Нуретдин НӘҖМИЕВ: «Иң уңышлы ролем өчен кыйнадылар, мин рәхмәт әйттем»

Нуретдин НӘҖМИЕВ: «Иң уңышлы ролем өчен кыйнадылар, мин рәхмәт әйттем»

 

Татарстанның халык артисты Нуретдин НӘҖМИЕВ – Тинчурин театрында иң өлкән актер. 5нче октябрьдә 75 яшен тутырды. Әлеге театрга 50 елга якын гомерен багышлаган, 28 режиссер алыштырган ул (әле бу яңа сезонда билгеләнгән Туфан Имаметдиновны санамыйча!). Һәм иң зур корбанын да Күчмә театрда эшләгәндә биргән.

Нуретдин Нәҗмиев белән грим салу бүлмәсендә күрештек. Башка артистлар кереп-чыгып йөри, сәхнәдә репетиция бара, ә без аларга игътибар итмибез, әйтерсең лә «Артист Нуретдин Нәҗмиевнең иҗат юлы» дигән спектакльнең сценарий «читка»сында утырабыз. Төп каһарман тәмләп кенә, җайлап кына сөйли дә сөйли.

***

– Мин гади авыл малае. Укымышлы нәселдән, кулак нәселеннән. Бабайларны 30нчы елларда Хабаровскига куганнар. Безнең Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авылы бик бай булган, барлыгы биш гаиләне сөргәннәр. Дүрт бай, алтыннарын-ниләрен алып, Кытайга чыгып качканнар, шуннан Төркиягә киткәннәр. Ә безнекеләр «туган туфрак, туган җир» дип, мунчага кайтып егылганнар – ул вакытта өйне бетергән булганнар инде.

***

– Миңа 5-6 яшьләр булды микән, абыйларым белән – без 9 бала –сукыр лампа яктысында Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар»ын укыйбыз. И-и Апушны жәлләп елыйбыз, әйтеп бетерә торган түгел. Шуннан миңа китап җене кагылды. Элек авылда китапханә дигәнең ызбач дип атала иде. Шунда китап укырга чиратка языла идек. Билгеләнгән көнне китереп бирәсең, икенче көнне икенче бала ала, өченче көнне – өченчесе. Китап таушалып бетә иде. Трамвайда, троллейбуста элек китап укып баралар иде, ә хәзер телефон карап баралар. Ә бит ул китап язучының күз нурларын түгеп язылган. Мин бик хөрмәт итәм китапны.

***

– Әтием дә, әнием дә бик матур җырлый торганнар иде, гомумән, безнең җырлый торган нәсел. Ә миңа театр артисты булу теләге каян килгән? Мин 5нче классларда укыйм, районга нәфис сүз фестиваленә барырга кирәк. Беренче укытучым Фаягөл апа – ул хәзер дә исән Аллаһка шөкер – Әнәс Кариның кечкенә генә китабыннан «Сыналган мәхәббәт» дигән поэмасын ятларга бирде. Ул балалар өчен дә булмаган инде. Кыш көне ат белән 12 км ераклыктагы район үзәгенә фестивальгә бардык. Сәхнәгә чыгып сөйләдем. Әле хәзер дә истә (сөйләп тә күрсәтә! – Ф.М.). Беренче урын булды, бүләккә – гимназистларныкы шикелле каешлы мәктәп формасы!

***

– Көннәрдән бер көнне безнең агач клубка артистлар килеп төште. Башкалар әйберләрен бушатып, урнашып ята, ә кечерәк кенә буйлы бер абзый сәхнәнең уртасына утырган, кулында ап-ак баян – мин аның баян икәнен дә белмим әле, гармунны гына беләбез бит. Батыр булганмындыр инде, каршысына барып бастым, исәнләштем. Нәрсә, баянда уйныйсың киләме, ди. Юк, минәйтәм, минем артист буласым килә. Абый, минәйтәм, концертка укучыларны кертмиләр, сез миңа рөхсәт язуы бирегез әле, дим. Шуннан «Булачак артистны үткәреп җибәрегез» дип язып бирде. Исемен сорагач, композитор Фәтхерахман Әхмәдиев булам, диде.

Хәзер кич җиткәнен көтәм инде. Бала-чага клуб тирәсен сырып алган, тәрәзәдән карамакчы булалар, аны томалап куйганнар. Аллаһка тапшырып, Фәтхерахман абый биргән язуны тотып кердем. Юк, юк, кермисең, ди билет ертып торучы кеше. Халык шыгрым тулы. Шуннан әкрен генә үтеп киттем дә мич артына барып бастым. Ул сәхнә янында гына. Рәхәтләнеп концерт карадым. Аннан соң Казанга килгәч тә очраштык әле без Фәтхерахман абый белән.

***

– Җидене тәмамлагач, Казанга укырга киттем. Укытучым: «Әйдә, сине кичке мәктәпкә урнаштырабыз, ФЗӨ мәктәбендә укырсың, анда ашаталар да, киендерәләр дә», – диде. Мин биш куллап риза!

Шунда Таһир Якупов белән таныштык, бик дус булып киттек. Сәләтле балаларны театр уйнарга җыялар, дигәч, барып язылдык. Таһирны баш рольгә сайлап, «Казан сөлгесе» спектаклен куйдык.

***

– Ул вакытта театр училищесының барлыгын да белмибез бит әле. Минем бәхеткә булгандыр, җәй көне Минзәлә театры Казанга гастроль белән килде. Йөрәк әйтә «кер әле, кер» ди. Сәхнә артына кереп киттем. Озын гына гәүдәле абзый: «Нишләп йөрисең монда?» – ди. Абый, минәйтәм, театр артисты буласым килә. Хәзер спектакльне карап бетер, иртәгә сәгать унга кил, ди. Икенче көнне эшкә дә барасы бар бит әле. Нинди эш ди инде монда!? Сәгать унга киттем. Сөйләттеләр, җырлаттылар, биеттеләр – имтихан алдылар. Бу малайдан рәт чыга, диделәр. Минем белән сөйләшкән кеше баш режиссер Сабир абый Өметбаев булган икән. Риза булсаң, театрга алабыз, ләкин без күчмә театр, әллә нәрсә өмет итәрлек түгел, хезмәт хакы да аз, диделәр. Ризалаштым, әлбәттә!

***

– 1965нче елның 9нчы ноябрендә, Октябрь бәйрәме үткәннән соң, мәдрәсәгә киткән шәкерт шикелле ястык-мендәрләремне кыстырып, Минзәләгә килеп төштем. Ул вакытта 24 кешелек самолет оча иде. Аэропорт каршысына (аэропорт дисәң дә хәтере калыр) кылтыр-кылтыр бер автобус килеп туктады. Бернинди трамвай да, троллейбус та, биек йортлар да юк. Зур авыл инде. Эчтән генә уйлыйм: Казанга кайтам да китәм. Театрга килдем. Сабир абыйның бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Репетиция бара, әсәр укыйлар. Миннән имтихан алган олы артистлар бөтенесе шунда. Миңа да кечкенә генә роль бирделәр. Шулай итеп, иҗат юлым башланды.

***

– Минзәлә театры минем өчен мәктәп булды. Театр училищесына мин инде әзер артист булып барып кердем. Укырга китәм, дигәч: «Китмә инде, син болай да артист. Китсәң кайтмыйсың син», – диделәр. Юк, миңа диплом кирәк, кайтам, дидем. Укыганда 20 сум стипендия түләп бардылар, янәсе мин һаман да эшлим. Мин дә сүземдә тордым – кайттым.

Дөресен генә әйткәндә, Минзәләдән китәргә уйламадым да. Ул вакытта малаем туды, хатыным бала белән үз авылында декрет ялында, мин – гастрольдә. Берзаман директорыбыз Анатолий Богатырев мәрхүмкәем шалтырата. Санияне алып кайт, фатир була, ди. Икенче көнне гаиләмне төяп алып килдем. Комендант әйтә, сиңа дигән фатир әле юк бит, ди. Тәвәккәл булганмын инде: тоттым да эштән китү турында гариза яздым. Директор: «Мин сине министрлыкка хәбәр итәм, театрларга эшкә алмасыннар», – ди. Сезон уртасында калдырып китәм бит. Ул сүздән дә курыкмадым.

Гаиләмне тагын авылга озаттым, үзем Казанга кайттым. Икенче көнне Марсель Хәкимович (Сәлимҗанов, Камал театры режиссеры. – Ф.М.) янына бардым. Җәйге отпуск җитмичә, фатир буенча бернәрсә әйтә алмыйм, ди. Чыгып барганда якташым, Күчмә театр директоры, үзе драматург та, артист та Сәет абый Шәкүровны очраттым. Шулай-шулай, дип сөйләп бирдем. Әйдә, миндә бүлмә бар, ди. Шуннан Күчмә театрда эшли башлавымны әйтергә Марсель Хәкимовичка кердем. Дурак икәнсең, дип кенә куйды.

Урнашуын урнаштым, ләкин Күчмә театрның директоры мине режиссер белән киңәшләшми генә алган икән, ике арада низаг чыккан. Мин интектем инде, күрәсен күрдем. Ел ярым тирәсе рольсез, кем авырый – шуның ролен башкарып йөрдем.

***

– Җәй көне Бауманда туңдырма ашап йөрибез, Туфан абый Миңнуллин очрады. Нишләп йөрисең, Нәҗметдин, ди. Шулай-шулай, дип сөйләп күрсәттем. Күчмә театр өчен музыкаль комедия язам, үзем куям, була сиңа роль, диде. Чынлап та, 25 көн дигәндә чыгардык без «Алай түгел, болай ул» спектаклен. Сәхнәдән төшмичә 15 ел барды. Худсовет минем рольне иң яхшы роль дип билгеләде, Мәскәүгә 10 көнгә юллама бирделәр.

***

– Андрей Макаенокның «Трибунал» әсәре буенча куелган спектакльдә Хыянәтче ролен башкардым. Бик уңышлы ролем булды ул. Аның өчен мине кыйнадылар да. 80нче елның октябрь ахырлары. Теләче районы, Җөри авылында куябыз. Минем хатынны Нурия Вәлиева уйный. «Син ни йөзең белән немецларга сатылдың? Совет хөкүмәте безгә никельле карават бирде, ә син!» –дигән реплика әйтә. Минем образ чынлыкта партизаннарга эшли, ләкин гаиләсе бу хакта белми, сатылган дип уйлый. Шунда мин: «Тү-тү инде ул совет власте», – дим һәм качмакчы булам. «Хатыным» нигә миңа каршы тормый соң, сүземне дөрес әйттем бит инде, дип уйлап бетерергә дә өлгермим, берәү «әле син совет властен шулай дисеңме?!» дип, шалт берне муенга менеп төшә. Карасам, озын гына егет, яңа гына солдаттан кайткан, салып алган... Хәзер пәрдәне яптылар. Авыл советы, парторг тегене сөйрәп алып чыгып киттеләр. Фельдшер килеп минем муенга массаж ясады. Зинһар, спектакльне уйнагыз инде, диләр. Уйнап бетердек.

Иртәгесен иртүк мине чакыра килгәннәр. Утыра теге солдат, шиңгән. Йә, Нуретдин абый, нишләтәбез, син хөкем итәсең, диләр. Нәрсә хөкем итәсең, минем хезмәтемне яратып, ышанып карап утырган икән, артистка бүтән бернәрсә дә кирәкми, рәхмәт кенә, дидем. Исәнме икән менә шул кеше, беләсе иде...

***

– Үкенечләр булды инде ул. Мин бит шушы Күчмә театрда эшләп, иң зур корбан бирдем. Улыбыз Салават та безнең белән гастрольләргә йөри иде. 1979нчы елда Чиләбе якларында гастрольдә булдык. Тау битендә үскән эре-эре җиләкләрне улыбызга җыеп ашаттык. 57нче елда монда «Маяк» химкомбинатында авария булганын, ул җиләкләрне ашарга ярамаганын соңыннан гына белдек...

Берсендә Әстерханнан гастрольдән кайтып төштем, әни «бала больницада» ди. Хәзерге Язучылар берлеге бинасында элек балалар клиникасы иде, шуңа күрә анда карап үтәргә хәзер дә йөрәгем җитми. Йөгереп бардым. Баш табиб кабул итте. Балагызда «острый лейкоз», бик кыйммәтле дарулар ярдәмендә өч ел яшәтергә мөмкин, диде. Хатынга әйтмәгәннәр. Улыбызга дүрт яшь иде бу вакытта.

Бик акыллы иде минем улым. Гастрольдә йөргәндә артистка Роза апа Хәбибрахманова мәрхүмкәем гармунда уйный, Салават җырлый иде. Өч-дүрт спектакльдә дә уйнады. Үләренә бер ай кала Исламия апалары, Хәлил абыйлары аккордеон бүләк иттеләр. Шуны хәлдән тая-тая тартып, Роза апасы белән бергәләп көй чыгардылар.

Аны югалтканнан соң ярты еллап үз-үземне ашадым. Дингә ышану ярдәм итте, сабырлык бирде. Хатыным белән бер фикердә булу да булышкандыр. Хатын-кыздан күп нәрсә тора бит. Ул да хәзер дә театрда эшләвен дәвам итә (Сания ханым тегүче – Ф.М.).

***

– Кызыбыз Рузилә дә минем юлны сайлады – артист булды. Мин каршы идем. «И машина, машина» спектаклендә минем оныкның: «Безнең әни банкта миллионнар саный, өйгә кайткач тиеннәр саный», – дигән сүзе бар. Минәйтәм, без, артист халкы да шулай инде. Курчак театрын яратам, шунда керәм, диде. Ярар, миңа үпкәләмә, җаны теләгән елан ите ашаган, дидем. «Әкият» курчак театрында уңышлы гына эшли. Киявем дә бик әйбәт, театрны ярата, кызымның эшен аңлый. Оныгыбыз Камиләгә 14 яшь, балетка йөри. Артист булам, дигән сүз чыкканы юк әле. Әнисе кебек 9нчы класстан соң гына әйтмәсә инде. Шул баланы бер 20 яшенә кадәр күреп, әзрәк ярдәм тиеп, кеше итә алсам, бик бәхетле булыр идем...

Редакциядән. Тинчурин театры 15нче октябрьдә 18:00 сәгатьтә Нуретдин Нәҗмиевка 75 яшь тулу уңаеннан «Гомер буе сине көтәм» бенефис-спектакленә чакыра (16+).

 

Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов сәхнәдәше һәм якташы Нуретдин Нәҗмиев турында:

– Бабай менә дигән кеше ул! Юморны аңлый, аның белән рәхәтләнеп сөйләшергә була. Аннары бабай сумкасын тутырып тәмлүшкәләр алып килә дә бөтенебезгә тигез итеп бүлеп чыга. Кесәсендә былтырдан калган кәнфите булса да, мә, сине кәнфит белән сыйлыйм, дип, алып бирә (көлешәләр).

Татарстанның халык артистлары Сәкинә һәм Рамил Минхановлар, озак еллар Әлмәт театрында эшләгәннән соң, узган ел Казанга күченделәр, Тинчурин театрына урнаштылар. Рамил Минханов, бер генә сүз әйтим, дип, яныбызга килде:

– Нуретдин абыйны үземнең остазым дип саныйм мин. Монда күченеп килдек, роль юк. Нуретдин абый: «Рамил, давай, тик йөрмә», – дип янына чакырып алды да, «Мәхәббәт баскычы»нда минем белән параллель уйныйсың, диде. Ролен бүләк итте!

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

 

 

Комментарии