Фирдүс Тямаев: «Безнең иҗатка кысылганчы, «власть» авылларны карасын!»

Фирдүс Тямаев: «Безнең иҗатка кысылганчы, «власть» авылларны карасын!»

Ел саен шаулап уза һәм узганнан соң да озаклап «чәйнәлә» торган «Татар җыры» быел 17нче тапкыр уздырыла икән инде. 17 дигәннән, бу санны оештыручылар тылсымлы дип тапкан, әнә шуңа күрә дә быелгы чараны 17нче декабрь көнне 17 сәгатьтә уздырырга ниятлиләр. Җырчылар 17 төрле номинациядә бүләкләнәчәк. Журналистлар белән артистлар очрашкан җирдә кызык сүзләр дә сөйләнелә, бераз ыгы-зыгысы да булып ала инде. Бу юлы «Татар җыры» турында сөйләшү, чараның үзеннән битәр, Хәния Фәрхинең урланган алтын барсы һәм Фирдүс Тямаевның «власть»ка әйтелгән төртмәле киңәше белән истә калды.

МАШИНА БӘЯСЕ КҮЛМӘК

Быел узачак чарадагы төп үзенчәлек шунда – җыелган халыкны тылсым дөньясына чумдырып шаккаттырмакчылар. Тамашачыны әле көзге арты дөньясына «алып керергә», әле галәм киңлекләренә «күтәрергә» вәгъдә итте оештыручылар. Тик бу әкияти дөньяны карау өчен түләү бәяләре дә тылсымлы – теләсә кем бара алырдай түгел. Иң арзан билетларның бәясе – 4 мең сум булса, иң кыйммәтлесе – 8900 тәңкә. Тик күңелегезне төшермәгез: «Татар җыры»н карый алу мөмкинлегенә һәркем ия булачак дип ышандырдылар, чөнки чараны ТМТВ телеканалы турыдан туры эфирда трансляцияләячәк. Бу бәяләрне күреп, гади халыкның «ах-ух» киләчәген чамалап, ахрысы, оештыручылар шунда ук аңлатма кертергә ашыкты: «Татар җыры»н оештыру өчен 12 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Ә бу акча үзен акласын өчен, билгеле, билет бәяләре дә саллы булырга тиеш. Чөнки бу 12 миллионда дәүләттән кергән 12 тиен дә юк. Шушы 12 миллион сумга алтын барс сыннарын ясатып, артистларны киендереп кенә калмыйлар, сәхнә бизәлеше, ут һәм тавыш кую, сценарий язулар өчен дә түлиләр әле. Ә артистларны киендерү дигәннән, аерым ассызыклап узасы килә: быелгы «Татар җыры»нда тамашачы машина бәясе тора торган күлмәк күрә алачак. Чөнки җырчыларның берсенә 400 мең сумлык күлмәк тектергәннәр. Кызганыч, кайсысына икәнен генә әйтмәде оештыручылар: «Килгән халыкның игътибарын читкә юнәлтәсебез килми», – дип аңлаттылар. Журналистлар арасында беренче «дулкын» купты – «килгән кеше барыбер җыр тыңлап утырмый инде анда, күлмәк тикшерә», диештеләр. Иң кыйммәтле күлмәк машина бәясе торса, иң арзанлысы – сыер бәясе: 50 мең сум. Монысын кем өстендә күрергә мөмкин булачагын шулай ук яшереп калдырдылар. Менә шулай итеп, ике артистны киендерү өчен генә дә ярты миллион сум акча тотылганы мәгълүм булды. Шуңа күрә, билетларның кыйммәт булмый хәле юк! «Соңгы 3 ел эчендә болай да билет хакларын күтәрмәдек. Ә бит икътисадта күп нәрсә үзгәрде – мәсәлән, инфляция, ризыкларга бәяләр артты… Бәяләрне арзанайтып та булыр иде бәлки, әгәр халык күбрәк килсә. Тик күбрәк тамашачыны сыйдыра алырлык һәм шул ук вакытта безне дә канәгатьләндерерлек зал, кызганыч, әлегә Казанда юк», – дип аңлаттылар.

Оештыручыларның сүзен җырчы Хәния Фәрхи дә куәтләде:

– Узган елны чара тәмамлангач, Камил Мәүлетович («Татар җыры» бәйгесен оештыручы – А. З.) һәм бер тамашачы белән лифтта бергә төштек. Шунда «билетлар кыйммәт» дигән сүз булды. Мин килешмим – билетлар бик очсыз. Шушы кадәр зур чарага, эшләнелгән эш һәм оештыручыларның йокысыз төннәренә бик арзан хак бу! – диде ул.

КЕМНЕҢ НИЧӘ «БАРС»Ы БАР?

Инде Хәния ханым турында сүз башлаганбыз икән, шунысын да әйтик – алтын барс алу буенча, хатын-кызлар арасында беренче урында тора ул. Быелгысы белән барлыгы шундый 17 сыны булачак аның. Дөресрәге, тиеш булган, тик менә иң беренче мәртәбә алган, матур бриллиант күзле алтын барс сынлы брошын бер районда концерт куеп йөргән чагында урлаткан җырчы.

– Мин аны, горурланып, концерт костюмыма тагып йөрдем. Кызганычка, аны беркөн урладылар! Бу брошьның үрнәге калгандыр инде ул, шушыңа заказ бирәсем килә әле – истәлек бит инде ул, барыбер…

Хәния ханымның әлеге сүзләрен ишетүгә, «Татар җыры»н оештыручы Камил әфәнде Гәрәев джентельменнарга хас тәкъдим белән чыкты:

– Хәния ханым, – диде ул, кыенсынып кына, – бу мәсьәләне хәл итүне безгә калдырсагыз иде!

– И-и-и, менә бит! Сиздегезме дуслар, хатын-кызның хәйләкәрлеген? Шушы сүзне ишетергә өметләнеп утырган идем инде! Минем бит өемдә барсларны саклый торган үз бүлмәм бар. Габделхай матур итеп шкафлар әзерләп куйды, тезелешеп басып торалар. Балаларыма, оныкларымның оныкларына мирас булып кала торган иҗади тормышның бер байлыгы бит бу! – дип шатланды, бәхеттән балкып, Хәния Фәрхи.

Тик шулай да Хәния ханымның шатлыгы Артур-Марат дуэты янында бөтенләй сүнеп кенә калды кебек. Быел Алтын барс алачакларын белеп, шуның кадәр сөенешкән егетләр – елмаеп кына утырдылар. Елмаерсың да! Моңа кадәр алар бер генә мәртәбә алган булган бит әле барсны. «Без аны икегә кискән идек. Яртысы – беребездә, яртысы – икенчебездә. Быел менә тагын бер барс алып, анысын да икегә бүлеп, һәрберебезгә берешәр сын булдырырга уйлыйбыз», – дип аңлатты егетләр, әллә уйнап, әллә чынлап. Артур-Марат дуэтына алтын сынны «Бер күрүдә гашыйк булдым» дигән җырлары алып килгән. Чөнки бу җыр – интернет аша иң сатып алына торган җырлар исемлегендә.

– Шаккаттык, бик шатландык инде. Рәхмәт, акча кызганмыйча сатып алганга. Без бит халык өчен эшлибез, безне яратып тыңлаган тамашачыга рәхмәт! – дип, дулкынланып сөйләде алар.

Ә менә Гүзәл Уразовага барс сыны «Ромашкалар» җыры белән халык мәхәббәтен яулаганы өчен биреләчәк. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик – быел аның «алтын песи»ләре юбилейларын бәйрәм итәчәк, чөнки моңа кадәр аларның саны 14 кенә булган, ә быел да бирсәләр – 15кә тулачак, ди.

Фирдүс Тямаевка үз чыгышында моннан 4 ел элек беренче мәртәбә сын алуын исенә төшерде.

– Бу чарага Нурлаттан әнием дә килгән иде. Мин аңа үзем билет сатып алып бирдем – «по блату» кермәде. Чөнки бу шатлыкны бернинди акчага да алыштырып булмый! – диде дә җырчы, җитдирәк төс алып, журналистларны шелтәләп ыргытты – «Татар җыры» үткәч, газеталарда тәнкыйть язмалары күп чыга. Бер җырчыны доярка булып чыккан диләр, икенчесе исерек булган… Бер-беребезнең арасыннан чүп эзләп утырмыйк, тәнкыйтьләп кенә кеше тәрбияләп булмый. Җырчы ошамаса, ал номерын, янына килеп әйт, менә бу ошамый, диген. Алай булса, күңеллерәк булыр иде!

НӘРСӘ ҮЗГӘРТӘСЕГЕЗ КИЛӘ?

Бу очрашуда зур шау-шулар тудырган «Үзгәреш җиле» концерты турында да сүзләр булды, һәм, имеш-мимешләргә караганда, әйткән фикерләре өчен, Салават Фәтхетдиновны әлегәчә журналистлардан качып йөрергә дә мәҗбүр иткән икән әле ул. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар эстрада җырчылары турында, «нәрсә җырлаганнарын, ни кигәннәрен үзләре аңламыйлар», дип әйткән сүзләреннән соң оештырылган иде бит «Үзгәреш җиле». Бу тәнкыйть сүзләренә «Татар җыры»н оештыручылар да колак салганмы? Әлеге сорауга Камил Гәрәев җавап бирде:

– Эстрада буенча сораулар күп күтәрелде. Бу бик әйбәт – тәнкыйть тә, чагыштырулар да булсын. Яңа фестивальләр барлыкка килүгә без шат кына. Чөнки көндәшлек – алга атлау өчен әйбәт әйбер. Мин президентыбызның бу сүз белән нәрсә әйтергә теләвен яхшы аңладым. Татарстан гел үсештә. Аның турында алга киткән төбәк буларак беләләр. Тик ул Татарстанны урыс телле аудиториягә татар җырлары аша да танытырга тели дип аңладым. Бу өлкәдә тагын да игътибарлырак булып эшләрбез. Әмма без хосусый ширкәт, дәүләт оешмасы түгел, – диде ул. Һәм, күрәсең, үзгәреш җиле»ндә җырларның тере тавышка башкарылуын күз уңында тотып, үзенең чыгышында фонограмманы тыеп булуы, болай итеп җырлауны үзенең дә өнәп бетермәвен ассызыклады.

Фонограмма турында сүз киткәч, Фирдүс Тямаевка аерым сорау бирелде – фонограммага җырлаганыгыз бармы?

– Тере тавышка җырлыйм, ләкин фонограммага җырлаганым бар, мәсәлән – чирләгәндә. Мин аны яшермим, чирләсәм – фонограммага җырлыйм, – дип аңлатты ул. Ә инде микрофон икенче мәртәбә кулына килеп эләккәч, «кызып китеп», хакимиятне һәм журналистларны сүгеп ташлады:

– Гел бер сорау бирәсез: «Үзгәреш җиле» дә, «Үзгәреш җиле». Татар эстрадасында нәрсәне һәм нигә үзгәртергә телисез соң сез – аңламыйм? Районнарда концертка билет бәясе 400 сум. Залың тулса, 70-80 мең сум акча керә дигән сүз. Моңа түлисең хезмәт хакы, реклама, аренда өчен, юлыңа китә, төркемеңдәгеләрне ашатасың эчертәсең. Үзеңә калмый да бит инде! Ә менә Чаллыга Григорий Лепс килгән иде, аның бер чыгышы 12 миллион сум тора, билет бәяләре 5 мең. Бу бит бер «Татар җыры»ның бюджеты дигән сүз. Нигә без үзгәрергә тиеш? Әгәр моңлы җырчы карыйсың килсә, бар Каһировка, Төхвәтуллинга. Шоу карыйсың килсә, Рифат Зариповка бар! Безгә киңәергә кирәк! Нигә безнең иҗатка «власть» кысылырга тиеш?! Тиеш түгел! Иҗат дөньясы – аерым дөнья, аны халык «судить итә». Әнә «власть» авылларны карасын: клублар юк авылда, анда эшләргә кешеләр юк, бер директор үзе идән юа, үзе концерт куя, үзе бәйрәм оештыра!

Кызганыч, Фирдүскә эчендә кайнаган бөтен сүзләрен дә әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр. Ә бит шундый матур итеп сөйли башлаган иде!

Хәер, моңа аның үзенең дә эче пошты бугай. Инде чара тәмамланып, чыгу юлына киткәндә дә, журналистлар утырган урындыкларга кырын карап: «Бер юньле сорау бирә белмиләр – нинди журналистлар җыелгандыр. «Үзгәреш җиле» дә, «Үзгәреш җиле»! Тапканнар!» – дип сөйләнде. Ярап булмый инде Фирдүскә. Кайсы очрашуга килсә дә, безне ачуланмыйча китми.

Менә шушындый күңелле һәм кызыклы очрашу барышында, оештыручылар тагын бер мөһим мәгълүмат җиткерде: билетлар инде сатуда калмаган. Димәк, бар икән әле татарның 8900 сум түли алырдай һәм «Татар җыры»н бернинди акча да алыштырмас тугры тамашачысы! Ә шәхсән үзем, чараның, боздан шуган чана кебек, бик шома һәм күңелле узуын телим. Күпме генә тәнкыйтьләмәсеннәр, «Татар җыры» – ул Яңа ел һәм Сабантуй кебек бәйрәмнәрнең берсенә әверелеп бара инде. Телевизор аша карыйсыңмы, Пирамиданың йомшак кәнәфиенә утырыпмы – мөһим түгел. Машина бәясе торган купшы күлмәген киеп, неон утлар яктысында үзебезнең телдә җыр сузган артистка карап тору барыбер рәхәт инде!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии