Поп илә участковый

Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер поп… Бу каләм иясе әкияти ялган сатарга җыена икән дип фаразлап, ялгыша күрмәгез. Сүзем хак хәлләр турында. Бары тик алар күп еллар элек торгынлык дигән котсыз исем тагылган чорда булганга, язмам үзеннән-үзе әкияттәгечә башланып китте.

Ә поп Буа районының Фролово авылында яшәгән һәм җирле чиркәүдә бөтен тирә-як христиан халкына дин хезмәте күрсәткән. Ул вакытларда районда православие гыйбадәтханәсе тагын Кыят авылында гына эшләгәнен әйтеп үтсәк, әлеге кешенең нинди мәртәбәгә ия булуын күз алдына китерүе кыен булмастыр. Ләкин көннәрдән беркөнне рухани абруена балта чаба.

Эш шунда ки, шул ук заманда күрше авылында Галимуллин (исеме үзгәртелә – үткән эшкә салават) дигән участковый да яшәгән. Барысы да шушы мөселман өммәтендәге Аллаһы бәндәсенең чиркәүгә кунакка килүеннән башланып китә. Чут-чут итеп сандугачлар сайрап торган матур җәй көнендә сап-сары мотоциклын пырылдатып килеп туктый бу мөртәт тәреле бина янына. Власть вәкилен дин әһеле колач җәеп үк булмаса да, бик җылы каршылый. Җылы дигәнне берьюлы туры вә күчермә мәгънәләрдә аңлау мәслихәт. Мәгәр ошбу дустанә очрашу бер кавемнән мәҗлескә әверелеп, дуслар бик әйбәтләп “җылына”.

Бик күп эчкән кеше турында, гадәттә, “мичкәсенә төшкән” диләр. Ошбу әйтем, бәян ителүче вакыйгага туры килеп тора. Чөнки чиркәү – мәчет түгел һәм анда гыйбадәт кылучыларга чәй кашыгы белән генә йоттырыла торган кагор дигән шәраб мичкәсе белән бирелә. Тегеләр менә шушы савытка “төшә” дә инде.

Уртак телне тиз таба алар. Чөнки иҗтимагый хәлләре буенча социалистик җәмгыятьнең төрле баскычларында торсалар да, уртаклыклары зур бит. Икесе тиң халыкны хак юлдан тайпылмаска өнди. Эш алымнары гына әз-мәз аерыла инде шунда. Ләкин теге мичкәдәге “Христос каны”н чүмечләп чөмерә торгач, төрле ияләре арасындагы үзгәлекләр фикер каршылыклары юылып, чиркәүдә эчкерсезлек, үзара аңлашу илә бердәмлек хакимлек итә. Мәгәр рус рухание белән татар малае авыл халкы каршында кочаклашып, бер-берсенә ябышып пәйда була. Менә шуннан соң Фроловада марҗаларны кат-кат чукынырга мәҗбүр иткән кеше ышанмаслык хәлләр башлана да инде.

Дөресен әйтергә кирәк, никадәр генә яманласак та, лаякыл исерек милиционерны күрү “бәхете” еш тәтеми. Әмма өстенә утыру сәбәпле, ямьшәйгән фурашкасын алдын артка киеп зифа каеннар белән бер көйгә тибрәлүче лейтенанттан бигрәк, җәмәгатьчелекне мөхтәрәм атакай хәйран итә. Аның халыкка чыгуы көтү кайткан вакытка туры килү сәбәпле, Алла йорты янындагы чирәмгә чәптер итеп ятмышын да күзләүчеләр булмый түгел. Ләкин акшарга ышкынып төссезләнгән киемдәге исерек Аркадий атакайның ошбу галәмәтләре эшнең башы гына була әле.

Мәгълүм ки, хәмер дигән явыз, адәм баласының аңлау-фикерләү сәләтенә зыян салу өстенә, йөрү-хәрәкәтләнү мөмкинлекләрен дә чикли. Аякларның җәяү атларга егәре җитмәү сәбәпле, тегеләр патруль “матае”н хутлап, чиркәүдә кунак кебек гөнаһлы гамәлләрдән котылырга була. Рус телендә сөйләшеп, дуслык телендә аңлашып, бер мәл чайкалып торганнан соң, сәфәр чыга болар.

Участковый Галимуллин, кунакчыл Аркашаның теләгенә каршы килергә җөрьәт итмичә, рульне аңа тапшыра. Анысы озын рухани киеменең мотоцикл йөртү өчен бик үк уңайлы булмавына түзә, ә менә муенындагы авыр тәресенең бензин багына бәрелеп баруына чыдый алмыйча һәм күңелле сәяхәтнең ямен бозучы әлеге әйберне салып, болгап ук ыргыта. Күңел көр булгач, илһам да килә. Мотоцикл үкерүен басып, авылга тарала. Җырлата кагор тегеләрне.

Кино, телевизордан күреп беләбез – рус руханиларының тамагы безнең халыкка шом иңдерерлек калын һәм көчле. Ул яктан караганда, Аркадий да ким-хур түгел. Аның бас тавышы участковыйның югары сопранасын да баса хәтта. Шулай да моң йөрәктән чыкканга күрәдерме, икесеннән ярыйсы гына вокаль дуэт чыга боларның. Авыл уртасындагы таллык яныннан узганда, мәсәлән, күңел кылларына тиярлек җыр агыла:

Сары сандугач баласы

Кунып сайрый талларга шул,

Сандугачым, әйтеп сайра

Сөйгән ярың кайларда…

Тукта, дисезме, поп ничек итеп татарча җырласын, ялган сатма дисезме? Ә ул авылы буйлап “Сандугачым”ны сиптереп йөри. Һәм дә чип-чиста татар телендә… Янтыгына “милиция” дип язылган сап-сары мотоциклга утырып.

– Сары сандугач баласын

Кулларымда сайратам…

Ошбу галәмәткә без гаҗәпләнү – бер хәл. Ә менә гомер бакый үзен рус дип йөрткән атакайның татарча “сайравы” дини халыкны өнсез итә. Нәкъ менә шушы йомшап, хискә бирелеп китүе аркасында фаш ителә ул. Попларының рус түгел, татар, татары икәнен белеп алалар да руханилыктан сөрергә булалар. Гәрчә Аркадий христиан кешесе булса да, халык, иң беренче чиратта, Алла кешесенең ялганын һәм икейөзлелеген гафу итми. Шулай итеп, Аркадий участковый Галимуллин аркасында мәхәлләдән колак кага.

Анысы да җәзасыз калмый. Чыбыксыз телефон Галимуллинның чиркәүдә кагор эчүеннән башлап, “матае” белән бер гаепсез кеше коймасын җимерүенә чаклы барысын да ул вакыттагы милиция начальнигы Әгъзам Бәдретдиновка бәйнә-бәйнә җиткерә. Нәтиҗәдә, 7 авыл – участковыйсыз, ә Галимуллин эшсез кала. Поп Аркадий һәм кагор аркасында…

Наил ВАХИТОВ

Конкурс: “Туган җирдән кем туйган?!”

Әманәтне алдан әйтмә

Кеше олыгая барган саен күңеле изгелеккә омтыла. Еракта яшәүчеләрнең бөтен уе – туган якта булып, андагы туганнары белән күрешеп, үлгәннәрнең каберенә барып, алар рухына багышлап, мәчеткә кереп дога укыту. Моны еракта туганнары булганнар яхшы аңлый.

Безнең дә еракта яшәүче туганнар күп. Аларның һәрберсе диярлек ямьле җәй айларында безгә, төп нигезгә, кунакка кайта. Әти-әниләре, бабайлары күмелгән авылыбыз зиратына барып, алар рухына багышлап, дога укытабыз. Бу уңайдан аларга рәхмәт әйтәсем килә. Ел саен кайтып, якыннарының хәлен белеп китәләр.

Авыл зиратында безнең нәселнең аерым бүлеп алган урыны бар. Зират капкасын ачып кергәч тә, күренеп тора. Дөресрәге, безнең якларда зиратта һәр нәселнең үз почмагы. Кадерле кешеләребез каберен ел саен чистартып, карап торабыз.

Моннан 5 ел элек булган вакыйганы язам. Бер туганыбыз – әтиемнең олы абыйсы Кәримулла – төп нигезгә, 17 бала үскән йортка кунакка кайтты. Һәрвакыттагыча, без туганнар белән зиратка бардык. Ул вакытта абыебыз әтиебезнең иң олы апасына әманәт итеп, иң өлкән бабайларының каберләрен яңа рәшәткә белән әйләндереп алам, дип сүз биргән булган. Шул вакыйгадан соң 7-8 ай узгач, Нурлат шәһәрендә яшәгән абыебызны паралич сукты. Бу хәлне ишетүгә, аның янына Нурлатка юл тоттык. Өч көннән соң хәле яхшырды, ул әкренләп йөри башлады. Әмма туган ягына бүтән кайта алмады. Чөнки бу хәлләрдән соң 5 ай үткәч, якты дөнья белән мәңгегә хушлашты. Аның янына кайткач та, ул мине чакырып: “Энекәшем, туган якка кайтасым килә. Авылым исен иснәсәм, үлсәм дә үкенмәм. Анда бурычым калды бит. Әманәтемне үтәмәгәнгә, авылдашларым рухы авыру бирде үземә”, – дип, мине гаҗәпләндерде. Үзе яшь бала сыман елап җибәрде. Зиратта бабаларыбыз каберен рәшәткә белән тоту турында әйтүе икән. Шул сөйләшүдән соң ул миңа мең сум акча бирде һәм аны авылыбыз мәчетенә тапшырырга кушты. “Бабаларыбыз рухына дога кылсыннар”, – диде.

Дүрт көннән соң без Казанга кайтып, төрлебез төрле якка таралыштык. Ә киләсе атнада Кәримулла абый биргән акчаны, үзе сораганча, мәчеткә тапшырдым, бабаларыбыз өчен дога укыттым. Соңрак, бу гозерен үтәгәнемне исбатлап, абыйга хат язып салдым. Ике-өч айдан соң үзеннән дә җавап килде. Ул күргән икән. Биш бабай да өйгә ап-ак күлмәктән киенеп кайткан. Һәрберсе шат күңел белән абыйның ишектән кергәнен көтеп утыра икән. Димәк, догалар бабаларыбыз рухына барып җиткән. Хатында ул, беркемгә дә алдан әманәт әйтеп куймагыз, дигән. Шуннан соң 5 көн узгач, балаларыннан аның үлеме турында кайгылы телеграмма килде.

Адәм баласы туган ягыннан читтә яшәсә дә, нигезенә кайтып үләсе, үз туфрагында җирләнәсе килә шул. Яшьләр дә туган яктан чыгып китәр алдыннан әйбәтләп уйласын иде. Олыгайгач, үкенечкә калырлык булмасын.

Азат МӨХӘММӘДЪЯР.

.

Авылыма гашыйкмын…

Туган ягым Татарстанның бер гүзәл почмагы булып тора. Авылның табигате дә үзенә бер төрле, үзенчәлекле. Урман эчендә утыручы бер сарай диярсең. Шифалы чишмәләре, инешләре турында күпме сөйләсәң дә, аларга карата соклану, шатлану хисе кешеләрдә саекмас. Сулары бигрәк тәмле шул безнең чишмәләрнең, үзе чиста, тешеңне сындырырлык салкын…

Авылым төзек, матур. Урамның нәкъ уртасында мәчет бар. Өйләр бер-берсенә терәлеп, шахмат фигуралары кебек урнашкан. Ә авылның иң күркәм һәм тыныч урыны – алма бакчасы. Бу урын миңа гүзәллек бакчасын хәтерләтә, нигәдер, якын ул миңа. Тормыш мәшәкатьләрен онытып, ял итәргә менә дигән урын. Көз җитсә, алма бакчасы безне үзенең мул уңышы белән куандыра.

Басуларда иген күкрәп үсә. Болыннар, урманнар бик күп нигъмәтләрен безгә өләшә. Файдалы казылмалары төзү материалы булып хезмәт итә. Татшуганның туфрагы кара һәм уңдырышлы. Үсемлекләр дөньясы да ярлы түгел.

Кояш баер алдыннан су буйларыннан йөреп кайтсаң, бернинди дә курортка барасың килмәс. Үзеңне чын-чынлап бер экзотик утрауда дип хис итәчәксең!

“Нинди ул ?” – дигән сорауга җавап бар. ул – күптөрле матур төбәкләргә бай республика. Үземнең шушындый яшь, серле, сихри төбәктә яшәвемә бик шатмын.

Бар безнең авылда бер тау.

Исеме була аның Актау.

Бик биек инде ул дисәм,

Булыр арттырып мактау.

Җәйләрен Актауда

Кызарып пешә җиләк.

Яше, карты – барысы

Җыялар чиләк-чиләк.

Ләйсән ӘХТӘМОВА.

Азнакай районы, Татшуган авылы.

Мәктәбемне сагынам

Кем генә сагынмый ул

Ямьле мәктәп елларын.

Кайтарып кына булмый шул

Анда үткән көннәрне.

Укытучы апа-абыйларны

Юксынам мин бүген дә.

Аларның көләч йөзе

Гел минем күз алдымда.

Фирүзә Әхмәтҗанова,

Мөслим районы, Уразмәт авылы.

Чабата алып кайтыр

Бер ир-ат санаторийга ялга китәргә җыена. Хатыны әйберләрен җыеп, чемоданга тутыргач, кулына шактый гына акча да бирә:

– Акчаңны юкка-барга әрәм итмә, монда юлга да, кесә чыгымнарына да җитәрлек, – ди хатын.

Әле ирнең хатыныннан яшереп куйган акчасы да ярыйсы гына була.

Ир кеше санаторийга килеп, бүлмә алып әйбәт кенә урнаша. Икенче көнне үк дуслар да табыла. Берничә көннән соң чибәр генә ханым белән таныша. Бәхетле мизгелләр башлана: кыйммәтле эчемлек, ашамлыклар, түләүле кичәләр… Җыеп кына әйткәндә, бәхет диңгезендә йөзәләр. Шулай рәхәтләнеп яшәп ятканда, кайтыр вакытлар да җитә, ә ирнең кесәсе такыраеп кала. Һәм ул хатынына телеграмма җибәрә.

– Бик тиз арада акча сал, кайтырга юллык та акчам калмады.

Озак та көттерми ир кеше хатыныннан бандероль ала, ә анда чабата, чабата эчендә язу.

– Менә шушы чабаталарны киеп, көнчыгышка карап, акрын гына алга атла, иншалла, кайтып җитәрсең, – дип язылган.

Фәризә ГӘЛӘҮТДИНОВА мәзәкләре.

Чирмешән районы, Керкәле авылы.

Комментарии