- 14.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Аулак өй
Әй, бу гомер дигәнең… Әле кайчан гына кечкенә Фәнис Сабирҗанов та, кулына кызыл розалар тотып, беренче тапкыр 1нче татар гимназиясенең бусагасын атлап кергән иде. Бүген ул белем йортының соңгы сыйныфында. Әле быелгы уку елы башында да, ул, мөгаен, кечерәк сыйныфларны бик тиздән чакырып алып, дөнья бәйгесендә җиңү яулавы белән уртаклашырга туры килер дип уйламагандыр.
Декабрь аенда 2нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче (остазлары Рим Кавиев, Александр Обоймов) Фәнис абыйлары билбау көрәшеннән 85 килограмм авырлыкта Теләчедә чыгыш ясап, кыргыз, таҗик, үзбәк һәм русияле спортчыларын җиңүгә ирешә һәм алтын медаль иясе була. Бу Фәнис Таһир улының беренче генә бүләге түгел: ике көмеш һәм ике дистәгә якын медале бар. Ул – соңгы ике елда яшүсмерләр арасында шәһәр-районның абсолют батыры – квадроцикл хуҗасы.
Очрашучылар сорауларына җавап биреп, спортта максатчан алга барырга кирәклегенә кат-кат басым ясады ул. Дөрес, кайбер сәбәпләр аркасында, көрәшне ташлап торырга да туры килгән. Әмма бөек җиңүгә максаты көчлерәк булу сәбәпле, баһадир ныклы сүзен әйтә алган: җиң сызганып, күнекмәләргә кабат тотынган.
Фәнискә биреләсе сораулар шундый күп булып чыкты ки, хәтта беренче сыйныфлар: «Сез көрәшкә тагын йөриячәксезме?» яки «махсус ризыклар ашыйсызмы?» – дип тә сорап куйдылар. Ә яшь көрәшчеләрне бигрәк тә Фәнис абыйларының төп яшерен алымы кызыксындырды. Сөйләп – күрсәтеп кенә өлгер…
Очрашуны алып баручылар вакытны бераз кыскартырга да булдылар, чөнки нәни укучыларны алырга әти-әниләре килеп җитте. Балалар иҗат үзәге һәм 1нче гимназия җитәкчеләренә рәхмәтләр яңгырагач та, балалар Актлар залыннан чыгарга ашыкмадылар. 17 яшьлек чемпион белән оештырылган бу очрашу һәркемнең күңелендә озак вакыт сакланыр әле.
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,
«Яшь журналистлар» берләшмәсе җитәкчесе.
Алабуга шәһәре.

Комментарии