«Җир җиләге сатып машина һәм өй алдым»

«Җир җиләге сатып машина һәм өй алдым»

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Әминә апа Ганиеваны авылдашлары урман кызы дип йөртә. Чөнки җәй-көз буе урманнан кайтып кергәне юк аның. Менә быел да 5 литрлы 150дән артык чиләк җир җиләге генә җыйган. Әле шуңа өстәп күпме каен җиләге! Үзләренә дип бер ишен эшкәртеп куя да, калганын юл читендә сата ул.

– Җиләкне бу авылга килен булып төшкәннән бирле сатам. Быел менә 150 чиләк җир җиләге саттык. 23 яшьлек кызым да булышты. Башта җиләк бик күп иде, җыеп бетермәс кебек иде. Ләкин тора-бара, җыючы күп булгангамы, әзәйделәр. Әле яңгыр, әле кояш булганга, быел җиләк йомшак, бик тиз бозыла. Әле менә берничә көн элек кенә җыеп кайткан партиясе төн чыкканчы бозылган. Аны ничек кешегә сатасың инде? Шуңа күрә җиләкне җыеп кайткан көнне үк сатып бетерергә тырышабыз. Сатар өчен 60 километр барабыз.

Бөтен нәрсәгә бәя үскәндә дә, җиләкнеке кыйммәтләнми, дип аңлата Әминә ханым. Инде менә ничә еллар бер литрлы майонез чиләгендәге каен җиләгенең бәясе дә, биш литрлы җир җиләгенеке дә 500 сум икән. Дөрес, җир җиләгенең беренче партияләрен 700әр сумнан да җибәргәләгәннәр. Сатып алучылар белән проблема юк: болынга чыгып, үлән арасыннан җиләк эзләнеп йөрергә теләүчеләр саны елдан-ел кими икән.

– «Интегеп җыеп йөргәнче, ник кирәк – сатып кына алабыз. Без моның нинди авыр хезмәт икәнен беләбез бит», – диләр. Шәһәр кешесенә дә әзере генә кирәк. Әле кайнатмасын ук ясап алып барсаң, сөенә-сөенә алып бетерерләр иде.

Әминә ханым җиләккә көн саен йөри. Таң атуга, чыга да китә. Иртәнге 3ләрдә үк кузгала икән. Җиләген сатып алучылар күп булсын өчен, кызылракларын, эреләрен генә сайлый, шулай булса да, 40 минут эчендә биш литрлы чиләген тутырып та өлгерә.

– Бер баруда кызым белән икебезгә 24әр чиләк җыеп алып кайткан чаклар булды. Әле без җиләк белән бергә башка елларда ташландык бакчаларга барып чия дә җыеп сата идек. Былтыр менә 50 чиләк чия җыеп саттым, көчкә котылдым. Быел чия юк, бик аз, шуңа күрә азапланасы булмый икән дидем инде, – дип көлә Әминә апа.

Ничек шуның кадәр әйберне җыярга сабырлыгыгыз җитә сезнең? – дим аптырап.

– Авылдашлар да аптырый инде миңа. «Ничек җыясың син моны?» – диләр. Әле бер көн генә кибетче әйтә: «Бер тапкыр гына бардым җиләккә, шуннан да чирләп кайттым кан басымнарым күтәрелеп, ничек җәй буе җыясыңдыр», – ди. Аның нәрсәсе бар? Бер утыргач җыясың да җыясың инде. Дөрес, ардырган чаклары да күп була. Ләкин файдасы булгач, күз йомасың. Кереме әйбәт бит. Моннан берничә ел элек җиләк саткан акчага машина алган идем. Ә менә быел 700 мең сумга өй сатып алып, шунда күчендек. Ул да – җиләк акчасы. Җиләкнең пешкәнен дә сагалап кына йөрим мин. Башта чәчәк аткан вакытында бер болыннарны барып караштырып кайтам, аннан бераз вакыт узгач тагын бер урыйм. Шунда җиләк җыйганда үзем дә рәхәтләнеп ашап алам. Бик нык файдалы ул җиләк. Менә кыш көне әле әфлисун, әле алма ашыйсы килеп йөдәтә бит: организмга витамин җитмәгәнлектән шулай. Ә менә җиләкне ашагач, бернинди җиләк-җимешкә ис китми. Кышка чаклы җитәрлек витамин туплап куябыз.

Без килгән вакытта Әминә апа әнисе белән ишек алдында мәтрүшкә бәйләп утыра иде. Ә бер читтә яңа гына сындырып алып кайтылган каен ботаклары ята: алары мунча себеркесе өчен кайтартылган. Кыскасы, урман тирәсенә баргач, җиләк кенә түгел, мунча себеркеләре һәм дару үләннәре дә җыя әңгәмәдәшем. Боларның барысы да – сату өчен. Сары һәм шәмәхә мәтрүшкәләрне бер тотамлык итеп бәйләп куя да, киптерә. Кыш көне ярминкәләр вакытында халык рәхәтләнеп алып бетерә ди шуларны. Әле шуңа өстәп, кырлыган да (иван-чәй) җыя.

– Анысы сатарга гына түгел, үзебез дә көнгә бер мәртәбә пешекләп эчәбез. Хәл кертеп җибәрә ул, – дип аңлата Әминә апа Ганиева.

Җәйге байлыклар тәмамланып, алмашка көз нигъмәтләре килгәч тә, кул кушырып өйдә утырмый урман кызы. Гөмбә, миләш-балан кебекләрне җыеп, шулай ук сатуга алып чыга. Былтыр әле хәтта урман чикләвегенә кадәр җыеп саткан.

– Әминә апа, гел урман тирәсендә йөргәч, рәсми рәвештә берәр җирдә эшләргә вакытыгыз каламы соң сезнең? Рәсми эш урыныгыз бармы?

– Рәсми эш урыным юк минем. Элегрәк кибеттә эшләгән идем дә, анда тик утырырга гына кирәк шул. Йөреп тә булмый. Ә мин бер урында гына озак утыра торган кеше түгел. Миңа гел нәрсәдер җыярга кирәк. Аннан соң, табигать байлыкларын җыеп сату керемле дә ул. Менә мин ел буе сатканнарны исәпләп утырам да, 12 айга бүләм. Рәсми эштә эшләп алган айлык хезмәт хакына караганда бик күпкә күбрәк килеп чыга. Үзеңә эшләвең яхшырак бит инде, шулай булгач? Ялкауланмаска гына кирәк. Теләсә кем булдыра алырдай кәсеп менә бу.

P.S. Әминә апа яныннан Казанга кайтып килгәндә юл читендә кура җиләге сатып утыручы ак яулыклы әбине күреп алдым. 3 литрын 300 сумга сатып утыра иде ул. Балык Бистәсе районының Таулар авылында яшәүче Флера апа Гарипованың беренче мәртәбә генә юл читенә җиләк сатарга чыгуы әле.

– Быел кура җиләге әллә ни күп түгел. Куаклары да корыдылар: кыш салкын булгангадыр. Кайсы бер куакларым яфрак та чыгармады, – дип зарланды ул. – Юл читенә сатарга чыгуым да чарасызлыктан инде. Үземә кирәк кадәрен төеп тутырып куйдым, ә күрше-тирәгә сатып булмый. Авылда кеше әз хәзер, яшьрәкләр исә, үзләре җыя. Миңа да әзрәк файдасы булсын дим инде – пенсия дә әз бит. Кура җиләгенең кара төстәгесе дә бар бакчамда. Әле анысы өлгермәгән. Менә анысы күп булырга охшаган. Алучысы булса, сатар идем анысын да, алучы гына юк бит. Юл читенә чыгасы булыр бәлки, – дип сөйләде ул.

Авыл кешесенең тырышлыгына исең китмәле. Әнә шулай бакчасында үскәнне дә, урман биргәнне дә файдалы итеп куллана белүләре сокландыра. Җәй салкын килүгә дә карамастан, соңарып булса да, җиләкләр барыбер пеште, шөкер. Бәрәкәтле ризыклар булсын!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Мамадыш – Балык Бистәсе – Казан

Комментарии