Авылымда бәйрәм өстенә бәйрәм

Авылымда бәйрәм өстенә бәйрәм

Туган авылын яратмаган, аны сагынмаган кеше бар микән?! Яшьлегеңдә аңламыйсың бит, бик күпләрне язмыш читкә илтеп ташлый да, сагынып зар-интизар булып гомер кичерә. Шөкер, укучыларыбыз белә: мин ул яктан бәхетле. Авылыма кире әйләнеп кайттым, диярлек, Казанга гәҗит эшләре буенча барып кына киләм хәзер. Кайтырлык та бит минем авылым. Зур булмаса да, гөрләп тора ул. Мәдәният йортына күршем Зөлфәт кайтып эшли башлагач, ул тагын да җанланып китте. Кичке уеннар, спектакльләр, концертлар белән урам ярышы… болар бездә гадәти эшләр.

Менә тагын «мөгез чыгардылар». Ураза тәмамлангач, мин туып үскән Сыер урамында коймак бәйрәме узса, Сөләнгердә, бәрәңге бакчаларына чыкканчы бер тын арада, пылау бәйрәме оештырдылар. Казан асып учакта пешерелгән ризык икенче шул. Пылау телеңне йотарлык булган. 40 ел читтә йөреп, туган авылына кабат кайтып төпләнгән Рая апа авылыбыз килене Роза белән булдырган аны. Хәер, Вакыйф абыйларның ишек алдына урнаштырылган озын өстәлләр нигъмәттән сыгылып тора иде. Өстәлдә ниләр генә юк. Һәркем үзенең осталыгын күрсәтергә дип күчтәнәчен кыстырып килгән. Уңган да инде Түбән Орының кызлары-киленнәре.

Иң тәмле сый ияләренә истәлеккә бүләкләре дә бар бит. Сыер урамындагы коймак бәйрәмендә иң тәмле коймак ияләренә тапшырылды ул. Күршебез Резеданың коймакларын кайткан саен гел тәмләп ашап торабыз, беләбез, ә менә Флера, Әлфия, Нәкыя апаларның коймаклары телеңне йотарлык иде. Башка урамнан да күчтәнәчле кунаклар бар иде. Фирдилә, шул ук Рая апа… Барын да санап чыгарлык түгел. Үләннәр салып кайнатылган самавыр чәе белән бакча кайнатмалары, яңа аертылган шифалы бал үзе генә дә ни тора?! Мин тиз генә әниемнең зур миченә ягып бәрәңге тәгәрәттем… Рәхәтләнеп сыйландык. Күршебез Әлфия коймак тарихын да өйрәнгән. Урыс коймагы дисәк тә, ул төрки халыкларныкы икән. Мәҗүсилек чорыннан шулай түгәрәк итеп махсус пешергәннәр.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Инде менә Сөләнгергә кунакка мендек. Урамыбыз килене Фирдания салатлары, Бакиевлар һәм башка авылдашларыбызның күчтәнәчләре белән кара кичкә кадәр сыйланып утырдык. Республика күләмендә төрле конкурсларда җиңүләр яулаган туганым Раил Бакиев белән Зөлфәт Сибгатуллин, әле яңа гына мәдәният йортында эшли башлаган Ләйсән Бәйрәмова халыкны җырлатып, биетеп бәйрәмне чын туй мәҗлесенә әверелдерде. Таралышасы килмичә генә кайтып киттек, китмәс идек тә бит: авыл кешесен өйдә тавык чүпләп бетермәслек эш-мәшәкать көтә шул – иртә таңнан яңа эш көне башланасы.

Мондый бәйрәм Түбән Орыда тамыр җибәрергә чамалый бугай. Әле генә ишеттерделәр: тау башында кабак бәйрәме (аның борынгы исеме Кабак булган, гәрчә бакчабызда үскән яшелчә белән бәйләнеше булмаса да), ә Аргыякта бәрәңге бәйрәме оештырмакчылар, диделәр. Ә Корбан гаетендә Корбан чалып, 17нче сентябрьдә көндез мәчетебез янында Корбан ашы уздырып, кичен мәдәният йортында концерт-тамаша оештырырга исәпләп торалар. Казаннан да артистлар кайтыр дип өметләнәбез. Әле сыйланасылар, ял итәселәр бар икән… Кайтыгыз авылдашлар!!!

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии