Аулак өйле заманнар

Аулак өйләр безнең бала чаккарак туры килде. Дөрес, күрше авылларда ул әле шактый гына булды. Район үзәге булгангамы, безнең яшьтәгеләр инде аулак өйгә йөрмәдек. 2-3 чакрымдагы Мортамак, Илексаз авылларында аулак өйләр гөрләде. Йортында җиткән кыз яки егете булганы ата-анасын (дөресе анасын, күбебез сугыш ятимнәре, әткәйләр юк) мәҗбүриләп дигәндәй, булса, якын-тирә авылларга туган-тумачага кунакка җибәреп, һәм булмаса, авылдагы берәр туганына озатып, аулак өй ясадылар.

Мортамак, Илексаз авылларында безнең дә ерак кына булса да туганнар бар иде. Миннән 10 яшькә зуррак апа аулак өй уздыра. Күрше кызын да алып кереп, бик күп кыстыбый пешердек. Сарманда ягулык чутлы, ә кыстыбый пешерер өчен мичкә ягасы юк. Керосинкада да пешереп була.

Башта бик күп иттереп бәрәңге пешереп төйдек. Аннары юка гына иттереп камырын җәеп, керосинка өстендәге табада катырдык. Шулай, камыр катырдык, дип сөйләште халык. Туңмайны күп итеп эреткән идек. Караңгы төшүгә егет-кызлар җыелды. Кызлар күбәү, егетләр санлы гына. Мине апалар өйдән чыгарып җибәрмәкчеләр иде, елап куркыттым. Ашап, чәйләр эчкәч, төрле уеннарга күчтеләр. Арка сугыш, тагын мин аңламый торган күгәрчен туйдыру уены. Анысында бер кыз белән бер егетне өйалдына чыгаралар. «Барыгыз, күгәрчен ашатып керегез», – диләр. Шул караңгыда ничек ашаталар икән ул күгәрченне дип, баш ватам. Болар бергә очрашып йөри торган пар булып, шунда үбешәләр икән. Менә сиңа күгәрчен ашату! Күбрәк җыр, такмак әйтешәләр. Бер бала белән хатын аерган «егет» тә бар аулак өйдә. Аңа атап мондый җыр җырладылар: «Исемнәре Илгизәр (егетнең исеме Илгизәр түгел үзе), хатын аерганын белсәң, бик тиз җаннарың бизәр». Хәзерге кызлар хатын аерганны да көтеп тормыйлар әнә, үзләренең абыйсы, әтисе яшьтәгеләргә дә чат ябышалар. Бер егет берьюлы ике кызны озатып йөри икән. Башта берсен кайтарып куя клубтан, аннары икенчесен. Ул елларда «йөри» дип сөйләшәләр. «Фәлән белән фәлән йөри». Кызның берсенә атап мондый җыр җырладылар: «Машиналар килгән чакта утыр алдагысына. Син бит аның яры түгел, син алданасың гына». Шунда бер егет мондый такмак әйтеп көлдерде: «Шәһәр-авыл арасы, әллә кияүгә барасы, әллә хатын аласы». Кызтәкә дигән кешеләр дә бар иде кайбер авылларда. Алар өйләнмәде дә, кияүгә дә чыкмады.

Минем апа Тәлгать исемле егет белән йөри иде. Күрше кызы аңа атап мондый җыр көйләде: «Тәлгатем, Тәлгатем, сиңа төшкән минем мәхәббәтем, синнән башка яр сөяргә теләми табигатем». Чынлап та күзе төшкәнме, әллә шаярта гынамы... Аулак өйдә куну хикмәте дә бар иде. Йөргән егет белән кыз кочаклашып йоклыйлар. Монда өчәр, дүртәр пар кунарга мөмкин. Беркайчан да бер генә пар кунмаган. Билгеле, күлмәкләрне салып тормыйлар, кием белән генә йоклыйлар.

Сирәк кенә булса да, бер кыз икенчесенең егетен яки бер егет икенчесенең кызын тартып алу гадәте дә бар иде. Тартып алу булмаган инде ул, димәк, алар бер-берсен ошатканнар. Шундый җыры да бар иде: «Алыйк әле, алыйк әле Америка каласын. Алыйк әле сөйгән ярын, бер утырып еласын». Сөйгән ярны гына түгел, өч-дүрт балалы ирләрне дә тартып алалар хәзер. Шулай аулак өйләрдә кунып йөрсәләр дә, ирсез бала табучылар юк дип әйтерлек иде. Сарманда мин бер генә кызны беләм. Аборт заманнары түгел бит. Ул кызны кем ничек теләде, шулай төрләндерде, гайбәтен сатып карадылар. Хәзергеләр белән чагыштырганда шаклар катып утырам менә 85кә җиткәндә.

Аулак өйнең азагын да, кем белән кем кунганын да белмәдем. Кече як почмагында баш астына сырма салып, өскә үземнең бишмәтемне ябынып йоклаган җирдән уянып киттем. Мин торганда аулак өй беткән, яшьләр таралган, өй буш иде инде.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии