Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомерләр

Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомерләр

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул

Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер,

Бу дөньяга без килгәнбез икән,

Юкка түгел, юкка түгелдер!

Наҗар НӘҖМИ

…Моннан бер 10 еллар элек, Чаллыдагы «Күңел» радиосының гөрләп, дөрес әдәби телдә сөйләп, һәр кич милләттәшләрне үз тирәсенә җыеп, мәкаль, шигырьләрдә төшеп калган сүзләрне таптырып, дөрес җавап өчен яраткан җырларын бүләк итеп, гыйбрәтле «Язмышлар ярында» уйландырып-елатып эшләгән елларында, Лилия Закированың гаиләне бергә җыя торган тагын бер тапшыру-уены бар иде: радио тыңлаучылар сорау әзерли, ә җавапны алып баручыга гына әйтә. Республика гәҗитендә чыккан язмадан карап, сорау бирдем: Түбән Каманың «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кайчан оешкан? Җавап: 13нче декабрь, 1981нче ел. Хәтерлим, чаллылылар белмәде, Түбән Камадан бер ханым шалтыратып, башка датаны атады. Сорауны мин биргәч, җавап та минеке дөрес кебек бит инде. Түбәнкамалылар беләрәк төшәдер дип шикләнсәк тә, каршымда яткан гәҗиттән Лилиягә укып бирдем дә, сорауга дөрес җавап бирүче булмады дип исәпләп, мин җиңүче булып калдым, бүләккә – яраткан җырым.

Күптән түгел кулыма бик затлы эшләнгән (сирәк хәл – хаталар тапмадым) «Типте йөрәк, милләтемнең җанын җылытырга теләп» дигән тирән мәгънәле, мәгълүматлы китап килеп кереп, ике кичтә йотлыгып укып чыктым. «Күңел»гә шалтыратып: «Җидегән чишмә» берләшмәсе 1982нче елның 22нче гыйнварында эшен башлап җибәрде», – дип җавап бирүче ханым шушы китапның авторы – Зәлифә Раббани кызы Нуретдинова булмады микән, дигән уй килде.

Китап – Минзәлә районы Тауасты Байлар авылында 1932нче елның 1нче августында туып, авыл яшүсмере үтәргә тиешле барлык тормыш сынаулары үткән, Лениногорск татар театрын оештырган, 1967нче елдан шәһәр телестудиясендә режиссер буларак олы иҗат юлына аяк баскан, ә гомеренең 47 елын Түбән Кама каласында, милләтем дип янып, яшьнәп яшәп, 5 ел элек арабыздан мәңгелеккә күчкән Наил Гариф улы Нуретдинов турында гына түгел. Узган гасырның 70нче елларыннан республикада мәгълүм ихлас көрәшче – милләтпәрвәрләр турында, «Театр язы» фестивалендә җиңү яулаган спектакльләрен Казан, авыл сәхнәләрендә дә уйнаган үзешчән артистлар Сәлимә Мозаффарова-Петрова, Земфира Гарифуллина, Заһит Шәймарданов, Шәмси Закиров, Әлфия Гыйльмиева истәлекләре, Гайнемөхәммәтовларның гаилә ансамбле, шәһәрдә, химкомбинатта җитәкче урыннарда эшләп тә милләт улы булып кала белгән ир-егетләр турында. Бу китап – Түбән Кама каласында «Йөрәк янар өчен бирелгән!» дип гөрләп яшәп киткән тулы бер буын, чор турында киләчәккә хат.

Урыс шәһәренә әверелгән «Чаллыград»тан аермалы буларак, Түбән Каманы татар шәһәре итеп саклап кала алган зыялыларның матур көрәше турында да бу китап. Ирләр дуслыгы, фикри туганлык, фидакарьлек үрнәге булган «өчлек» – режиссер Наил Нуретдинов, язучы Рахмай Хисмәтуллин, галим-химик Азат Зыятдинов турында.

1967нче елда Кама сусаклагычын тагын 1 метрга күтәрү буенча хөкүмәт карары әзерләнүен, карар үтәлә калса, күп авыллар, зиратлар, әрәмәлекләр, чишмәләр су астында каласын, Ык елгасының кыргый матурлыгын югалтасын белеп алган зыялылар, халыкка шуны аңлатыр-төшендерер өчен салда сәяхәткә чыккан: шагыйрь Марс Шабаев, җырчы Мәсгут Имашев, композитор Мирсәет Яруллин, язучы Габделхәй Сабитов һәм фотографлары, Казахстаннан махсус кайткан рәссам Наил Нуретдиновлар турында.

Наилнең 12 яшендә (сугыш вакыты) «Әүлия» пьесасын язып, сәхнәдә күрсәтүе, шуның өчен Минзәләдә кызыл прәннекләр белән бүләкләнүе турында. Шул елларда Гомәр Бәшировның «Намус» романын Наилләрдә 2 җәй яшәп язуы, аның сәләтен күреп: «Энем, туктап калма, тырыш», – дигән сүзләре язмышында хәлиткеч этәргеч булуы турында да. Тауасты Байлардагы 7 чишмәне күреп киткән Гомәр аганың җыры да бу авылга барып тоташмый дип кем әйтә ала? Бөтен татар дөньясына мәгълүм, Муса Җәлил премиясенә лаек булачак әдәби-музыкаль берләшмәгә «Җидегән чишмә» исеме бирү тәкъдиме дә Наил Гариф улыннан чыккан икән, димәк, ул гомере буе туган туфрагыннан рухи аерылмый гомер иткән!

Ә Наил Гариф улын әүвәл күбрәк Түбән Камага килеп урнашкан елны ук Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» драмасын сәхнәләштереп, татар яшьләрен бергә туплый башлаган режиссер, рәссам итеп кенә беләләр. Ул шәһәрдә театр сәнгатен үстерә, яшьләр күбесе шунда үз парын таба һәм бер пар да аерылмый! Әмма тамашачы арасында яшьләрнең бик аз булуы милләтпәрвар режиссерга тынгылык бирми. Ул катнаш никахлар Мәскәү биеклегендә хупланган елларда мәдәниятебез белән кызыксыну уятырга, яшьләрне уйландырып уятырга, табыштырырга, кавыштырырга сәбәп булырдай кичәләр үткәрү турында фикердәшләре Р. Хисмәтуллин, А. Зыятдинов белән уртаклаша. Ике өлештән булып, беренче өлеше сәхнәдә, икенчесе фойеда кичке уеннар белән дәвам итәр дип, кичәнең калыбы күзаллана. Бу «хыялыйлар» төркеменә үзенең «Ләззәт» ансамбле белән Ф. Гайнемөхәммәтов та килеп кушыла. Шулай итеп, яңа мәдәни оешмага – «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенә нигез салына.

Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, «Җидегән чишмә»нең туган көне кайчан дигән сорауга да җавапны китап авторы Зәлифә ханым бирә. «Беренче кичә 1982нче елның 22нче гыйнварында «Җидегән чишмә» афишасы астында Техника йортында үткәрелә. Кичә «Җидегән чишмә» җыры белән башлана. Аны Кифая Галиева башкара. Гомумән, беренче кичәләр театр артистлары ярдәме белән оештырыла. Тамашачы җыю җиңел булмый. Театр артистлары тулай тораклар ишекләрен шакый, чакыру билетлары өләшәләр.

Тора-бара «Җидегән чишмә»нең дәрәҗәсе үсә, даны еракларга тарала, Муса Җәлил премиясенә дә лаек була ул. Аның үз юбилей кичәләре дә үткәрелә: 10, 15 ел… Туган көне итеп 1981нче елның 13нче декабре алына. Бу – Сибгать Хәкимнең 70 яшьлек юбилей кичәсе. Дөреслекне яратучы Наил моның белән килешмәде, авыр кабул итте, йөрәге әрнеде, җаны риза булмады. «Әгәр бүгенге тарихны бозабыз, алдашабыз икән, ничек инде ул тарихны башкалар үз максатларына яраштырып бозмасын, үзгәртмәсен?!» – дип өзгәләнде».

…Мин бу китапны милли хәрәкәт буенча туганым Асия апа Зиннуровага да биргән идем. Ул да бер тында укып чыккан. «Рахмай Хисмәтулла үзебезнеке, Азат Зыятдиновны да телевизордан күреп беләм, ә Наил Нуретдинов турында берни белмәгәнмен, нинди кеше булган! Рәхмәт җәмәгате Зәлифә ханымга бу китабы өчен», – дигәч, мин аңа фикерләрен «Ирек мәйданы» гәҗитенә язып җибәрү турында әйттем. Үзем – «Безнең гәҗит»кә! Бер атнада ике гәҗиттә дә чыгарыйк, дигәч, ул сөенеп ризалашты, һәм атна дигәндә язуы килеп иреште. Ә мин… утырам да язам, язам да сызам. Китап хакында сөйләп, «Җидегән чишмә»нең генә түгел, милләт өчен зур эшләрнең башында торган шәхесләр Наил Нуретдинов, Рахмай Хисмәтулла, Азат Зыятдинов һәм аларның оештыру эшләрендә төп хәерхаклы кеше – химкомбинатның социаль мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Мәсгут Сибгатов турында язарга гәҗит битендә урын калмый! Укыйм да язам, язам да сызам. Китапның эчтәлеге шулкадәр бай…

Һәм кинәт башыма акыллы (миңа шулай тоела) фикер килде: соңрак аларның һәрберсе белән «Безнең гәҗит» укучыларын аерым таныштырырга лаеклылар. Аннан шул гәҗитләрне һәм Зәлифә ханым Нуретдинованың китабын теркәп, Түбән Кама шәһәре башлыгына һәм топонимика комиссиясенә бу милләт улларының исемен мәңгеләштерү, шәһәр тарихында хезмәтләренә лаек урын бирү турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә!

…Мин төсле рәсемнәр, Н. Нуретдиновның картиналары кергән, сыйфатлы кәгазьдә чыккан, затлы тышлы бу китапны бастыру өчен күп чыгымнар кирәген беләм, әмма китапта спонсорлар күрсәтелмәгән. Шәһәрнең гөрләп үскән, милли тормыш кайнап торган 50 еллык тарихын «ташка басып» калдырырга кемнәр ярдәм итүен белешергә теләп, китапның авторы (Наил Гариф улының җәмәгате дә) Зәлифә ханым Нуретдинованы эзләп таптым.

– Китапны чыгаруда ярдәм сорап, мөмкинлекләре булган берничә оешма җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Миңа «Танеко» берләшмәсенең генераль директоры урынбасары (хәзерге вакытта директор) Сәләхов Илшат Илгиз улы (Азат Зыятдиновның шәкерте), Галиев Тимур Рәкыйп улы (театрыбыз артисты Кифаяның малае) акчалата ярдәм иттеләр. Гаиләбез дә үз өлешен кертте. Аннары Наилә ханым Сабирова (Азат Зыятдиновның 75 яшьлек кичәсенә сценарий язды) бездә булып китте, шунда таныштык. Ул яхшы фотограф. Наил абыйның тукымага буяу сиптереп ясалган сәхнә бизәлешләрен, бу затлы әйберләрне китапка кертергә кирәк, дип, сәхнәгә барып, фотога төшереп, матурлап эшләп бирде. Аларның барысына да мин бик рәхмәтле. Әлбәттә, китапта рәхмәт язсаң яхшырак булыр иде. Ул вакытта Наилә ханым киңәш итте: «Зәлифә апа, китапта артык сүз булмасын, без чын күңелдән ярдәм иттек, китапка кертмәгез», – диде. «Яз» нәшрияты да (Рамил Миңнуллин) бик төпченеп, җиренә җиткереп эшләргә тырышты. Китап чыгарырга ярдәм итүчеләрнең исемнәрен искә алсагыз гаиләбез бик шат булыр иде, – диде Зәлифә ханым.

Наилә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомерләр, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии