- 13.11.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №44 (9 ноябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Кыз урлау йоласымы, гадәтеме безнең татар халкында, бигрәк тә авыл җирләрендә, элек-электән килгән. Үзем белгән, ишеткән ике очракны бәян итмәкче булам. Монысы әле колхозлашу елларына кадәр үк булган очрак. Бер бала белән хатын аерган (әллә хатын үзе киткәнме?) ир-ат ерак сәфәрдән кайтканда бер авылда туктала. Атын да ял иттереп алу, үзе дә чәйләп чыгу өчен уртача гына ихаталы берәүләрнең капкасын шакый. Хуҗа чыгып, хәлне аңлауга, юлчыны өйгә чакыра. Ат алдына печәнлектән печән төшереп, дилбегәне капкага бәйләп, өйгә керәләр. Хәзинәдә барын куеп, табын әзерлиләр. Юлчы үзе дә перәннек алып керә күчтәнәчкә. Кече яктан җитү кыз өстәлгә самавыр алып чыгып утырта. Кызның түшендә ике калын толым, төскә-биткә дә ярыйсы гына. Ир кызны игътибар белән күздән кичерә. «Их, менә шундый булсын иде ул хатының», – дип уйлап куя, үзенең аерган хатыны белән чагыштырып. Ирнең күзләвеннән кыенсынып, кыз кызара. Өстенә кием элеп чыгып китмәкче була. Шунда әти-әнисе: «Кая барасың? Мал карар, сыер савар вакыт җитә», – диюгә, кыз: «Күршеләргә генә кереп чыгам», – дип чыгып китә. Йортта тагын ике малай да бар икән, алары кече яктан чыкмый, олылар белән табынга утырмый. Чәйләр эчеп, бераз сөйләшкәч, ир юлга кузгала. Тик теге кыз һаман исеннән чыкмый. Ике-өч атнадан соң хәлне әтисенә сөйли. Бер иптәш егете белән кызны урларга уйлыйлар. Теге авылга килеп, кыздан ике генә йорт ары яшәүче ярлы карчыкка тукталалар. Әбигә серне чишәләр. Әби кызны да, гаиләне дә бик мактый. Тик кызның егете бар, бик усал нәселдән икән. Атны әбинең капка төбендә калдырып, кызлы йортка юнәләләр. Ир ипләп кенә ишегалларына кереп, капка артына яшеренә. Өйдән йомыш белән башта ике малай чыгып керә, бераздан комган күтәргән әти-әни чыга. Шактый көткәч, ишектә кыз да күренә. Шул мәлдә ир иптәшенә ишарә ясый да, кызны кочаклап ала. Кыз бер тапкыр гына кычкырырга өлгерә, толып эченә салып, чанада алып та чабалар. Ир кызны үз өенә алып кайта. Гаиләдә барысы да аякка баса. Кыз башта елый, чәбәләнә. Тик ирнең йортын, әти-әнисен күргәч, тынычлана. Кайту мөмкин түгел, ямьсез исем тагылачак. Язмышым шулдыр, дип, торып кала. Икенче көнне кызның әти-әниләренә хәбәр итәләр.
Икенче очрак сугыштан соңгы елларда була. Бер гаиләдә апалы-сеңелле ике кыз үсә. Апа тиешлесе фермада сыер сава, басынкы. Сеңел иркәрәк, аулагөйләргә дә иртәрәк йөри башлый. Үзеннән ике яшькә олырак очрашып йөргән егете дә бар. Егет кызны өйләнергә кыстый, әнисе авырып урын өстендә ята икән. Кыз әлегә өздереп кенә җавап бирми, аның әле тормыш арбасына җигелеп тартасы килеп тормый, кияүгә чыгарга ашыкмый. Аннары ападан иртәрәк кияүгә чыгу да яхшы түгел. Кызның башына бер фикер килә. Апасы карышса да, шул уен гамәлгә ашырырга керешә. Егетенә үзен урларга куша. Гадәттә чибәр, уңган-булган кызларны урлыйлар. Егет белән көнен, сәгатен билгелиләр. Сөйләшенгән вакытка егет бер иптәше белән колхоз рәисе җигеп йөри торган атны сорап алып, кызлы йорт тирәсенә килә. Менә ишектән плюш жикет кигән, башына мамык шәл бөркәнгән кыз килеп чыга. Аны кочаклап алып атка салалар да, торып чабалар. Егет йортында инде килен каршыларга туган-тумача, күрше-күлән җыелышкан. Никах укырга дип бераз догалар белгән авыл картын да алып килгән булалар. Кыска гына догалар укып, битләрне сыпырыштыргач, өстәл артына утырышалар. Егет янәшә утыра. Бер-берсенә күтәрелеп карау юк. Әтисе белән әнисе генә аптыраша. Уллары Галиягә өйләнәм дигән иде, монда Сания утыра. Чәйләр эчеп, кулларны догага күтәргәч, егет кызның баш бармагы юклыгын күреп ала. Сания кечерәк чакта чыбык-чабык чапканда баш бармагын өздергән була. Егет, ике чабата – бер кием, дип, өйдәгеләргә үзенең ялгышын белдерми. Әти-әниләре исә бу хәлгә куаналар гына. Чөнки Галиянең ялкаурак, җилбәзәгрәк булуын беләләр.
Кызлар үзләре оештырган бу хикмәтне берәүгә дә, хәтта әти-әниләренә дә белгертмиләр. Имеш, апасы киенеп, үзе каядыр барырга чыккан. Ул елларда һәр кыз өстендә плюш жикет белән мамык шәл иде.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии