- 13.12.2015
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2015, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Туйганчы йоклап та, кеше үзендә хәлсезлек сизсә, аның чәче коела, ябыга икән, моны билгеле, арганлыкка яки күптән түгел генә кичерелгән көчле стресска сылтарга мөмкин. Ләкин йончыган кыяфәттә йөрүнең төп сәбәбе калкансыман бизнең дөрес эшләмәве дә була ала. Калкансыман биздәге (щитовидная железа) авырулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының баш эндокринологы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Энгель Хәсәнов белән сөйләштек.
– Энгель Нәсимович, калкансыман бизнең кеше организмына йогынтысы турында беләсе килә. Гомумән, ул нәрсә өчен кирәк?
– Калкансыман биз эчке әгъза бизләренең (железы внутренней секреции – эндокринные железы) берсе. Эчке әгъза бизләренең эшчәнлеген оркестр белән чагыштырып булыр иде. Алар барысы да бергә эшләгәндә генә «матур көй тудыра ала». Әгәр дә калкансыман бизне бер уен коралы белән чагыштырып карасак, ул русча әйткәндә, «скрипка номер один в большом симфоническом оркестре». Аның организм өчен кирәге зур. Калкансыман биз муенның алгы өлешендә урнашкан. Ул ике төрле гормон эшләп чыгара: трийодтиронин (Т3) һәм тироксин (Т4). Икесен чагыштырып карасак, организм өчен иң кирәге – тироксин. Әлеге гормоннар нормаль күләмдә бүленеп чыксын өчен, калкансыман бизгә йод кирәк. Ул аны чимал буларак куллана. Ашаган ризык, эчкән су, һавадагы парлар белән организмга йод җитәрлек күләмдә керми икән, калкансыман бизнең эшләве дә начарлана. 19нчы гасырның 30-40нчы елларында. Галимнәр билгеле бер территориядә яшәүчеләрнең калкансыман биз авыруларыннан интегүен ачыклады. Бу – шушы җирлектәге туфракта йод аз булуы аркасында. Туфракта йод аз булгач эчкән суда да, шунда үскән яшелчә, җимешләрдә дә ул аз була.
Татарстан да шундый территориягә керә. Шуңа күрә дә безнең республикада калкансыман биз авыруы белән интегүчеләр саны шактый. Югарыда әйтелгәнчә йод җитәрлек булмаса, калкансыман бизнең күләме зурая. Кайбер очракларда ул кабарып, күзгә күренеп тора хәтта (зоб барлыкка килә). Аны кул белән капшап та сизәргә була. Кайберәүләрнең калкансыман бизе зураеп туп кадәр зурлыкка да җитәргә мөмкин. Ул зурайса, кешегә йокларга, сулыш алырга, азыкны йотып җибәрергә комачаулый. Зоб булган кешеләрдә калкансыман биз яман шеше дә барлыкка килергә мөмкин.
– Сез организм өчен тироксинның тәэсире зуррак дидегез. Тироксин аз бүленеп чыгу тагын нинди нәтиҗәләргә китерә?
– Тироксин организмның һәр күзәнәгенә тәэсир итә торган гормон. Баш миендәгеме, йөрәктәгеме, үпкәдәгеме һәр күзәнәккә бу гормонның тәэсире бик зур. Матдәләр алмашынуга да зур булышлык күрсәтә ул. Ашаган ризык организмда аминокислоталарга, май кислоталарына, глюкозага аерыла башлый. Шулар дөрес эшкәртелсен өчен дә тиркосинның җитәрлек күләмдә булуы мәҗбүри. Аннан организмның үсеш чорында бу гормонның тәэсире бик зур. Ананың карынында яралган секундтан башлап тироксинның баланың үсешенә йогынтысы башлана. Баланың баш мие дөрес формалашсын, ул аңлый, сөйләшә торган бала булсын өчен, ана кешенең организмында тироксин җитәрлек күләмдә булу төп шарт. Ул җитәрлек булмаса, баланың баш мие үсмәячәк. Ә икенче гормон: трийодтиронин тироксинның ярдәмчесе. Алар үзара бәйләнештә яши. Кешедә тироксинның аз булуы – авыру, һәм ул гипотиреоз дип атала. Бу очракта кеше үзен начар хис итә башлый, хәлсезләнә, йокысы килә, хәтере начарлана, шешенә башлый. Ләкин кайвакытта киресенчә, бу гормоннар артык эшләп чыгарылырга да мөмкин. Андый авыру тиротоксикоз дип атала. Бу очракта калкансыман биз зурая башлый. Авырган кешеләрнең күзләре зураеп китә һәм алга чыга. Кыскасы, тироксин күп бүленеп чыкса да, аз булса да, бу – авыру. Барысы да нормада булырга тиеш. Калкансыман биз дөрес эшләсен өчен, әйткәнемчә, организмда йод җитәрлек булырга тиеш. Бер яктан караганда җитәрлек күләмдә йод алу авыр да, кыйммәтле дә әйбер түгел: хәзер бит аны аш тозына кушып та чыгара башладылар. Аш тозын һәр көнне кулланабыз, ул һәр өстәлдә тора. Шуңа күрә йодлаштырылган тоз кулланырга киңәш итәм. Бу калкансыман биз авыруларын кисәтү чарасы булып тора.
– Авыруны китереп чыгарган сәбәпләр арасында йод җитешмәү беренче урында тора дидегез, тагын нинди сәбәпләр бар.
– Калкансыман биз – бик сизгер эчке әгъза бизе. Башка бизләр, әйтик, гипофиз баш мие эчендә, ышанычлы урында урнашкан, ашказаны асты бизе шулай ук тирәндә, ә калкансыман бизне тире генә каплап тора. Шуңа да ул кояш нурларына бик сизгер: бик эссене яратмый. Хәзер адым саен солярийлар урнашкан. Яшьләрне кызыктырып, тәнегезне шоколад төсенә кертегез, дип чакыралар. Аннан соң кыш көне дә чит илгә барып, ял итеп кайтырга яратабыз. Табиб буларак, чамасын белергә тәкъдим итәр идем. Калкансыман биз кояш астында артык кызынуны яратмый. Аның эшләү сәләте үзгәрергә мөмкин: йә артык күп эшләп чыгара башлый теге ике гормонны, яки эшләве начарая ала. Ягъни авыру барлыкка килергә мөмкин.
– Энгель Нәсимович, калкансыман биз авыруларын вакытында дәваламаганда, ул нинди нәтиҗәләргә китерә ала. Әйтик, кеше үләргә мөмкинме?
– Тынычландыра алам, зоб авырулары бик куркыныч начар авыру, дип әйтмәс идем. Ләкин бер авыру да кешегә файдага түгел. Кайвакыт җиңел генә авыру да организмга зыян сала. Авыру аркасында, калкансыман биздә төерләр барлыкка килергә мөмкин. Кайберәүләр, УЗИдан карап, әлеге бизендә төер барлыгын белгәч, моны яман шеш, дип кабул итә. Ләкин калкансыман биздәге төерләрдән куркырга кирәкми. Элегрәк төер табу белән, сезгә операция кирәк, башка чара юк, диләр иде. Ә хәзер, әгәр хирурглар төер табылган һәр кешегә операция ясый башласа, бөтенләй операция бүлмәсеннән чыга алмаслар иде. Чөнки ике хатын кызның берсендә мондый үзгәрешләр очратырга мөмкин. Нилектән барлыкка килә бу төерләр, фән төгәл генә аңлата алмый.
– Калкансыман биз авыруларыннан тулысынча дәваланып буламы?
– Эндокринология авыруларын, күбесенчә, кызганычка каршы, бөтенләй дәвалап бетереп булмый. Авыруны карап, күзәтеп торырга кирәк. Кайвакыт авыруга айлар, хәтта еллар буе да дарулар кабул итәргә туры килә. Әгәр инде теләге булса, кеше, билгеле, хирургия юлы белән бу авырудан котылырга мөмкин. Калкансыман биз зур булганда аны операциядән соң кечкенә итеп кенә калдыралар, ләкин операциядән соң да озак кына дарулар кабул итәргә туры киләчәк. Дару эчүдән күпләр уттан курыккан кебек курка. Бер җиреңә дару булса, икенче җиреңә агу булырга мөмкин бит, дип уйлый. Ләкин дөрес кулланганда борчылыр урын юк. Хәзер медицина бик алга киткән. Әллә ни кыйммәт булмаган, шул ук вакытта яхшы дарулар бар. Аларны озак вакытлар кулланганда да, организмга тискәре йогынтысы юк. Кыскасы, табиблар күзәтүе астында булганда, калкансыман биз авырулы кеше дә үзен яхшы хис итеп яшәргә мөмкин. Инвалидлыкка китерми бу авырулар. Ул бик сирәк күренеш.
– Калкансыман биз авыруларының беренче билгеләре ниндирәк?
– ЗОБ формалары бик күп. Гипотиреоз булганда, калкансыман биз гормоннарын җитәрлек дәрәҗәдә бүлеп чыгармаганда, кешенең хәле беткән кебек тоела башлый, эшләү сәләте кими, кайбер нәрсәләрне бик тиз оныта, тәне корырак була. Терсәк тирәләрендә тире калынаеп китә, чәч коела. Чәч коры була. Билгеләре шушылар. Ә тиротоксикоз булганда, калкансыман биз гормоннарны артык бүлеп чыгарганда, кешенең күзләре зураеп китә. Холкында да берникадәр үзгәрешләр күзәтелә башлый. Ул ярсынучанга әйләнә, йөрәге сикерә, нервылана, куллары калтырый башлый, тәне тирли. Гормоннар тиешеннән артык бүленеп чыккан очракта, кешенең гәүдә авырлыгы да кими. Кайбер авырулар «күпме ашасам да, барыбер тазара алмыйм, ябыгам», – ди. Андыйларга эндокринологка күренергә тәкъдим итәр идем.
– Статистика буенча караганда, хатын кызларда калкансыман биз авырулары ун тапкырга күбрәк очрый. Ни белән бәйле бу?
– Бу хатын кыз организмының үзенчәлегенә бик бәйләнгән. Ир кешенең һәм хатын-кызның организмын чагыштырсак, андагы аерма күк белән җир арасындагы кебек. Хатын кызлар ай саен күрем күрә. Ул калкансыман бизгә бик тәэсир итә. Галимнәр уздырган тикшеренүгә караганда, күрем вакытында калкансыман бизнең хәтта күләме үзгәрә икән. Кыскасы, гүзәл затларыбызның бу бизе бер зураеп, бер кечерәеп тора. Аннан соң, калкансыман биз авырулары хатын кызларга зыянны да күбрәк саладыр. Чөнки тироксин җитәрлек күләмдә бүленеп чыкмаган очракта, хатын кызның күкәйлекләрендә үзгәрешләр башлана, күрем сирәгәергә һәм бөтенләй тукталырга мөмкин. Андый хатын-кызлар балага уза алмый интегә.
– Калкансыман биз авырулары ничә яшьлек кешеләрдә күбрәк очрый?
– Ешрак ул урта яшьтәге кешеләрдә күзәтелә. Ир-атларда 30-40, хатын-кызларда 15-50 яшьләр аралыгында. Билгеле, бу авыруны китереп чыгармау кешенең үзеннән дә тора. Тагын кабатларга туры килә, начар гадәтләрдән котылырга кирәк: спиртлы эчемлекләр белән артык мавыкмаска, тәмәке тартмаска. Калкансыман биз тәмәкегә (никотинга) бик сизгер. Аеруча тәмәке тарткан хатын кызларда әлеге авыруның барлыкка килү мөмкинлеге зуррак. Йодлаштырылган тоз кулланырга гына түгел, йодка бай булган башка азык-төлекне дә ашарга тәкъдим итәр идем. Йод диңгез ризыкларында бик күп. Диңгез кәбестәсе, диңгез балыгында, кальмар, креветкаларда. Ләкин, аларны дару кебек кулланыгыз, дип әйтмим, әйтик атнага бер мәртәбә өстәлегездә диңгез балыгы булса, димәк, организмыгызга берникадәр йод аласыз, дигән сүз. Ашау турында сөйли башлагач, табигый ризыклар куллану яхшырак булыр, дип тә әйтәм. Консерва-колбасалар белән мавыкмаска, ит белән тукланырга, күбрәк сатып алынган түгел, үзегез пешергән ризыкларны ашарга. Һәм, әлбәттә, физик күнегүләр, саф һавада йөрү дә кирәк. Ягъни, сәламәт тормыш рәвеше алып бару шарт.
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии