« Бездә милли җанлылык бар әле»

« Бездә милли җанлылык бар әле»

Журналист белеме булмаса да, тәмләп һәм мавыктыргыч итеп яза белә ул. Кирәк чакта сәясәткә кереп китеп, түрәләрне дә чеметеп алырга сәләте бар аның. «Безнең гәҗит»кә килеп ирешкән хатлар арасыннан да аныкы аерылып тора. Энҗе кебек тезелеп киткән матур хәрефләреннән үк хатның Рәфкать Ибраһимовныкы булуын таныйбыз. Даими укучыбыз һәм язучыбыз Рәфкать абыйга 16нчы майда 85 яшь тула. Аңа карап, бер дә алай димәссең – нәкъ егетләр кебек үзе!

«Безнең гәҗит» укучылары да Рәфкать абыйны яхшы белә. Еш кына: «Рәфкать Ибраһимовның фикерләре белән килешәм», – дигән эчтәлектәге шалтыратулар да кабул итеп алабыз. Милли җанлы Рәфкать абый белән килешми мөмкинме инде? Татар халкы өчен янып, һәр кешене борчыган сорауларны күтәрә бит ул. Менә шул туры сүзле «егетне» без дә туган көне белән котлап кайттык.

Рәфкать абый безне елмаеп каршы алды. «Гаиләбезнең бер өлешенә әйләнеп беттегез инде, үз туганнарым кебек якын күрәм сезне», – дип үсендереп тә куйды әле. Аш-су бүлмәсендә кайнап йөргән хәләле Нәсимә апа да аңа кушылып: «Сезнең белән очрашу үзе бер бәйрәм инде», – дип өстәде.

Рәфкать абыйның чын туган көне март аенда ук булган, тик паспортта бу көн 16нчы май белән алышынган. «Елына ике тапкыр туган көнемне үткәрәм», – ди ул көлеп.

…Тумышы белән Питрәч районы Салкын Чишмә авылыннан булган Рәфкать абыйның бала чагы сугыш елларына туры килә. Сугыш башлангач, авылдагы таза һәм сәламәт ир-атларның яу кырына киткәнен дә, аларны елап озаткан авыл халкын да яхшы хәтерли ул.

– Әтине армиягә алып киткәннәрен яхшы хәтерлим – миңа ул вакытта 5 яшь иде. Бөтен халык авыл башына җыелып, фронтка китүче ир-атларны елый-елый озатып калды. Менә без дә сугыш чоры балалары, тик без онытылган буын булдык. Бер тапкыр да котламадылар, искә дә алмадылар, – дип шелтә дә белдерде әле ул.

Рәфкать абыйның бу зарын аңларга мөмкин. Әле бала гына булуга карамастан, сугыш ачысын татырга өлгергән ул. Бөтен сау-сәламәт ирләрне сугышка алып бетергәч, авылдагы колхозны яшәтү хатын-кыз, яшүсмер һәм бала-чагага йөкләнә. 5 яшьлек малайның җилкәсенә төшкән сугыш йөге бу елларның иң хәсрәтле булганын әле дә хәтерләтеп тора.

– Үземне белә башлаганнан бирле бары тик эшләп кенә үстем. Әле бит бакча эшләре дә бар иде. Ул 25 сутый бакчаны көрәк белән казырга кирәк! – дип искә төшерде әңгәмәдәшем. – Әле анда үстергән бәрәңгене үзең туйганчы ашый алсаң… Аны бит фронтка җибәрәсе. Абзардагы малыңның итен, маен, сөтен, йомырканы – барысын да яу кырына озатасы. Теркәлгән саннар бар иде, шулардан арткан очракта гына бәрәңге, йомырка ише ризыкның калганы үзеңә булыр иде. Халык иртә таңнан кара төнгәчә эшләде, аның өчен хезмәт хакы түләнмәде. Хәзер уйлап торам да, исем китә: шундый авыр заманда ничек бер тиен хезмәт хакы алмыйча яшәгәннәр икән? Дөрес, түзә алмаучылар да булды инде. Үлгән атлар ашаган кешеләр дә, ачтан үлүчеләр дә булмады түгел.

Күпме хезмәт куеп та, колхозда эшләүчеләрнең кадере булмаган. Рәфкать абыйның да иң авырткан җире шул. Гел кешене кимсетеп, булмаган мал-мөлкәтен дә талаулары турында гел гәҗит битләренә язып, күргән-белгәннәргә сөйләп тора ул. Шундый гаделсез вакыйгаларның берничәсе белән уртаклашты да әле. Күңеленә тигән, күрәсең.

– Колхоз рәисләре шундый әшәке иде. Бер вакыйганы ачык хәтерлим: без абый белән басудан бер чиләк черек бәрәңге җыеп алып кайтып киләбез. Аны кар эреп беткәч, җир җилләп бетмәгәндә пычрак килеш җыя идек. Колхоз рәисе юлыбызга аркылы төште дә, шул черек бәрәңгене алып калды. Өшегән черек бәрәңге бит инде, югыйсә. Урлау да түгел бит! – диде Рәфкать абый шул елларны искә төшереп. – Аннары колхозда хайваннарга бәрәңге пешерәләр иде. Анда эшләүчеләрнең дә хәленә кереп була, ач-ялангач дигәндәй – хайваннарга дигән ризыкны ашаганнар. Моны күргән колхоз рәисе, шул бәрәңге пешкән казанга менеп басып, кече йомышын эшләгән. Шундый мыскыллауга түзгән инде халык.

Көз көне урып-җыю эшләреннән соң басу-кырларда коелып калган башаклар була. Бала-чага аларны да җыя – кытлык бит. Рәфкать абый да иптәшләре белән башак салынган капчыкларын күтәреп кайтып килә. Юлларына тагын шул колхоз рәисе чыга. Һәр капчыкны тикшерә ул. Кечкенә Рәфкатьнең капчыгына кулын тыгып карый – балчык ияреп чыга. Ул чакта башакны үлчәгәндә авырлыгына карап, бер-ике телем ипи бирә торган булганнар. Шуңа күрә бераз балчык та салгалаганнар. Колхоз рәисе аның яңагына сукканын Рәфкать абый яхшы хәтерли.

– Әтиләр сугышта булганда кыен иде. Тик ул 1946нчы елны исән-сау әйләнеп кайтты. Дөрес, инвалид булып кайтты, ләкин кайтуы зур бәхет иде. Ул әсирлектә дә булган, сугыш беткәннән соң Златоуст шәһәрендә төзелеш эшләрендә йөргән. Яхшы хәтерлим: без дәү абый белән бакча башында бәрәңге сабаклары җыеп йөрибез, көз көне иде бу. Безнең бакча башыннан ерак түгел Мамадышка таба олы юл үтә. Шунда бер йөк машинасы килеп туктады да, бер кеше төште. Таягына таянып безгә таба килә бу. Урыс түгелме икән бу дип, куркуга калдык. Безнең янга килеп җиткәч кенә таныдык, кочаклаштык. «Әниегез өйдәме?» – ди. «Суга төшеп киткән иде», – дип мин әни каршына сөенче алырга йөгердем. Ул чакта сөенче өчен бер бүләк бирәләр иде. Чишмәгә төшеп барганда күрше Нәгыймә апа очрады. Минәйтәм, әти кайтты, дим. Ул: «Үзем сөенче алам», – дип әни янына ашыкты. Шул көнне күпләр безнең өйгә җыелды. Башка вакытларда да карт-корылар кергәлиләр иде. Әти аларга сугышта булган-күргәннәрен сөйли иде, – дип уртаклашты ул.

Менә шул вакытта әтисенең сөйләгәннәрен тыңлап утыра белмәгәненә үкенә Рәфкать абый. «Аның сүзләрен теркәп барган булсам… – дип көрсенә ул. – Хәрби хезмәткә киткәндә дә андый язу сәләте, сәясәтне аңлау дигән әйбер булмады миндә». Моңа да карамастан, бүген язылган мәкаләләренең иге-чиге юк. Хәер, алдалау булыр. Саны бар: Рәфкать абый һәр язмасын санап, кайсы гәҗиттә нинди мәкалә чыкканын теркәп бара торганнардан. Өстәвенә, газетада басылган мәкаләләрен туплап, дүрт китап та бастырган ул. Берничә елдан аларның саны тагын да артыр.

– Сугыш вакытында 4 классны укып бетердем. Ул чакта мәктәп дигәне бер байның йорты иде. Анда сәгать тә булмас иде. Бар булганы – бер кара такта һәм бер шкаф. Шунда укыдык. Укымасаң да, эше табыла иде: кем көтү көтә, кем ат җигә, дигәндәй. Бер ел укымый торгач, күрше Ленино-Кокушкинода мәктәп салдылар, бишенче классны ачтылар. Шунда 7 класс белем алдым. 6нчы класска укырга кергәндә математика укытучысы юк иде, бер чиректән соң гына 10нчы классны тәмамлаган егет укытырга килде. 7 класс бетергәч, күрше авылга йөреп укымадык, мөмкинлеге дә булмады инде. Укырга теләге булганнар 20 чакрым җәяү йөреп укыды. Мин исә мәктәптән соң бригадир ярдәмчесе булып, аннары трактор бригадасында эшләдем. Анысы түләүле хезмәт иде. Иң беренче алган акчага велосипед алган идем. Ул иномаркадан да сөенечлерәк булды, – дип көлде Рәфкать абый.

3 ел хәрби бурычын үтәгәннән соң, тормыш Рәфкать абыйны Донбасс шахталарына илтеп ташлый. Анда бераз акча туплагач, шәхси йорт сатып ала. «Шул йортка теркәлү өчен хатыннан да аерылдым әле», – дип көлә ул.

– Элек теркәлү кыен иде бит. Бу йортка иң беренче әнине теркәдем. Аның янына балаларын кертәләр дә, теркиләр дә, ә үзеңнең гаиләң булса, «пропискага» керәм димә икән. Шуңа күрә хатыннан аерылып теркәлдем, аннары яңадан язылыштык, – дип көлеп искә алды ул.

Бүген Нәсимә апа белән иңне-иңгә куеп яшәүләренә 55 ел булган. Безнең республикада 50 ел бергә яшәгән гаиләләрне котлау гадәте бар бит. Ибраһимовлар гаиләсенә дә килгәннәр, ярты гасыр бергә тату гаилә булып яшәүләре белән тәбрикләгәннәр. «Фактта безгә 55 ел инде, тик анда язылышуның соңгы датасын карыйлар икән», – дип аңлатты Нәсимә апа.

– Мелиорация системасында да эшләп алдым. Шофер идем. Төзелеш эшләрен проектлау өчен эшчеләрне төрле җирләргә йөртергә туры килде. Гел саф һавада булдым, урман-су буйларында йөрдем, шуңа да бүгенгәчә сәламәтмен. Моның өчен Аллаһка шөкер кылам инде, – дип җөпләде сүзен Рәфкать абый

– Ничек куркып йөргәнеңне оныттыңмы әллә? – дип сүзгә кушылды Нәсимә апа.

– Хәтердә. Төрле вакыт булды. Ул чакта юллар начар, күпер юк иде. Командировкага барганда боз өстеннән чыгарга туры килә иде. Су катмаган вакытларда «вертушка» белән йөрдек. Аңа төялеп, икенче якка чыгар өчен бер көнең үтеп китә. Бер заман Алабугага командировкага киттек, тик минем белән барган геолог егетнең Чаллыга кереп чыгасы бар. Кояш кыздыра, юл өзелер вакыт. Нократ аркылы чыгарга кирәк. «Тыела» дигән юл билгесе куйган булсалар ярар иде, дим үз эчемнән. Юк, өч тоннага кадәр ярый дигән билге тора. Ярый, Нократны чыктык та, Чаллы янына барып җиттек. Анда Кама аркылы чыгасы бар, анысын да уздык. Икенче көнне кайтырга чыктык. Инде «Нократка керү тыела» дигән билге куйганнар. Боз өстенә су да чыккан. Бу тирәдән әйләнеп уза торган юлы да юк. Аллаһка тапшырдык дип, киттек инде. Минем белән барган егет боз өстеннән җәяүләп чыкты, мин машина ишекләрен ачып куеп боз өстенә кердем. «Кичә чыгып булгач, бүген ничек тә исән-сау чыгып җитәрмен», – дигән уй белән кердем. Ярның теге ягында су астына төшеп киткән бер йөк машинасын да күрдем әле. Исән-сау чыгып җиттем. Укымаган догалар, адарынмаган сәдака калмады, – ди ул көлеп.

Бу хатирәләрне көлеп искә алса да, ул чакта курыкканын яшерми Рәфкать абый. Сөйли китсә, аның тормыш юлы, күргәннәре турында берничә томлык китап язарга булыр иде. Әле шундый матур итеп, тәмләп сөйли. Ул күргәннәрнең барысын да үзең күргәндәй буласың. Шуңадыр да, гәҗит битләрендә аның басылган язмалары үз укучысын таба.

– 74 яшь булганда гәҗитләргә мәкаләләр яза башладым. Фикер булганда, гел язам. Вакыт-вакыт шигырьләр дә язгалыйм. Хәзер институт тәмамлаган кешеләр күп, тик алар акча ягын кайгырта, җанын биреп эшләми. Ә безнең буында милли җанлылык бар әле. Казан шәһәре ветераннар берләшмәсенә йөрдем, хәзер Аксакаллар оешмасында, ТИҮгә дә йөрим. Безне гел этеп-төртеп торалар, митингларга чыккан өчен штраф түләтәләр. Шундый системада яшибез. Әйтәсе килгәнеңне язып та булмый – экстремист буласың. Милләт эшләре белән йөргән булабыз да, тик нәтиҗәсе күренми…

Үзләренә чын булышчы һәм терәк була алырлык ике бала тәрбияләгән алар. Инде хәзер оныклары да үз гаиләләрен төзи.

– Алар барысы да милли җанлы. Укырга кергәндә татар гимназияләре ачылган вакыт иде. Чип-чиста татарча сөйләшәләр. Бер оныгыбыз «Таттелеком»га эшкә кергән иде. Кемнең телефоны ватылган, кемнең компьютеры эшләми – шунда шалтыраталар. Татарча җавап бирүче кирәк булган очракта, оныгыбыз Айратны чакыралар иде, – дип горурланып сөйләде Рәфкать абый. Аның сүзләрен дәлилләп, Нәсимә апа да сүзгә кушылды:

– Кечкенә чакта Рәфкать эштән кайтуга, аның янына җыелып, татарча әкият укыганын көтә иде алар… Менә хәзер оныкларның балаларын тәрбиялисе килә инде. Балалар үскән вакытта рәхәт бит. Баланың баласы тагын да кадерле, аларныкы икеләтә кадерлерәктер.

Әле озак еллар шулай бергә-бергә бәхетле картлык кичерергә язсын. Рәфкать абый да, Нәсимә апа да яшьләрне дә уздырып, милләт язмышы өчен кайгырып торучылардан. Шундый тату һәм үрнәк гаилә булып, бала һәм оныкларыгызның игелеген күреп, озын-озак яшәргә насыйп итсен! «Безнең гәҗит»нең күп санлы укучылары исеменнән юбилеегыз белән тәбриклибез. Хәерле хәләл гомерләр, иминлек, иҗади уңышлар телибез.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии