Саламнан йорт төзүче: «Өй үзе суларга сәләтле»

Саламнан йорт төзүче: «Өй үзе суларга сәләтле»

Йорт салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе... һәм яхшы салам сатып алырга өлгереп каласы. Әйе, үз йортымны булдырам дигән кеше саламнан гына да үз йортын торгыза ала. Менә бүгенге героебыз Павел Зилянов та саламнан йорт салып чыгучылар рәтеннән.

Павел тумышы белән Әлмәт шәһәреннән. Шунда туган, шунда үскән. Мәктәпне тәмамлагач та, программист һөнәрен үзләштергән һәм үз һөнәре буенча эшләгән. Башта офистан офиска йөреп эшләсә, хәзер Әлмәтнең «Энергосбыт» компаниясендә программист булып хезмәт итә. Ләкин аллергиядән җәфалангач, 47 яшендә абруйлы эш һәм шәһәр уңайлыгын икенче планга куеп, Әлмәт районының Бакчасарай авылына күченеп киткән. Гаиләсе белән биредә өч ел яши.

– Без йортны кирпеч яки агачтан түгел, ә саламнан корырга булдык. Мин экологик яктан чиста һәм артык кыйммәт булмаган материаллар турында өйрәндем. Иң кулай вариант салам икән. Кирпеч агачтан дүрт мәртәбә, ә агач саламнан дүрт мәртәбә салкынрак. Элек тә саламнан йорт салучылар күп булган, – дип уртаклашты Павел. – Йортның тышын балчык һәм цемент кушылмасыннан ясадык.

Йорт салып чыгу өчен хуҗа 70 мең сумга шытырдап кипкән 1000 тюк салам сатып алган. Төзелеш нигезендә – агач каркас, ә салам изоляция буларак кулланылган, ягъни агач эченә кертеп барылган. Аларны тыгыз итеп, бер-берсенә ябыштырып дигәндәй тезгәннәр. Тышына 5 катлап штукатурка сылаганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, бинаны түбәдән үк төшә торган поликорбанат белән тышланган дивар уратып алган. Кыскасы, салам яңгыр астында калмый, ышыкта тора. Йортның тәрәзәләре дә ачылмый, чөнки хуҗа сүзләренчә, йорт үзе суларга, үзен суытырга һәм җылытырга сәләтле.

Йортның урнашуы да гадәти түгел, ул урамга яки юлга каратып төзелмәгән. Аның урнашуы тулысынча кояшка бәйле.

– Йортны кояшка карап төзү дөрес, чөнки йортның көньяк ягы, төньягы, көнчыгыш һәм көнбатышы бар, – дип аңлатма бирде йорт хуҗасы. – Әйтик, безнең йортның төньяк өлешендә тәрәзәләр юк. Көнчыгыш ягында киресенчә тәрәзәләр күп. Уянып, күзне ачышка, кояш нурларын күрергә, иркәләнеп ятарга мөмкин. Ә йортның көньягында тәрәзәләр зур, чөнки кояш җылыта һәм йортка тиз генә суынырга мөмкинлек бирми. Терморегуляция өчен бүлмәләрнең ишеген ачып җилләтү дә җитә.

Саламнан йорт

Павел әлеге йортны үзлегеннән чыгып уйлап чыгарып төземәгән, Казанның Юдино бистәсендә берәү саламнан шундый өй салган булган инде, ул аның янына барып, серләренә төшенгән. Зилянов әлеге кешенең хаталарын исәпкә алып, башкача эшләгән. Мондый төр материалдан ясалган биналар байтак, әмма берәү дә аныкы сыман йорт буйлап өстәмә дивар куярга ашыкмаган.

Бик чыгымлы йорт булмасын дип тотынсалар да, Павелның эко-йорты миллионнан артык сумга төшкән. Йорт ясалма рәвештә җылытылмый диярлек, анда бер батарея да юк. Бөтен җылыту системасы – электр миче һәм бик сирәк кенә кабызыла торган «җылы идән».

– Саламнан йорт төзү җайлы булып күренсә дә, аның авырлыгы күп. Ләкин ул үзен аклый. Төп эштән читкәрәк китеп, урманга эшкә дә чыгарга туры килде. Әмма безнең авыл урман уртасында урнашкан, саф һава, шуңа күрә бер дә үкенмим, – ди Павел. – Өстәвенә, чиста су, натураль тавык-чебеш һәм ит. Иң мөһиме – шул.

Йорт тирәсендә баз, кечкенә тавык фермасы һәм шактый зур бакча да бар. Героебыз груша, чия, слива үстерә. Нәкъ Кырым Бакчасараендагы кебек.

– Монда барысы да чиста. Һавасы да, ризыгы да, йорты да, уйлары да, – ди Павел.

– Ә салам яхшы яна бит. Янгын чыгу куркынычы тумыймы?

– Чыннан да, теләсә нинди үсемлекнең коры сабаклары бик яхшы яна, ләкин саламны кысылган хәлдә яндыруы бик кыен. Әйтик, бер кәгазь битен яндыру җиңел. Ә менә берничә томлыкны яндыру кыенрак. Салам тюкларын тулысынча 30 миллиметр калынлыктагы балчык һәм цемент катнашмасы белән капладык. Шуңа да аның яну куркынычы агач бура диварларына караганда түбәнрәк. Мондый йорт арасына тычкан оялау куркынычы да аз.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии