- 13.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Язып утырырга эшем булмаса, авылга ноутбук алып йөрмим, чөнки анда интернетка да тоташып булмый. Ул вакытта да, шәһәргә кайтып төшүгә, соңгы хәбәрләр белән танышырга утырдым. Себердә вахта ысулы белән эшләп йөргән малайның бер айга ялга кайткан вакыты иде. Кухняда ашарга әзерләп йөри.
– Улым! – дип кычкырдым залдан.
– Нәрсә, әти? – диде ул минем янга килеп.
– Шамил абыең вафат булган икән бит, мин белми калганмын…
Шуннан ул да, фотографияләргә бераз карап торгач, авыр сулап:
– Их, абый, яхшы кеше иде, – диде дә, боек кыяфәттә кухня ягына атлады.
Үзем Казанда егерме елдан артык яшәгәч, улыма минем белән җиңелрәк булыр дип уйлаган идем. Үзе дә, Казанның энергетиклар университетында укырга теләге барлыгын алдан әйтеп куйган иде. Бюджетка имтихан бирергә өлгермәде. Түләп укытырга калды. Шуның өстенә фатирга да түләп торабыз. Ул килгәнче Казанда күченә-күченә утызлап урында яшәгән булсам, малай белән дүрт урында яшәп карарга туры килде. Энергетиклар университетында, укыган өчен ярты елга бер түлисе иде. Чөнки һаман бәясе артып тора, арты ел үткән саен берәү дә укуын ташлап китәргә теләми. Ул елны мине Яшел Үзән районындагы бер санаторийга махсус путевка белән дәваланырга җибәргәннәр иде. Бервакыт малай шалтырата:
– Әти, фәлән вакытта ярты еллыкка түләргә куштылар. Түләмәгән кешеләрне куып чыгарабыз дип кисәтеп куйдылар!
– Бер ай көтегез дип әйт аларга.
– Әйттем, бер тәүлек тә көтәргә риза түгелләр.
Улым шул ук институтта электрик булып эшләп йөргәч, андый катгый шартлар аңа кагылмас дип уйлаган идем. Баксаң, барына да бер шарт куелган икән.
– Хәзер кайтырга чыгам, улым, – дидем һәм бер көнгә Казанда булу кирәклеген аңлатып гариза яздым да, юлга чыктым.
Кайтып төштем. Малайның күзендә нур юк, мине күргәч кенә бераз җан кергәндәй булды.
– Кайда, квитанция алдыңмы?
– Менә, унтугыз мең биш йөз…
– Тагын артканмыни?
– Арткан… Кемгә барып карыйсың инде?
– Барып карыйм әле яхшы кешеләргә…
Академтеатрда директор булып утырган Шамил абый Закиров янына киттем. Минем бәхеткә Шамил абый үз кабинетында берүзе иде. Гадәттәгечә җылы гына күреште. Бераз сөйләшеп утырдык, шуннан соң гына мин:
– Зур эш белән килдем бит мин Шамил абый, – дидем.
– Сөйләп җибәр…
Мин квитанцияне күрсәтеп, түкми-чәчми барын да сөйләп бирдем.
– Бүген эшләр тыгыз, иртәгә сәгать уникегә килерсең, Эсфир, борчылма, хәл итәрбез…
Малай янына кайттым, һәм иртәгә Шамил абыйның чакыруы турында әйттем.
– Әгәр ул барып чыкмады дисә, нишлибез?
– Улым, – дидем. – Бу Казанда, ике кешенең берсе, чыгардай очракта да, «барып чыкмады» дип сөйләшергә ярата. Ләкин Шамил абыең бервакытта да, барып чыкмады дип борып чыгарырга, төгәл сәгатен билгеләп кеше чакырмый!
Икенче көнне, билгеләнгән вакытка барып акча алып кайттым һәм малай белән икәү бергә, саклык кассасында квитанциясен түләп чыктык. Шамил абыйның кул арты җиңел булды. Ярты елдан, яхшы укуы сәбәпле, малайны бюджетка күчерделәр һәм тулай торактан икебезгә бер бүлмә дә биреп куйдылар. Күп нәрсәләр онытыла, тик кайвакыт, кибеттә әйбер алып акча түләгәндә дә, авыр чакларга юлыгып калганда да, Шамил абый каршыга килеп чыгар да:
– Борчылма, хәл итәрбез, – дияр шикелле. Соңгы юлга озатырга бара алмадым. Тик Шамил абый Закировка багышланган сонетым аның истәлегенә өзелгән чәчәкләр рәтендә булсын.
Белми кеше бу дөньяда кемнәрдән макталасын,
Сүзләр, ай-һай шома була: ачык аваз, киң күңел…
Күпләр, хәтер сандыгында ни генә сакламасын,
Алар арасында Шамил, берәве дә Син түгел!
Барыбыз да селкенәбез бер тормыш арбасында,
Тик кемнәрдер күкрәк киереп очыну-кыланышта.
Гасыр да бер мизгел генә, тик аның тамгасында,
Кешеләр бер язмыш кына, бары тик сынамышта.
Матур елларым үтте, дип сыкранып байлар кала,
Булмагач бер-бер тарафтан матур сүз, җылы караш.
Синең гомерне күңелем, сөенеп җырга сала,
Сүз кирәкми, шул моңнарым эченә кер дә, адаш!
Һичвакыт, мин-минлектән чыгып, типмәдең тәртәгә,
Шамил абый – изге җан, дип халык бирде мәртәбә.
Эсфир ЯҺУДИН.
Шамил Закиров изге кеше иде,
Комментарии