Сагындыра

Сагындыра

Флюра Низамова, Гадел Низам, Зөләйха Кыдашева... Үз милләтенә чын күңелдән бирелгән зыялыларыбыз, әдәбият, мәдәният, сәнгать эшлеклеләребез арасында, татар матбугатында гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә билгеле шәхес ул Флюра Низамова. Көн кадагына суккан була иде аның язмалары. 

Мин аны мөстәкыйльлек елларының даһие дип әйтер идем. Ул чын журналист булды. Озак еллар «Татарстан яшьләре»ндә эшләде. Үз эшенә салкын караганнарның байтагын «тешләде» ул. Ә ничек матур итеп җырлый иде Флюра! Бүгенге күп кенә җырчыларга аннан өйрәнәсе әле. Шигырьләр дә яза иде. Чыннарын. Танылган чын җырчылар белән концертлар оештырып йөрде. Нәфис сүз остасы булды. Башкортстанда ту да курайда уйнама инде! Башкортстанда туган кызның килмәгән җире, җитешмәгәне юк иде. 

Ул «Татарстан яшьләре»ннән киткәч, бик моңсу булып калды. Пенсиягә китсә дә, газета белән араны өзмәде ул. Еш язып торды. Әле соңгы елларда гына күренми башлады. Бәлки, яңа тәхәллүс белән басыладыр, мин генә белмимдер. 

Кайларда икән хәзер Флюра Низамова, Зөләйха Кыдашева, Гадел Низам? Усаллыгы да саллы гына иде аның. Күңеле исә нечкә иде. Аралашкан чакларым булды. 

Сагындыра. Бер мин генә сагынмыймдыр аны, сагынучылар тагын бардыр. Озын гомер телим аңа. 

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘРОВ,

Казан шәһәре

Редакциядән. Флюра Низамова эчкерсез, чын табигать баласы ул. Әле җырлап җибәрсә... Ул җырчы булып китсә, опера залларын колачлаган булыр иде. Без заманында сәләтле журналистларның формаль булмаган оешмасын корып, үз Сабантуйларыбызны, үз җыеннарыбызны оештыра идек. Ә Флюра аның үзәгендә кайнады. Зөләйха Кыдаш, Гадел Низам Флюраның тәхәллүсләре. Менә бит бер кешегә күпме талант, хәтта шәхесләр дә сыйган?! Флюра Низамова бүгенге көндә лаеклы ялда. Белүемчә, туган ягында, Башкортстанның Иске Шах авылында туган җиренең матур табигатен колачлап гомер кичерәГел хыялланам, барып-күреп кайтырга. Һаман форсат чыкмый. Насыйп булса, хыялым тормышка ашар. 

Әйе, бик юксынабыз Флюраны, гомумән сәләтле, хак сүзле чын журналистларны. Аларның сүзен ишетәсе, язмаларын укыйсы килә. Ул чакта каләм үткен иде, чөнки Флюра кебек журналистлар булды... Хәер үзегез күреп торасыз, бүген без бар да, юк та... 

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии