ГАРМУНДА ИКӘН БАР МОҢ…

ГАРМУНДА ИКӘН БАР МОҢ…

Җырга-моңга, татар халык көйләренә азмы-күпме мәхәббәте булучылар өчен гармунчы Вәлиев исеме ят түгел. Милләтебезне, мәдәниятыбызны күрсәтәсе булган тантаналарда, затлы, дәрәҗәле концертларда да аның урыны гел түрдә. Ихластан, җырчының һәр хәрәкәтен, авазларын, бормаларын оста тотып алучы, бөтен барлыгы белән гармунын сыздыручы, тубалдай бөдрә чәчле, мыек астыннан гына елмаючы бу музыкантны башка берәү белән бутау да, белми калу да мөмкин түгел. Рөстәмне сәхнәгә чыккан беренче көннәреннән үк күзәтеп, иҗаты белән танышып һәм ирешкән үрләре өчен шатланып яшәүче тамашачыларның берсе – мин.

Күз алдыбызда үскән, 27 ел буе сәхнә тотучы шушы музыкантыбыз, филармониягә тугрылыклы калган Рөстәм Вәлиев гомер бәйрәмен, юбилеен билгеләп үтте. Билгеләп үтте, дию генә аз, күпсанлы тамашачыларга, моңнарына мөкиббәннәргә бәйрәм бүләк итте. Артистның эше башкару, тамашачыны әсир итү, күпкырлы сәләтен, яулаган үрләрен санаулы сәгатьләрдә күрсәтеп дәлилләү инде аның, дияргә ашыкмагыз. Килешәм, гомер һәм иҗат юлының билгеле бер сызыгына килеп җиткән һәр юбиляр шулай эшли, шуңа омтыла. Башкаларны кабатламыйча, тамашачыга сюрприз арты сюрприз ясамаса, мишәр егете мишәр булыр идемени!? Безнең әти-әниләр, инде килеп гомер көзенә кереп баручы безнең буын белеп, ишетеп калган виртуоз музыкантларны, татарның атаклы баянчыларын хәтердә яңартырга форсат тапты юбиляр. Фәйзулла Туишевтан башлап Гали Җәмлиханов, Рәшит Мостафин кебек гомер буе сәхнә тоткан барлык гармунчыларның фоторәсемнәрен экранда күрсәтте. Таныш йөзләрне күргәч, ерак яшьлегебезгә кайткандай булдык. Үзенә кадәрле яшәгән, иҗат иткән, шактый авыр гармунын асып, татарларыбыз яшәгән җирләрне гизгән остаз-баянчыларны барларга күңеле җиткән. Рәхмәт аңа!

Юбилей кичәсенең тагын бер бүләге – һәвәскәр баянчыларга да халык белән аралашу, фойеда тамашачыны гармун уйнап каршылау, тәнәфестә дә уйнау мөмкинлеге бирү. Яшьләре алтмыш-җитмештән узган гармунчы абыйлар рәхәтләнделәр уйнап үзебезнең халык көйләрен! Күңелләр концерт залына үткәнче үк инде гармун моңнарына кинәнде. Яраткан баянчымның иҗат кичәсен мин гармунга мәдхия, халык иҗатына мәдхия дип кабул иттем. Рөстәмдәй музыкантлар барында, юк бетми әле гармун, онытылмый әле халык көйләре, дип сөенеп кайттым.

Синтезаторлар, чит илләрдән кайтарылган вокал инструменталь ансамбльләр модага кергән 1970-1980 елларда булыр-булмас җырчылар «гармунның кирәге калмады инде хәзер, гармунга кушылып җырлау искелек калдыгы» дип әйтүдән дә тартынмады. Сәхнәләрдән, мәҗлесләрдән, зур кичәләрдән гармун берара шактый кысрыкланды. Гармун уйнап тамак туйдырып булмый, хәзер аңа ихтыяҗ көннән-көн кими бара дип, башка юлны сайлаучы музыкантлар да булмады түгел. Әмма яшьтән сайлаган шушы юлына тугры калган, гармунын бүтән бернәрсәгә дә алыштырмаганнар бүген сәхнә түрендә. Ничәмә-ничә гасыр буена халкыбыз күңелен сугарган гармун моңнарын алай тиз генә оныттырырсың, бар…

Йөзләп музыка инструменты тавышын чыгару мөмкинлеге булган, Италиядән махсус кайтарткан ак баянын татарча моңландырып күрсәтте Рөстәм Вәлив. Күпкырлы иҗатының тагын бер яраткан тармагы – көйләр язуына да шаһит булдык. Гомер бәйрәменә иҗатташ дуслары Илһам Шакиров белән Әлфия Афзалованы чакырып җырлатуы да безгә бәйрәм өстенә бәйрәм булды. Халык аягүрә торып каршылады, исемнәре әйтелүгә үк алкышларга күмде, шул рәвешле мәхәббәтен, рәхмәтен җиткерде сәхнә ветераннарына. Очраштыруы, күңеле җитүе өчен тамашачы Рөстәм Вәлиевка аерым рәхмәтле калды.

Юбилей кичәсе буена йөрәкләребез «Яшәсен гармун!» дип типте. Концерт буена гармун моңнарын тыңлап кинәндек. Татарның атаклы баянчысы белән зур концерт залларында кабат-кабат очрашырга насыйп булсын! Үзебез кебек бик гади дә, шул ук вакытта затлы башкаручы да була белгән Рөстәмебезгә озак еллар сәхнә тотарга язсын, дигән изге теләкләр белән таралыштык юбилей тантанасыннан.

Вәсилә РӘХИМОВА.

ГАРМУНДА ИКӘН БАР МОҢ..., 4.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии