Посылка эзләп тапты

Казанбаш авыл Советы рәисе Вафия апа Габитова мәктәпкә тагын килгән. Рупордан гадәттәгечә «Линейкага тезелергә», – дигән боерык яңгырады. Җәһәт кенә сафка бастык. Өлкән сыйныф укучыларының йөзләрендә борчылу, күзләрендә шөбһәләнү чагыла. Авыр сулаулары ишетелә. Тагын нинди хәвефле хәбәр булыр икән?

Күзләр Вафия апага төбәлгән, һәркем торф чыгарырга, окоп казырга, урман кисәргә, вагон төяргә һәм башка җиргә фәлән атнага яки айга, фәлән хәтле азык алып (өйдә бер ризык та булмауга карамастан), бүген үк чыгып китүне күрсәткән исемлектән үз фамилиясе ишетелгәнен көтә. Йөрәкләр шартларга җитеп, авырттырып тибә…

Йә, Аллаһ! Бүген алай булмады. Вафия апа сугыш хәбәрләре белән таныштырды. Безнең олылар белән тигез эшләвебезгә рәхмәт әйтте. Аннары Җиңүне якынайту өчен өлеш кертүдә тылның әһәмиятен, солдатларны җиңүгә рухландыру чараларын бик тәэсирле итеп аңлатты. Шул көннән соң без кемнең кулыннан нинди эш килә, кем кайдан нинди материал, җеп таба: кулъяулыклар, тәмәке янчыклары чигеп, бияләйләр, оекбашлар, шарфлар бәйләп, булдыра алганча җылырак киемнәр әмәлләп, солдатларга кыр почтасы адресы белән посылка җибәрә башладык.

Билгеләнгән көнне малайлар ясап алып килгән тартмаларга кул эшләребезне пөхтәләп тутырабыз. Матур язучы кызлар, егетләр адрес язу бәхетенә ия була. Посылкадагы әйберләр арасына татарча да, русча да хатлар язып салабыз. Аларны чәчәкләр белән бизибез, булса, ислемай сөртәбез, чикләвекләр дә салабыз. «Хәбәрсез югалды», «Геройларча һәлак булды» дигән хатлар алган булсак та, әтиләр, абыйлар исәннәрдер, бу посылкалар бәлки алар кулына тапшырылыр, дигән хыялның чынга ашуына өмет уята иде.

Әлеге мәшәкатьләр безне ялыктырмый, киресенчә, җиңүне якынайтуга минем дә өлешем керде, дигән горурлык хис уята. Өйгә атлап түгел, очып кайтабыз да, әниләргә сөйләп рәхәтлек кичерәбез. Без бит зарыгып, сабырсызланып сугыш туктавын, әти-әниләрнең, абыйларның исән-имин кайтуларын көтәбез. Безнең бүләкләрне алган сугышчыларның шатлыкларын күз алдына китереп сөенешәбез.

Иван, Сергей, Коля, сирәк кенә татар сугышчыларыннан рәхмәт хатлары алган көн безнең өчен сөенечле дә, сагышлы да бәйрәм була. Чөнки күпме җибәреп тә, авылдашларга, әти-абыйларга туры килми бит. Хатларга каршы җырлар, шигырьләр, матур теләкләр белән рухландыргыч җавап хатлары язабыз. Муфаззал исемле башкорт егете белән сыйныфташыбыз Сания Шакирова әнә шул хатлар аша танышты. Сугыш беткәннән соң ул Санияне үзенең туган якларына алып китте.

Сугыш булган урыннардан – Ленинград, Сталинград һәм башка шәһәрләрдән эвакуацияләнгәннәрне өй саен тараталар иде. Бездә бер-бер артлы өч хатын-кыз торды. Иң соңгы булып фатирга кергән Галина апа солдат посылкаларына шарф бәйләп сала иде. Ире белән күптәннән элемтәләре өзелгән. Бервакыт Галина апа да чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, посылкага хат язып салды. Менә шул хат, Аллаһның рәхмәте, аның иренә барып ирешкән. Ире гаиләсенең кайдалыгын белә алмыйча гаҗиз булган мәлдә кулына шул хат килеп кергән. Сугыш кырыннан җавап хаты алгач, Галина апаның ике баласын кочаклап, үксеп-үксеп кычкырып елавы әле дә күз алдымда. Әле әнине килеп кочаклый, әле безне. Безгә рәхмәт әйтә, нишләргә белми.

Сугыш афәтенең кешене шундый язмышларга дучар итүен безнең нәни йөрәкләребез бик авыр кичерде. Болар – оныта алмаслык яралар.

Фәүзия ВАХИТОВА,

Казан шәһәр

Комментарии