- 14.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Аулак өй
«Күңел» радиосыннан Дәниф Шәрәфетдинов концерты турында ишеткәч, без бу көнне зур дулкынлану белән көттек. Зал тулы халык. Анда аның укытучылары, тәрбиячесе, дуслары, туганнары, якташлары бар иде. Без дә – аның иҗатына гашыйк бер якташлары.
Менә сәхнәгә чандыр гәүдәле Дәниф чыкты. Бар халык дәррәү кул чапты. Күзләрдә яшь. Бу зур сөенеч яшьләре иде. Халыкның кул чабуыннан, аның тавышын сагынуы сизелеп торды. Дәнифнең концерты башланыр алдыннан: «Концертыңны бераз кыскарт», – дип, аңа ышанмаучы кешеләр дә килеп чыккан бит. Әмма ул: «Юк, кыскартмыйм, барысын да җырлыйм», – дип җавап биргән. Ул үзенә нык ышанган һәм барлык җырларын бер төймәгә тезеп башкарып чыкты. Ә залда утыручылар аны алкышларга һәм чәчәкләргә күмде.
Менә шулай, гомер тәгәрмәче язлар, җәйләр, көзләр, кышлар булып әйләнә дә әйләнә. Әнә шулай гомер матур гына акканда, көтелмәгән, авыр, аянычлы хәлләр килеп чыга. Дәниф тә шундый авыр хәлләр килеп чыгасын уйламагандыр. Ләкин инде хәзер болар барысы да артта калды. Ул урында ятуны җиңеп, үз аяклары белән кабат сәхнәгә басты! Бу көнне ул үзе дә көткәндер. Без бик шат. Гаиләсе, дуслары, туганнары, якташлары да аны бүгенге көнгә алып килергә булышкандыр. Аларга бик зур рәхмәт.
Без бу концерттан соң шуны аңладык: Дәнифнең тормышны яратуы шулкадәр көчле – ул барысын да җиңәр! Кешене бит өмет яшәтә, өметең сүрелмәсен!
Иҗат уңышлары сиңа, якташыбыз!
Халидә МИРЗАГИТОВНА,
Фәндәлия ӘЮПОВНА.
«Дәниф Шәрәфетдинов кабат сәхнәдә» ,
Комментарии