов та Илдус абый янына кергәли иде. Ул рәссамны хөрмәт итә. Алар кайбер вакытларда көнгә берничә тапкыр очрашалар, рәхәтләнеп гапләшеп алалар. Илдус абый аңа зурлап «Мир Галим» ди. Тегесе рәссамнан берәр табигать күренеше ясап бирүен үтенә, әле кирәк булса, түлим, дип тә җибәрә. Илдус абый аңа рәхәтләнеп ризалыгын бирә.

Атаклы щепкинчыларның берсе, язучы, журналист, актер Миргалим абый Харисов та күптән безнең арада юк инде.
Мин гомерем буена остазларым, рәссамнар Илдус Рәхимов,
Зөфәр Хәкимов иҗатларына сокланып яшәдем, алардан гел нәрсәдер өйрәнергә тырыштым.

Инде менә 80 яше тулыр алдыннан шушы көннәрдә Илдус абый да озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды.
Күптән түгел татар халкына күп хезмәт куйган «Ватаным Татарстан» газетасының юбилее булды, аңа 105 яшь тулды. Мин газетада бергә эшләгән хезмәттәшләремнең барысын да сагынып искә алам, алар алдында чал башымны иям.

Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,

шаржчы-рәссам

 Фотода (сулдан уңга): Илдус Рәхимов, Раушан Шәмсетдинов, Харис Якупов, Эрот Зарипов, язучы, дәүләт эшлеклесе Әнәс Хәсәнов.

Комментарии