- 12.10.2019
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2019, №40 (9 октябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Укучыларның имтихан бирүләре, ничә балл алулары, нинди югары уку йортларын сайлаулары турында гел язып торабыз. Ә аларны шушы олы юлга әзерләүче укытучылар гел күләгәдә кала кебек. Һәр баланың уңышында аларның өлеше дә бар инде, югыйсә. Бүген шул хатаны төзәтеп, укытучыларның эш «ашханәсе» белән танышырга булдык. Өстәвенә, 5нче октябрьдә аларның профессиональ бәйрәме дә узды бит.
Арча районының 5нче гимназиясендә тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укытучы Гөлнара ӘХМӘТХАНОВА:
– Мәктәптә укыганда ук, беренче укытучымны бик яраттым, шуңа охшарга тырыштым. Менә инде 27 ел буе балаларга белем бирәм, ләкин укытучы һөнәрен сайлаганыма бер дә үкенмим, чөнки балаларны яратам. Хәзер укытучы булып эшләү җиңел түгел: кәгазь эше күп. Һәр дәрес тә шул документ тутыруга әйләнеп кайта. Өстәвенә, кайвакыт моның барысы да өйгә «иярә». Моны һөнәремнең бердәнбер тискәре ягы дип әйтә аламдыр. Кәгазь эше булмаса, балалар белән иркенләп эшләп булыр иде.
– Хәзерге заман укучылары белән эшләү авырмы? Низагларга кермиләрме?
– Андый очракларны хәтерләмим. Истә калмагач, яхшы да. Аңлашылмаучанлыклар булган очракта да, җайлап сөйләшергә һәм уртак фикергә килергә тырышабыз. Балалар белән эшләүнең уңай яклары күп бит аның, шуңа күрә эшнең тискәре якларын сизмисең дә. Хәзерге укучылар бөтен низагларны да җиңәргә сәләтле. Әйтик, алар сиңа беркайчан да моңсуланырга ирек бирмәячәк. Алар белән эшләгәндә беркайчан да заманнан артта калмыйсың, урысча әйтсәк, «идешь в ногу со временем». Шуңа күрә яшь укытучыларга да, иң беренче чиратта, сабыр булырга, эшләрен һәм балаларны яратырга киңәш бирер идем.
– Дәрестә кызыклы вакыйгалар булгалыймы?
– Һәр бала да үзе бер вакыйга, үзе бер кызык. Көнгә ничә дәрес керә, шуның кадәр кызыклы хатирәләр җыела. Ләкин аларның барысын да истә калдыру мөмкин түгел. Әйтик, минем Булат исемле бер укучым бар. Үзем тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрен укыткач, балаларга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәм. Мәсәлән, әфганчылар, сугышта катнашучылар турында сөйлим. Ничә ел буе ватанпәрвәрлеккә өйрәтеп, укучыларымны «артык» тәрбияләгәнмен. Беркөнне Булат «Мин армия сафларына киткәч тә, «Служу у Гульнары Фаридовны» дип әйтермен инде», дип көлдергән иде.
Казан шәһәрендә инглиз теле буенча репетиторлык белән шөгыльләнүче Алсу ГАБИДУЛЛИНА:
– Репетитор булып эшләвемә быел 21 ел була. 25 ел элек Казан дәүләт педагогия көллиятен тәмамладым. Мәктәптә немец телен укыган кечкенә Алсуның инглиз теле укытучысы булуына күпләр аптырады инде. Ләкин үзем дә сизмәстән шушы бүлеккә укырга кердем. Хәер, үз теләгем түгел иде ул. Әнием кырыс булды. Алдан ук йә табиб буласың, йә укытучы диде. «Уколдан куркам», больницада эшли алмыйм дип, ялганласам да, әни үз сүзендә торды. «Балалардан курыкмассың әле», диде көлеп. Хәзер әниемә рәхмәттән башка әйтер сүзем юк. Ул мине бу өлкәгә кертмәсә, мин бүгенге көндә балалар белән эшләү бәхетенә ирешмәс идем бит.
– Репетиторлыкның да үз авырлыгы бардыр?
– Мин ике ел мәктәптә башлангыч сыйныфларга инглиз теле укыттым. Ләкин шул елны үземнең сеңлем инглиз теленнән имтихан тапшырырга әзерләнә иде. Гел аңа булышырга тырыштым: язганнарын тикшерә, сөйләгәннәрен төзәтә идем. Ул имтиханын уңышлы тапшырды. Шуннан соң әти-әнием үз-үзеңне репетиторлыкта сынап кара әле, дигән киңәш бирделәр. Сүзләрен тыңладым. Ләкин укыту белән беррәттән бу шөгылемне алып бара алмадым, шуңа күрә мәктәптән киттем. Менә инде 21 ел буе репетиторлык белән генә шөгыльләнәм. Мәктәптә укытучы булып эшләмәсәм дә, ышанып киләләр. Күбрәк имтихан тапшыручы кыз-егетләр килә. Алар инде үсеп-буй җиткән, нәрсәнең-нәрсә икәнен аңлый. Шуңа күрә алар белән эшләүнең тискәре якларын күрмим. Ләкин башлангыч класс укучылары да килгәли.
– Сез хезмәт хакыгыздан канәгатьме?
– Минем өчен иң мөһиме – яраткан эшем булу. Акча ягына килгәндә, барысы да калган укытучыларныкы кебек. 45 минут дәрес биргән өчен 400 сум, бер сәгать өчен 500 сум алам. Уку елында көненә 4-5 бала килә.
Физкультура укытучысы булып эшләүче Адель ХӘКИМҖАНОВ:
– Укытучы булып эшли башлаганыма ике генә ел. Моңа да карамастан һөнәремне яратып өлгердем. Физкультура укытучысы дигәч тә, «әй, нәрсәсе бар соң аның, сыбызгы тотып йөрисең», диләр. Бу алай түгел. Һәр укытучы да бала өчен җаваплы, ә безнең һөнәрдә бу ачык сизелә. Шәһәр мәктәпләрендә бер класста 20дән артык бала, аларның һәрберсенә күз-колак була белергә дә кирәк.
Һөнәрнең авырлыгы юк дип әйтер идем, ләкин «эски»ләре бар. Әйтик, мин авыл мәктәбендә дә, шәһәр мәктәбендә дә укытам. Авыл балалары тыныч, әйткәнне тыңлый, кушканны эшли. Ә шәһәрдәгеләр хокукларын белә. Әйтик, синең сүзеңә колак салмаганда, тавышыңны күтәреп берәр сүз әйтеп кара – йә телефоннарына төшереп, класс җитәкчеләренә күрсәтәләр, йә әти-әниләренә җибәрәләр. Аларга бер бармак белән дә кагылмаган, хокук бозмаган инде, югыйсә.
– Башлангыч класс укучыларына дәрес бирәсеңме?
– Кечкенә балалар белән эшләргә яратам. Алар актив, аларның көчләре күп. Балалар белән чабып йөреп, уйнап арып бетәсең. Ләкин алар өчен син – мөһим кеше. Укучы сиңа килеп серен дә сөйләргә мөмкин. Башлангыч класста укучы кызлар чәчләрен үрдертергә дә куша әле. Шуңа күрә укытучы булыр өчен һәр баланы да аңлау, үзеңне аның урынына куя белү сәләтенә ия булу кирәктер.
ФИКЕРЛӘР:
Пародист һәм юмор остасы Данир САБИРОВ: «Укытучылар көне белән, хөрмәтле педагоглар! Авыр, җаваплы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телим. Хезмәт хаклары канәгатьләндерерлек булсын, нервларыгызны тәртип бозган балаларга әрәм итмәгез»
Җырчы Алия ИСРАФИЛОВА: «Язмыш юлым боргаланып-сыргаланып булса да, мине дә университет бусагасына китерде дә куйды. Югыйсә, әнинең төннәр буе дәфтәр тикшереп, план язып утыруларын күзәтеп: «Юк, кәгазе эштә кала торган һөнәр сайлыйм мин», – дип хыяллана идем. Тик, буыннан буынга күчеп йөри торган «мөгаллимә» дигән хромосомалар, геннар бутады бөтен планнарны. Дөресен генә әйткәндә, артык ышанучан булганлыктан, мин Ходайдан кешене «күрү» сәләтен сораган идем. Кеше белән аралашмыйча, каян килсен ди андый сәләт? Нәкъ оясына килеп эләктем. Укыта-укыта, әз-әзләп чамалый башлыйсың икән ул, кемнең кем икәнлеген. Күп еллар буе эшләгән тәҗрибәле укытучылар белән сак кыланыгыз. Бер минут эчендә холкыгызны эчке сканеры белән «укып»: «хәйләкәр», «икетөпле», «башлы», «башсыз», «акыллы», «дундук», «чукынчык, ләкин барыбер яратам» кебек «диагнозлар» чыгарып куя алар. Һәм ул диагнозларында бик сирәк ялгышалар. Минем «сканер» алай ук оста укымый әле. Шулай да, чамалый башладым кебек. Ничек кенә булмасын, бала күңеленә мең төрле ачкыч табып, дөньяда бер нинди алтынга сатып алмаслык байлык – белем биргән укытучыларны хөрмәт итик, яратыйк. Менә, Илдар абый Низамовка да үз вакытында зачет бирә алмыйча аптырый идек. Онытылган инде ул вак-төяк үпкәләр!»
Фикерләр җырчыларның социаль челтәрләреннән алынды
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии