- 13.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №35 (8 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Бик матур юбилей кичәсендә катнашып кайттым әле. Олылар янында күңелле булыр микән дип икеләндем башта. Чөнки яшьләрдән арада үзем генә идем. Тукай музеена кереп берничә минут үткәч тә, “Мәңге яшисе килә” клубына йөрүче ветераннарга сокланып, менә күңелле яшәп тә күрсәтәләр икән дигән фикергә килдем. 70-80 яшь димәссең үзләренә, очып-очып бииләр, вальс әйләнәләр, гармунда өздерәләр, шигырь иҗат итәләр, җырлыйлар… Яшьтәшләрем белән дә бу хәтле күңел ачканым юк иде.
1 сентябрьдә Тукай музеенда 5500 мәкалә, 70ләп җыентык, 30 китап авторы, җәмәгать эшлеклесе, “Мәңге яшисе килә” клубының рәисе Рафаэль ага Сальмушевның 75 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды. Моңа өстәп, журналистикада эшләвенә – 50, шушы клубны оештыруына 9 ел тулган. Клуб әгъзалары ныклап әзерләнгән. Юбиляр тарафына бик матур теләкләр яңгырады, кызыклы номерлар белән ял иттерделәр, бүләкләр, чәчәкләр дә мулдан иде. Биредә һәркемнең Рафаэль аганы хөрмәт иткәне сизелә.
Кичәне нәфис сүз остасы Сания Закирова алып барды. Нәзирә Миңневәлиева, Ләбибә Шәрипова, Әлбирә Хәмитова, Миңзифа Гайнетдинова, Наилә Гүзәлева, Фәрит Әхмәтгалиев һәм башкалар матур җырлар бүләк итте. Биредә һәркем артист, ялындырып тору юк. Барысы да бер гаилә кешеләре сыман. Берәү чыгыш ясаганда арткы рәтләрдә утырган апалар: “Безнекеләр булдыра!” – дип бергәләшеп кул чаба. Рәвешен китерәләр, мин әйтәм.
Гармунчыларга аерым тукталмый булмый. Милли киемнәрдән киенгән Дилүс һәм Наил абыйлар һәр җырчыга рәхәтләнеп уйнады. Берсен дә 70нең өске ягындагы кешеләр дип әйтеп булмый. Биредәге җылы атмосфера, аралашу, җыр-моң яшәртә аларны. Дилүс абый – атказанган сәнгать эшлеклесе, гармунчылар ансамбленең җитәкчесе дә. Гармунда 60 елдан бирле уйный. “Бу клубка 7 ел дәвамында бик теләп йөрим. Бергәләшеп театрга баргалыйбыз, концертлар оештырабыз. Колшәриф мәчетенә, метрога, тагын әллә кайларга сәяхәт кылдык. Монда картаю мөмкин түгел. “Мәңге яшисе килә” клубының исеме җисеменә туры килә. Бар булган мәшәкатьләр, авырулар биредә онытыла”, – ди Дилүс абый Мәҗитов.
Юбиляр Рафаэль ага түрдә моңаебрак утырган кебек тоелды миңа. “75 яшь тулды бит. Картаям”, – дип уйлавымы, белмим. Әмма бу хакта борчылыр урыны юк. Гармунчы Фәрит ага Әхмәтгалиев бәяне бирде аңа: “Мактыйлар да мактыйлар. Карап торам-торам да, Рафаэль абый, сез бүген өйләнергә җыенган егетне хәтерләтәсез”, – дип, залны көлдереп тә алды. Ә Рафаэль абый, дөрестән дә, яшь, матур күренә. Кызганыч, соңгы араларда авырулар борчыган үзен, йөрәге нык сиздерә икән.
“Бу кичә – Флера проекты. Мин, бәлеш пешертеп, гаилә белән өйдә генә утырасы идем. Әле больницадан чыктым гына. Ярам да кипмәгән. Авырлык белән булса да, сезне сагынганга, бирегә килдем. Болай зурлаганыгыз өчен рәхмәт. Мин хезмәтне сөям. Аш пешерү дә күңелгә хуш килә, язарга да яратам. Газета белән җенләнәм инде. Җырчыларга рәхмәт. Читтәгеләрне чакырганчы, үзебезнең арадагы артистлар мең мәртәбә моңлырак, дәрәҗәлерәк”, – дип хисләре белән уртаклашты юбиляр. Кайчандыр бирегә актив йөреп тә, бүген инде араларында булмаганнарны да бер минут тынлык белән искә алдык. Алар рухына дога булып барып ирешсен.
Клубның рәисе буларак, Рафаэль ага инде ярты елга эшчәнлекне барлап куйган. Өлкәннәр көненә дә, Алтын көзгә дә, башка кичәләргә дә планы төзелгән аның.
Күңелле яши “Мәңге яшисе килә” клубы активистлары. Бирегә барысы 200ләп кеше йөри. Оештыру, аларны җыю клуб директоры Флера Бибаева һәм идарә әгъзасы Зөләйха Яруллина җаваплылыгында. Һәр эшләре системага салынган. Айга бер тапкыр чәйле кичә үткәрәләр. Рәхәтләнеп аралашалар. Әлбәттә, мондый яшәү рәвеше белән картаюга юл юк! Алар яшьләрне дә уздыра. Афәрин!
Рафаэль аганың хәләле Фирдәвес ханым да клубны бик мактады. “Рафаэльны сез яшәртәсез. Ул клуб дип янып тора, сезнең белән очрашуларны көтеп ала. Рафаэль – барыбыз өчен дә кояш. Аңа безнең белән һәм сезнең белән бергә яшәргә язсын”, – дип матур теләкләрен җыр белән бергә үреп бирде.
Юбилей кичәсе һәркемгә ошады. Вакыт бетте дигәч тә, таралыша алмый торды биредәгеләр. Мин дә килгәнемә сөенеп, үземә күп позитив алып, күтәренке күңел белән кайтып киттем.
Лилия ЙОСЫПОВА
Комментарии