«Татарларның мескенләнергә хакы юк!»

«Татарларның мескенләнергә хакы юк!»

– Менә монда – бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Монысы – мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани. Бу – шагыйрьләр солтаны – Дәрдемәнд. Безнең Татар мәдәнияты үзәге узган елдан бирле нәкъ менә аның исемен йөртә, – дип таныштыра башлады озак еллар дәвамында телевидениедә эшләгән, «Татарлар» тапшыруының авторы, күренекле журналист Флюра Абдуллина. 2019нчы елдан бирле ул Казан Кооператив институтында ачылган Татар мәдәнияты үзәген җитәкли. Студентларны татар милләтенең үткәне, зыялылары, кызыклы фактлары белән таныштыра. «Иртәгә икътисадчы, министр буласы кеше һәр милләт турында да белергә, аның турында кайгыртырга тиеш», – ди Флюра ханым. Аның белән Татар мәдәнияты үзәге буйлап «сәяхәт иттек».

– Дәрдемәнд – меценат та, бай да, татар яшьләрен үз акчасына чит илләргә җибәреп укыткан шәхес тә. Ул татар теле, татар гореф-гадәте сагында торган кеше. Моннан тыш сәүдәгәрләр музее да бар биредә. Анда 400дән артык экспонат урын алган, – дип таныштыруын дәвам итте ул. – Монысы – күренекле татар композиторы Сара апа Садыйкованың аяк киеме. Элекке заманда ул гел сәүдәгәр Апанаевларга килгән. Кичләрен пианинода уйнап, җырлап утыра торган булганнар. Шуларга үзенең чүәген бүләк иткән...

***

– Монысы – «Батырлар аллеясы». Монда безнең бөек шагыйребез Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре дә, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм батырлык күрсәткән башка зыялыларыбыз да бар. Араларында генераллар да, полковниклар да юк түгел – татарлар арасында барысы да бар. Берәү дә татар батырлык күрсәтмәгән, дип әйтә алмый. Студентларны бирегә алып кереп тезеп куям да: «Үрнәк алыгыз! Аларның һәрберсе иле, Ватаны белән горурланган», – дим. Патриотик тәрбия бирүнең бер ысулы дип атап булыр моны...

«САРА САДЫЙКОВА ЧҮӘГЕН КҮРСӘТТЕМ»

– Минем тәрбиямдә бабам белән әбиемнең өлеше зур. Алар кечкенәдән Коръән аятьләре ятлаталар иде. Ул заманда дин арткы планда бит, качырып булса да өйрәтәләр иде. Сүз уңаеннан, миңа үземә дә «Казан Коръәне» дигән сюжет эшләргә насыйп булды. Бабай белән әби гел болай дип әйтә килде: «Беркайчан да соңга калма! Кеше чакыра икән, биш минутка иртәрәк килеп җит! Өлкәннәргә каршы дәшә күрмә!». Менә шундый киңәшләрен биреп тәрбияләделәр. Ул чакта балалар бакчасы юк иде, әби-бабай тәрбиясендә үстек, шуңа күрә өлкән буынның кадерен белеп, аларның истәлекләрен саклап яшибез. Күренекле композиторыбыз Сара апа Садыйкова белән шәхсән күрешергә насыйп булмады, әмма кызын шушы үзәккә чакырдым. «Менә әниегезнең чүәге, мәрҗәне бар бездә», – дип шуларны күрсәттем. И, шатланды шуңа! Безнең буын өчен – кыйммәтле хатирәләр инде алар.

– Мондый мәдәният үзәге нәрсәгә кирәк?

– Һәрчак зыялылыкка ашкынырга кирәк. Татар халкының үзен зурлыйсы килә икән, зыялылары аша зурласын. Бөтен өлкәдә дә шулай бит ул. Менә җыр сәнгатен генә алыйк. Үзешчәннәрне үстереп, син беркайчан да киң дөнья мәйданына чыга алмыйсың. Профессиональ җырчыларны үстерсәң генә, сине киң мәйдан көтәчәк. Үзешчәннәр профессионаллардан үрнәк алырга тиеш. Һәркем камиллеккә омтылсын. Бер урында тыпырчыну, яхшыга омтылмау – тамырны корыта. Бакый Урманче – татарда киңкырлы талантка ия беренче рәссам. Аның хатыны белән аралаштым. Бакый ага рәссам гына түгел, каллиграфия остасы да була. Каллиграф Нәҗип Нәккаш – Бакый Урманченың укучысы. Ул аннан дәресләр алган һәм татар каллиграфиясенә тугра жанрын кертеп җибәргән кеше. Аның иҗатының төп үзенчәлеге – шамаилдә татар телен куллану. Татарның һәр шәхесе, мәгърифәтчесе – барысы да югарыга омтылган. Кемне генә алма! Ә горурланып сөйләрлек шәхесләребез күп. Татар халкы бай бит ул. Бөтен төрки дөньяга иң беренче булып белем тараткан халык. Мәмләкәт төзеп биргән халык. Белгәннәрне сөйләргә тиешбез. Горурланып яшик! Мескенләнергә безнең хакыбыз юк!

Университетта укыганда безне диварлары да тәрбияләде, монда да шулай ук. Кооператив институтында булачак икътисадчылар белем ала, араларында булачак министрлар, президент та бардыр әле. Алар татар халкына хезмәт итәчәк, шуңа күрә үз милләте, гореф-гадәтләре, тарихы турында белергә тиешләр. Бу – тәрбияви үзәк. Ул иң элек милләт кодын саклаучы үзәк. Мондый татар үзәкләре һәр уку йортында, мәктәптә, балалар бакчасында булырга тиеш. Һәркем үз милләте белән горурланып яшәргә хаклы.

Әлеге мәдәни үзәктә без бик күп тапшырулар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр үткәреп киләбез. Анда Бөтендөнья татарлары катнаша. Барысы да җитәкчелектән тора. Ректорыбыз Алсу Нәбиева татар җанлы кеше. «Шуны эшлик әле», – дип сорасаң, «Әйдә эшлик!» – дип җавап бирә.

– Институтта төрле милләт вәкилләре белем ала. Алар һәм аларның ата-аналары уку йортының «татар җанлы» булуына ничек карый?

– Биредә башка милләтләрнең дә үзәкләре эшли. Институтта 7 меңнән артык студент укый – берсенең дә: «Бу безгә кызык түгел. Әлеге мәдәният үзәге кирәк түгел», – дигәне юк. Аларга кызык. Бирегә кушканга гына кермиләр. Алай гына да түгел: керсәләр, тиз генә чыгарам, димә. «Укучылар, китәсем бар», – дип китәм кайчакта. Шунсыз чыгып китмиләр. Яшьләр, бәлки, милләт өчен файдалы булган татар меценатлары дәрәҗәсенә күтәрелер дигән өметтә эшлибез. Апанаевлар, Хөсәеновлар, Акчуриннар турында белсеннәр, алар белән горурлансыннар, дибез. Һәр студент үз милләтенә ярдәм итсен, тарихын онытмасын – безнең төп шигарь шул.

«УРАМ ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШӘЛӘР»

– Хәзер барысы да үзгәрде, телевидение дә. «Татарлар» тапшыруында иң элек шәхесләрне күрсәтә идем, чөнки безгә татар рухын күтәрү мөһим. Әйткәнемчә, без бу рухны үзебезнең зыялылар аша күтәрә алабыз. «Татар халкы зыялы булган, дәүләт төзегән, башкаларга да ярдәм иткән», – дип кабатладым. Әле дә шуны әйтәм. Татарның горурлык хисе югалса, ул бетә, дип уйлыйлар. Горурлыкны булдырасым килде. Татар яшәсен, югалмасын дип тырыштым. Әле дә мескенләнгән татарларны яратмыйм. Без мескен милләт түгел. Горурланып сөйләрлек тарихыбыз, күкрәк киереп искә алырлык әдипләребез бар.

«Татарлар» программасы уңышлы булды. Тамашачы аны яратып кабул итте. Замана таләпләренә туры китереп эшләргә тырыштым. Кадрдагы ритмны сакладым, бер картинаны өч секундтан артык бирдерми идем. «Татарлар» тапшыруын кайчак әле дә карыйм. Кызганыч, мин китүгә үк аның хәтта заставкасын да үзгәрттеләр. Аның музыкасында татар халкының бөтен язмышы бар иде.

Татар мәдәният үзәгенең бер почмагы

Телевидениедә алган бөтен тәҗрибәмне хәзер шушы үзәктә кулланам. Телевидениедә эшләгән чорны сагынам. Элек ул – татар зыялылары җыела торган урын иде. Һәр татар зыялысы шунда килә иде. Хәзер генә йөрми алар. Язучымы ул, композитормы, шагыйрьме, җырчымы – барысы телевидениегә килә иде. Аларны чакырып торасы юк, үзләре килде. Әлфия апа Авзалова килсә, бөтен эшне ташлап, шуның янына чаба идек. Ул бик кызыклы шәхес булды. Һәрберебезне көлдереп шаян мәзәкләр сөйләр, акыллы киңәшләрен бирер иде. Телевидениедә эшләгән һәркем шундый иде. Берәү дә күкрәк киереп йөрмәде, барыбыз тигез булдык. Шул чорны искә төшерсәк... Мин татар телен урамда кулланырга ярамаган чорга эләктем. Телевидениегә эшкә кергәндә шундый вакыт иде. Урамда бер авыз татарча сүз әйтергә курка торган чаклар... Ә эшкә килгәч, таң калдым – һәркем татарча сөйләшә. Урыс кешесе дә татарча сөйләшә иде. «Мин тәгаен монда эшләргә тиеш. Бу – минеке», – дидем. Хәзер телевизор экраннарында – урам теле. Саф әдәби тел юкка чыкты. Менә нинди иде безнең заман.

– Хәзерге журналистиканың китек урыннары бармы?

– Яхшы остазлар юк хәзер. Без бәхетле буын булдык. Берәү дә бармак төртеп: «Бу яшь әле, моңа гади генә эш тапшырабыз», – димәде. Киресенчә, сине дә үзләре белән тигез күрделәр, «сез» дип кенә дәштеләр. Шулай белгеч итеп формалаштырдылар. Әмма беркайчан да кулдан тотып өйрәтмәделәр. Без алар белән аралашып, аларның эшләгәнен күреп өйрәндек. Дөрес, хәзерге яшьләргә дә төртеп өйрәтергә кирәкми, алар бик акыллы. Үзләренә кирәклесен күрә, күңеленә сеңдерә һәм киләчәк буынга һичшиксез тапшырачак. Тик ничек итеп тапшырырлар? Менә дөрес итеп тапшырыр өчен аларга остазлар белеме җитми, матур үрнәк кирәк.

Бүгенге яшь буын журналистлары өстән-өстән генә мәгълүмат җыеп, шунда йөзүчеләр. Алар проблеманың төбенә төшми. Элеккеге зыялыларны, әдипләрне белми. Белми генә түгел, белергә дә теләми. Моңа журналистика факультетындагы уку программасы да йогынты ясамый түгел. Телевидениедә эшләгәндә, булачак журналистлар минем эшчәнлек буенча диплом эше яклыйлар иде. Ел саен үзләре янына дәшеп, фәнни эшләрен тәкъдим итәләр иде. Ә хәзер берәүдән дә: «Әйдә килегез әле, безгә мастер-класс күрсәтегез әле», – дигән сүзләрне ишеткәнем юк. Теләкләре юк, алар моны кирәк дип күрми. Ә без бит үзебез турыдан-туры мастер-класслар алып, остазларның хезмәтен күреп өйрәнгән кешеләр.

Мин һәрвакыт кабатлыйм: журналистларга һәрвакыт укырга кирәк. Эштән кайткач, мин өстәмә рәвештә өйрәнә идем. «Би-би-си»* теле-радио корпорациясеннән «Хәбәрләр» тапшыруын соратып ала идем. Журналистларга болай диләр иде: сюжет нинди телдә булса да, тавышны алып аткач, фотосурәтләрдән бар да аңлашылырга тиеш. Татарлар нәрсә сөйли икән дип, башка милләт вәкилләре дә татар каналын карый алырга тиеш иде. Менә «Би-би-си»* хәбәрләре шундый иде. Шуңа карап өйрәндем. Әле дә шулай: үзең өстәмә рәвештә өйрәнмәсәң, остазларың эшчәнлеге артыннан күзәтмәсәң, берни барып чыкмаячак.

– Хәзер телевизор карыйсызмы соң?

– Бик сирәк кенә кабызгалыйм. Элек мин «НТВ» телеканалын карый идем. Алар замана таләпләренә туры китереп, кызыклы репортажлар, сюжетлар эшлиләр иде. Беркайчан да заманадан артта калырга ярамый. Хәзер телевизорны «менә болай эшләргә ярамый», дип карыйм. Сүз дә юк, телевидениедә яхшы журналистлар бар, алар үз эшләрен яратып һәм теләп башкара, әмма, әйткәнемчә, аларга өйрәнү өчен мәктәп юк. Без – бәхетле буын, чөнки артыбызда тәҗрибәле өлкән буын бар иде, аларга карап өйрәндек. Әлбәттә, миңа да шундыйлар ярдәм итте. «Татарлар»ны оештырган вакытта Индус Таһиров Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе иде, Фәрит Уразаев кебек консультантлар бар иде.

Шуны да әйтү мөһим: хәзер телевидениедә эшләүчеләрнең кыйммәтләре дә үзгәрде. Эшкә шортиктан килүчеләр дә бар хәзер. Элек шорты киеп кара син! Эшли торган урыныңның ишегалдына үткәч үк, син үз һөнәреңә тугры булырга тиешсең. Син – һөнәреңнең йөзе. Синең кыяфәтеңә карап, һөнәрең турында фикер йөртәчәкләр. Шунысы да мөһим: син беркайчан да татар халкына зыян сала торган язма яки репортаж эшләргә тиеш түгел. Монысы – безгә йөкләнелгән аманәт.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

* Русиядә ят агент дип танылды һәм эшчәнлеге тыелды

Комментарии