Террорчы исемен алу бик тиз икән

Күршебез Мәйсәрә әби берүзе генә тора. Иртәнге намазларын укып, бер кат өендә вак-төяк эшләрен тәмамлагач, күңелсезләнеп кала. Гомере буе эш эшләп өйрәнгәч, тик утырып кына тора алмый. Оныгы янына барып, коймак белән сыйлап кайтырга уйлаган. Оныгы укудан тиз генә кайтмый әле. Ул коймагын туглап, банкага салып, бик нык капрон капкач белән каплап куя. Автобуста банка бәрелеп ватылмасын дип, кәгазь тартма эченә сала. Тартма эчендә җылысы саклана, аларга барып җиткәнче өлгереп тә җитәр, дип уйлый. Билгеле инде, өйдән җыенып чыгып, автобус көтеп торганчы, хәйран гына вакыт үтеп китә. Теге банкадагы коймак үз эшен эшли, кем әйтмешли, вулкан процессы бара, әчи, кабара. Ниһаять, автобус килеп җитеп, Мәйсәрә әби җайлап кына кереп утыра. Кәгазь тартмалы сумкасын буш урындыкка куя. Көндез, эш вакыты, кеше әз, салонда берничә әби белән кондуктордан башка кеше юк. Менә үзенең тукталышына җиткәндә, теге тартма эчендә, граната шартлагандай, шартлау барлыкка килә. Кәгазь тартма таралмый, банканың капрон капкачы, банка эченә җыелган газга каршы тора алмыйча, шартлап ачылып китә. Билгеле инде, бер кешегә дә зыян килми. Шунда бер әбиең: «Уф, мәхәббәтсез, тәһарәтсез калдырдың, теге террорист дигәннәре булды, ахрысы, дип уйлап куйдым», – дип әйткән ди.

Вакыйф КЫЯМОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии