Бергәләшеп кич утырдык

Бергәләшеп кич утырдык

Авыл китапханәсе каршында «Хатирә» клубы оешуга ике дистәдән артык ел узып та киткән. Аны без лаеклы ялга чыккан авылдашларны туплау, гомер буе бергә эшләгән коллективларыннан аерылган пенсионерлар ямансулап ятмасыннар, ялларын күңеллерәк, эчтәлеклерәк итеп уздыру максатында оештырган идек.

Чыннан да ике дистәдән артык еллар агышында нинди генә кызыклы чаралар уздырылмады – күренекле язучыларның юбилейларын билгеләү, авылның сугыш ветераннарын кунакка чакырып олылау, юбиляр авылдашларга багышланган кичәләр, репрессия корбаннарының туган-тумачаларын чакырып, узган тарихыбызны барлау, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда торф чыгарырга, урман кисәргә мәҗбүри җибәрелгән, бер авыз русча белмәгән авыл кызларын (инде алар байтак яшьтә иде), аларның балаларын клубка чакырып, чытырманлыкны чистартып, салкын суны ерып торф чыгарып кайткач, баракларда кичләрен авылларын сагынып җырлаган җырларын, истәлекләрне барлап кич утыру дисеңме, милли йола-гадәтләребезне кайтару ниятендә үткән бик күп чаралар... Хәер, бихисап алар.

Соңгы елларда «Хатирә» клубына мәктәп балалары да актив йөри башлады. Алар өчен туган телебезне саклау зарурлыгына, олы яшьтәге өлкәннәребез исән чагында авылыбыз тарихын сөйләтеп калу максатында очрашулар уздырулар да эзсез узмыйдыр. Һәрхәлдә шул ният итеп куела.

Телебез бетә дип хафаланабыз. Борынгы гореф-гадәтләрне ешрак искә төшерсәк, бу җәһәттән балаларыбызның игътибарын юнәлдерерлек кызыклы чаралар үткәрсәк, аларның үзләрен дә бу эшкә җәлеп итә, яшь күңелләрдә милли горурлык уята алсак, телне саклау, милләтне яшәтүгә менә мондый клубларның мөмкинлекләреннән файдалансак, максатка ирешеп булыр – телебез дә, милләтебез дә яшәр. Һәр кичәгә, һәр очрашуга әзерләнгәндә мин шушы мөһим мәсьәләгә игътибар итәргә тырышам. Искиткеч матур борынгы йолаларыбыз, ата-бабалардан калган күркәм гадәтләребез бик күп бит эзләнә китсәң.

Истә калырлык итеп «Яулык бәйрәме» уздырган идек. Эзләнә торгач нинди генә хатирәләр калкып чыкмады. Клубташларыбызга күп еллар сандык төпләрендә саклана торган, кайчандыр әбекәйләребез бәйләп йөргән яулыкларны алып килергә кушылды. Бар икән әле андый хәзинә гаиләләрдә, әбекәйләрнең төсе итеп саклаучылар бар икән. Хәнифә апа Вәҗиева, мисал өчен, бабасының беренче Бөтендөнья сугышыннан әбисенә бүләккә алып кайткан йөз елдан артык сакланган парча яулыкны алып килгән иде. Ничек сыйфатлы – төсен дә җуймаган. Нәсимә Биктимерова моннан ярты гасыр элек килен булып төшкәндә кайнанасы бүләк иткән шәльяулыкны саклаган, Тәгъзимә Гыйззәтуллина алып килгән яулыкларның ниндие генә юк! Кыскасы, кичә башланганчы китапханәбезне яулыкка төрдек. Күргәзмә уңаеннан нинди генә истәлекле вакыйгаларны, йола-гадәтләребезне искә алмадык!

Әле күптән түгел мәктәп укучылары белән уздырылган «Май канаты үрә беләсезме» дигән мастер-класс күңелле дә, эшлекле дә булды. Балалар, бик тырышып өлкәннәрдән май канаты үрергә өйрәнде.

Узган атнада борынгы йолаларыбызның берсе – «Кич утыру» мәҗлесе уздырдык. Эш шулай куелды: һәркем үзе белән кул эше алып килде. Йон язып-эрләп, оекбаш-башмаклар бәйләп мәш килдек. Дөрес, кем әйтмешли, хәзер интегеп утырасы да юк: кибетләр, базар тулы ул эшләнмәләр. Әмма авыл кешесе тынгысыз халык, әзергә-бәзер яшәп өйрәнмәгән, үз тырышлыгы белән муллык тудырырга күнеккән. Аннары, үз кулларың белән бәйләнгән әйберләргә кул җылысы, күңел җылысы салына. Күңелләрдә сакланган, әбиләребез, әниләребез җырлаган җырларны җырлап, аулак өйләрдә уйнаган уеннарны, яшь чакларны искә төшереп гөрләшеп кич утырдык. Баянчы ике егетебез дә килгән иде кич утырырга, рәхәтләнеп баян тавышына җырладык-биедек. Табышмак-мәкаль, тизәйткечләр әйтешү үзе бер ярышка әйләнде. Борынгы йолаларыбыз, аларның телебезне, динебезне, милләтебезне саклаудагы роле турында әңгәмәдән соң һәркем үзе әзерләп алып килгән милли камыр ризыкларыннан чәй өстәле әзерләдек. Бергә-бергә күңелле инде. Рәхәтләнеп хәтердәге истәлекләрне яңарттык, кайгы-шатлыкларны уртаклаштык, борынгы йолаларыбызны барладык, киләсе очрашуларның тематикасы турында киңәшләштек. Кул эшләре күргәзмәсендәге бәйләм үрнәкләре клубташларга осталыкка этәргеч биргәндер. Һәрхәлдә, очрашу күңелләрдә яктылык, бәйрәм хисе калдырды.

Тәнзилә ШӘЙХНУРОВА,

Тукай районы, Күзкәй китапханәсе мөдире

Комментарии