- 13.04.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №14 (9 апрель)
- Рубрика: Аулак өй
Без, 218нче төркем кызлары, Апас районыннан Сәлимә, Яшел Үзәннән Хәлимә, Кукмарадан Люция һәм башкалар, 1972нче елны Буа ветеринария техникумына укырга кереп, 1974нче елның 25нче февралендә тәмамлап, төрлебез төрле якка таралыштык. Бик дус булып укыдык. Берәребез авырып китсә, 5әр тиен акча җыеп, тавык фабрикасыннан ит алып кайтып, шулпа пешереп, хастаханәгә илтә идек. Әгәр берәребез стипендия ала алмый калса, аңа тагын шулай ярдәм итә идек.
Кызлар, сез кайларда? Матур узган ул елларны уйлыйсызмы? Мин үзем 1974нче елдан 2003нче елга кадәр мал табибы булып эшләдем. Хәзер лаеклы ялда. Ирем белән ике кыз үстердек. Икесе дә югары белемле, гаиләләре бар. Минем 50 яшьлек юбилеема Рузалин – Мөслимә, Фирдәвес – Шакирә, Мәсхүдә ире белән килделәр. Шакирәбез мәрхүмә, урыны җәннәттә булсын.
Кызлар, әгәр газетаны укысагыз, миңа шалтыратыгыз. Телефоным: 88555253316. Мине барыгыз да апа диеп йөртә идегез.
Нәҗирә ӘМИНОВА (АХУНОВА).
Актаныш районы, Шәбез авылы.
Комментарии