- 14.02.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Ә сез беләсезме, «Безнең гәҗит» бик бай газета ул! Газетабызны чыга башлаган көннәреннән үк алдыручы, алай гына да түгел, даими рәвештә үзләре дә язмалар юллап торучы укучы-авторларыбыз бик күп безнең. Татарстанның төрле районнарында, хәтта чит республикаларда да махсус хәбәрчеләребез, көчле аналитикларыбыз, тугры дусларыбыз бар, шөкер. Шуларны барлап, үзебез дә, укучыларыбыз да якыннанрак танышсын өчен, сәхифә ачып җибәрергә булдык. Кемнәр икән ул «Безнең гәҗит»тә каләм чарлаучылар – рәхим итегез, таныштыруны башлыйбыз!
«Безнең гәҗит» язарга өйрәтте
Казан адресы сугылган хат алсак, башка беренче килгән уй: «Рәфкать абый Ибраһимовтандыр». Чыннан да, күп очракта юравыбыз юш килә, хат даими авторыбыз Рәфкать абыйдан булып чыга. Журналист булырга укымаган ул, шулай да белеп, аңлап, тәмләп яза. Темалары да җитди: сәясәт һәм милләт. Рәфкать абыйларның фатирына кунакка барып, аның журналистика «чире» белән җитди дәрәҗәдә «авыруын» күреп, тынгысыз холкына сокланып һәм ак көнләшү белән көнләшеп кайттык.
Җыйнак кына төз гәүдәле Рәфкать абыйга 78 яшь биреп булмый. Ә ул тагын да аптырашта калдырды: мартта 79 тула икән инде. Бүген җәмәгате Нәсимә апа белән икәү гомер кичерәләр. 51 ел иңне-иңгә куеп яшәгән алар. Бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзер өч оныкларының уңышларына куанып яшәп яткан көннәре. Тыныч кына яшәп яткан көннәре, дияр идең, алай дип әйтергә тел әйләнми. Икесенең дә күзләрендә – ут. Йөгереп кенә йөриләр – күз тимәсен дип карап тордык. Әле Казан шәһәре ветераннар берләшмәсенә дә йөриләр икән.
Рәфкать абый тумышы белән Питрәч районы, Салкын Чишмә авылыннан. Тик яшьли Казанга күчеп килгәннәр. Тормыш 7 класс белемле Рәфкать абыйны Донбасс шахталарына да илтеп ташлаган. Стаханов эшләгән шахталарда эшләп кайткан ул. Шуңа күрә хәзер Донбасста барган вакыйгаларга тыныч кына карый алмый икән.
Рәфкать абыйның кайчан каләм тибрәтә башлавы белән кызыксынабыз. «Шахтада эшләгәндә «Татарстан яшьләре»н яздыра идем. Чит җирдә үз телеңдә уку бигрәкләр дә рәхәт икән ул. Кайткач, сирәк-мирәк «Социалистик Татарстан»га язгаладым. Тик чынлап торып кулга каләм алуым 2010нчы елда булды. «Безнең гәҗит»не укып язарга өйрәндем мин!» – ди Рәфкать абый. Чын журналистларча бөтен язмаларын теркәп, басылган көннәрен күрсәтеп язып бара. 2010нчы елдан хәзергә кадәр «Безнең гәҗит»тә 40 мәкаләсе басылган аның! Бу сан тагын да артачак әле, чөнки Рәфкать абыйның тагын берничә язмасы редакциядә чират көтеп ята.
Рәфкать абыйда тагын бер әйбер сокландырды: мин өлкән яшьтә, дип тормаган, интернетны да иярләгән ул! Улы һәм оныклары өйрәтеп-күрсәтеп биргән. Хәзер аларның ярдәменнән башка да булдыра. Урыс басмаларының сайтларына кереп, сәяси темаларга язылган мәкаләләр укый, яңалыклар белән танышып бара икән Рәфкать абый. «Безнең гәҗит»нең сайтына да эзне суытмавын әйтеп сөендерде. «Кайбер мәкаләләремне сайтка элмисез», – дип җиңелчә генә шелтәләп тә алды әле.
«Сәясәтне белми торып, сәясәт турында язып булмый», – ди Рәфкать абый. «Безнең гәҗит»тән кала «Татарстан яшьләре»нә дә яза, «Звезда Поволжья»ны яратып укый, төннәр буе «Эхо Москвы» радиосын тыңлап ята икән. 35 ел шофер булып эшләгән Рәфкать абыйда яшь журналистлар үрнәк алырдай сыйфатлар бихисап: тырыш, кызыксынучан, күп белергә омтылучан, һәрнәрсәгә фикере булган кеше ул. Шулай ук даими авторыбыз булган Рафаэль абый Сальмушев җитәкчелегендә сугыш чоры балалары турында китап әзерләп чыгарганнар, аның икенче кисәген эшләргә дә ниятләре юк түгел икән. Рәфкать абый, матбугатта басылган язмаларын туплап, үз китабын да чыгарырга йөри әле. 70 мәкаләсен сайлап та куйган инде! Башта 70, аннары – 100, аннары 200 мәкаләсен дә туплап, китаплар чыгарсын, «Безнең гәҗит»не дә үзенең язмалары белән сөендереп торсын Рәфкать абый!
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии