- 13.03.2021
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2021, №09 (10 март)
- Рубрика: Аулак өй
Берәр бәйге уйлап табарга кирәк булса, арчалыларга куш икән. Өченче елны районның мәдәният йорты сәхнәсенә «Супер әби»ләр менсә, узган ел анда – «Супер бабай»ларны күрдек. Быел инде районның гүзәл затларына да чират җиткән – 5нче март көнне «Гүзәлем» бәйгесенә йомгак ясалды.
Әлеге бәйге ачык конкурс буларак 2020нче елның 10нчы мартында ук үткәрелгән. Кичектерелүенең төп сәбәбен төнлә уятып сорасалар да әйтә алырсыз. Һаман шул вирус инде! Ә бәйгенең таләпләре кызыклы. Анда 35 яшькә кадәрге, никахта торучы, балалары булган һәм Арча районында яшәүче хатын-кызлар катнаша. Катнашкан дип әйтсәк дөресрәктер, чөнки бүген сәхнәгә чыгучылар – инде җиңүчеләр рәтеннән.
– Бәйге узган елда үткәрелде, тик катнашучылар бүләкләнмичә калды, – дип уртаклашты район башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Илдар улы Әюпов. – Районыбызның төрле авылларында яшәүче хатын-кызларыбызны сынап, аларның гаиләдә нинди ана һәм нинди тормыш иптәше булуларын ачыкладык. Аның идеясе авторы район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Алинә Таһир кызы Мөхәммәтшина иде.
Бәйгенең март башында үткәрелүе дә очраклы хәл түгел, билгеле. Ике куянның койрыгын бергә тоту мөмкинлеге туган бит: бүләкләү дә була, Халыкара хатын-кызлар көне белән дә котлыйлар. Хәер, хатын-кызлар, бигрәк тә әни статусына ия булганнар катнашындагы һәр чара бәйрәмгә әверелә. Моны ассызыклап, Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев та бәйрәм белән тәбрик итте.
Бәйгенең төп максаты җыр-моңга сәләтле гүзәл затларны туплау булмаса да, финалга чыгучы 12 хатын-кыз җырга да, биюгә дә оста. Өстәвенә, гаилә учагын да саклый беләләр. Арча гүзәлләренә тыйнаклык белән сабырлык та хас әле. Ә менә «Гүзәлем» бәйгесенең җиңүчесе Гөлгенә Локманова тыштан сабыр булып күренсә дә, эчтән бик тынгысыз кеше икән. «Бәйгедә беренче урынны алырмын дип бөтенләй дә башыма китермәгән идем», – дип уртаклашты ул. Бераздан: «Гомумән, бәйгедә катнашкан һәр кеше җиңүче. Оештыручыларга зур рәхмәт», – дип өстәп куйды.
Тумышы белән Арча районы Югары Аты авылыннан булган Гөлгенә бүген Арча шәһәрендә яши. Ире Алмаз белән ике бала тәрбиялиләр. Гаиләсен – үтелгән гомеренең иң зур уңышы дип саный ул.
– Мин тынгысыз кеше, бер урында тик тора алмыйм. Кечкенәдән шигырь язарга, бәйләргә, чигәргә, гөлләр тәрбияләргә яраттым. Әле дә вакыт булганда бу шөгыльләремә кайтып киләм. Белемем буенча мин – шәфкать туташы, медицина көллиятен тәмамладым. Декрет ялына кадәр больницада шәфкать туташы булып эшләргә дә өлгердем, – дип тормыш йомгагын сүтте Гөлгенә. – Соңрак читтән торып Казан аграр университетында белем алдым. Гомумән, укудан туктаганым юк минем. Бизәндерү, чәч ясау буенча кыска курслар да үттем. Күптән түгел хиджама кую серләренә төшендем һәм әлегә бу өлкәдә эшлим.
Бер урында тик торырга яратмаган Гөлгенә җыр өлкәсе белән якыннан таныш. Кечкенә чакта кемдер космонавт, кемдер табиб булырга хыялланганда, бу кечкенә кыз журналист яки җырчы булам дип очынып йөргән. Һәр эшен җырлап башкара ул. Әти-әнисе дә җыр-моңга гашыйк кешеләр. «Без кечкенә чакта магнитофон юк иде, әти баян һәм гармунда уйнаса, без җыр җырлый идек. Якын-тирә авылларда бәйрәм булса, әти шунда гармунын күтәреп чыгып китәр иде. Әнием аңа кушылып җыр суза иде. Әле дә сәхнәдән төшмиләр. Мин дә аларга охшаганмын», – ди ул көлеп. Концертларда еш чыгыш ясап, сәхнәдән куркуны җиңгән булса да, бүген бераз каушарга өлгергән әле ул. Бөтен район алдында сине үрнәк хатын-кыз итеп билгеләсеннәр әле!
Бәйгенең исеме «Гүзәлем» дип аталса да, мәгънә тирәнгәрәк яшерелгән. Һәр хатын-кыз гаилә коргач чәчәк ата. Аның чәчкәләре – балалары, ә сабагы – янәшәсендәге ир-ат. Гөлгенә кебек чәчәк һәм гөлләр үстерергә яраткан ханымның бәйгедә беренчелекне яулавы да очраклы түгел – гаилә дә тәрбиягә мохтаҗ.
– Минем өчен әти-әни гаиләсе үрнәк. Алар мисалында үз тормышыбызны корырга тырышабыз. Балаларны татар телендә тәрбияләү мөһим. Динне, телне, туган нигезне онытмау дигән әйберләрне алга чыгарабыз.
Гөлгенә өчен гаиләдә иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү. «Бу –туйда һәр кунакның кабатлый торган сүзе. Яшь чакта ул сүзләрнең әһәмиятен аңламыйбыз икән. Тормыш барган саен аның мәгънәсенә төшенәбез. Бер-береңә юл куя белергә кирәк», – ди ул.
«Бәйгенең дәвамлы булуына һәм ел саен кабатлануына ышанам», – дигән иде районның мәдәният идарәсе җитәкчесе. Киләсе елга да үрнәк гаилә һәм гаилә учагын саклаучы гүзәл затлар исемлеге артыр. Район җирлегендә андыйлар күп әле.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии